Бүген Казан милли тикшеренү технологияләр университетының (КНИТУ-КАИ) Германия-Россия яңа технологияләр институты мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Предприятиеләрнең инновацион үсеше - Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруның нигезе" сораулары буенча киңәшмә узды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, алдынгы җитештерү технологияләре Институты вәкиләре, Бөек Петр Санкт-Петербург политехник университетының Инжиниринг үзәге, Россия федераль атом - төш үзәге -Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эксперименталь физика институты һәм башка оешма вәкилләре, Татарстан сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә башланыр алдынннан фойеда катнашучыларга «Made in Tatarstan» порталы тәкъдир ителде. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан булдырылган (Madeintatarstan.com) сайт Татарстан Республикасының төп предприятиеләре һәм республиканың сәнәгый потенциалы турындагы интернет-порталны гәүдәләндерә. Проектның төп элементы булып тармак структурасына ия булган предприятиеләрнең каталогы тора. Хәзерге вакытта сайтта үз эченә 26 тармак астын алган 8 тармак тәкъдим ителә. Проектның төп бурычлары Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдир итү һәм республика предприятиеләрен тышкы базарга чыгару.
Үзенең доклдында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитештерүдә цифрлы алымнарны куллану һәм производствоны роботлаштыру, интернет сәүдә базарына чыгу кебек икътисади һәм сәнәгый үсеш турында сөйләде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, НИОКР (фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре) хәзерге вакытта түбән дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Сораштыру нәтиҗәләре буенча 80 респондентның бары тик 6 гына дөньяда булмаган яңа продукция чыгаруны планлаштыра. Предприятиеләрнең патент эшчәнлегендә дә түбән дәрәҗә күзәтелә. НИОКРны гамәлгә кертү һәм патентларны теркәүдә Татарстанда өлешнең иң күбе "Татнефть" компаниясенә туры килә, ләкин компания быел бу өлкәдә күрсәткечләрне киметкән.
Альберт Кәримов чыгышын Кытай бизнесмены, Haier компаниясенә нигез салучы Чжан Жуйминь сүзләре белән тәмамлады: "Интернет заманында предприятие һәм платформаны куллана, я платформа аны куллана", - диде ул.
Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре белән фәнни институтларны берләштерүгә игътибар итәргә өндәде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вузлар сәнәгать предприятиеләрен инжиниринг үзәкләренә, уртак инновацион проектларны гамәлгә ашыруда җитәрлек җәлеп итми.
Аеруча, аның сүзләренчә, инновацион проектларны коммерцияләштерергә кирәк. "Меркетологларны чакырырга кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Бүген продуктны җитештерү генә җитми, аны сата белергә дә кирәк".
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инстаграмда:
https://www.instagram.com/madeintatarstan/
Безнең биткә язылыгыз. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Киңәшмә материаллары: http://mpt.tatarstan.ru/rus/industriya-40.htm
"Татар-информ" МА сайтында:
Сәнәгатьнең территориаль үсеше һәм яңа үсеш нокталары барлыкка килүнең бер формасы булып кластерлар тора.
Кластерлар - дәүләт һәм бизнесның мәнфәгатьләре кисешкән бер ноктаның иң уңышлы алымы.
Шул сәбәпле 2017 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында автокомпонентлар полимер кластерының сәнәгый эшчәнлегендә катнашу турында килешүгә кул куелды. Имза куйган предприятиеләр арасында: «Бетар» ҖЧҖ, «Технотрон» ЯАҖ, «Татнефть-Пресскомпозит» ҖЧҖ, «Сатурн» ҖЧҖ, «ДиЕв» ҖЧҖ, «Р-пластик» ROSTAR ҖЧҖ, «ХитонПласт2» ҖЧҖ, ФГБОУ ВО «КНИТУ-КХТИ» югары белем бирү ФДББУ, «Химия технологияләре өлкәсендә Инжиниринг Региональ үзәк» АҖ һәм башкалар.
Автокомпонентлар җитештерү өчен пластик җитештерүче 20 предприятие кызыксыну белдерделәр.
2017 елның 19 июнендә Полимер көнен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Автокомпонентларның полимер кластеры махсуслаштырылган оешмасы" арасында Татарстан Республикасы полимер автокомпонентларның сәнәгый кластерын булдыру турында килешү имзалау планлаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Чара "Алабуга" МИЗ административ-эшлекле бинасында үтте.
Утырышта МИЗ резиденты статусын алырга теләгән өч компания проекты каралды: «СТ Алабуга», «Агрусхим-Алабуга», «СТиМ-Алабуга». Яңа җитештерү булдыруга дигән инвестицияләрнең гомуми күләме - 650 миллион сум.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ казанышларын билгеләп үтте - бүгенге көнгә биредә 55 резидент-компания теркәлгән, 22 сенең производстволары эшли. Шул ук вакытта Татарстан Президенты МИЗ җитәкчелегенә резидентлар табышына игътибар итәргә йөкләде - узган ел ул 60 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2015 елга караганда 1,5 катка күбрәк, ләкин, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәйданчык мөмкинлекләре әлеге күрсәткечне күпкә арттыра ала.
Утырышта беренче «СТ Алабуга» проекты каралды. Аны Россиянең автобуслар, махсус транспорт һәм авыр йөк транспорты җитештерүчеләренең иң эресе булган «СТ Нижегородец» тәкъдим итә. Компания "Алабуга" МИЗда елына Ford Sollers заводы җитештерүче Ford Transit нигезендә 2300 берәмлек транспорт җитештерергә планлаштыра.
Финанслау күләме - 136,4 млн. сум. Компания 2017 елның өченче кварталында "Алабуга" МИЗ территориясендәге "Синергия" индустриаль паркында арендалаган мәйданнарында производствоны башлап җибәрергә тели. 89 хезмәт урыны булдырылачак.
«Агрусхим-Алабуга» елына 5700 тонна үсемлек саклау чараларын җитештерүне тәкъдим итә. Проектны тәкъдим итүче «Союзагрохим» компаниясе производствога 297,2 млн. сум кертергә планлаштыра. Заводны 2019 елның 1нче кварталында ачу көтелә.
Өченче инвестор, «СТиМ-Алабуга», "Алабуга" МИЗ территориясендә завод һәм логистика үзәген төзергә планлаштыра. Компания юл тамгалары өчен яктылыкны кайтаручы пыяла шарчыклар җитештерүне көйләргә тели. Производство куәте - елына 7900 тонна. «СТиМ» Беларусь компаниясе - БДБ илләрендә юл тамгалары өчен материаллар һәм компонентлар, шулай ук махсус техника җитештерүче бердәнбер предприятие.
Производствога 222,2 млн. сум инвестиция кертү планлаштырыла, шуларның 87 млн. сумын җиһазландыруга, 109 млн. төзелеш-монтаж эшләренә, 20 млн. чимал сатып алуга юнәлтү каралган.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Күзәтчелек советы әлеге проектларны хуплады. Якын арада компанияләр махсус икътисади зона резидентлары статусын алачак.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды
Бүген Алабуга районында "ЕлАЗ" мәйданчыгында "ELAZ-BL" экскаватор-йөк төяүче машиналарны конвейерда җыю эшен башлап җибәрделәр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Росспецмаш" Ассоциациясе директоры Алла Елизирова, җитәкчелеге "ЕлАЗ" АҖ җитештерү берләшмәсе җитәкчелеге катнашты.
“Бүген Төркия маркасы булган экскаватор- йөк төяүче машиналарның яңа җитештерү линиясен ачабыз һәм без мәйданчыкта локальләштерелгән җитештерү җиһазлары белән дә таныштык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу заманча югары нәтиҗәле җитештерү һәм Россия базарында бик кирәкле булган продукт”.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ил җитәкчелеге импортны алыштыру сорауларына зур игътибар бирә һәм Төркия партнерлары белән “ЕлаЗ” предприятиесенең уртак эше ярдәмендә бүген җитештерүне 75 процентка кадәр локальләштерелгән проект гамәлгә ашырылды.
“ЕлАЗ” мәйданнарында җитештерелүче 880 һәм 888 модельле “ELAZ-BL” экскаватор- йөк төяүчеләр сәнәгать, юл, төзелеш, карьерларда, төяү-бушату эшләрендә, җир казу һәм коммуналь хуҗалыкта төзекләндерү эшләрендә һәм икътисадның башка тармакларында куллану өчен каралган.
Экскаватор-йөк төяүче машиналарны серияле җитештерү тулаем циклда 2017 ел башында оештырылган. Проектка гомуми инвестицияләрнең күләме 330 млн сум булуы көтелә. Линиянең җитештерү көче елына 500 данә техника тәшкил итә.
«Алабуга» МИЗ мөмкинлекләрен кытай инвесторлары өчен Харбинда узган дүртенче Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсе кысаларында тәкъдир иттеләр. РФ икътисад үсеше министры Максим Орешкин җитәкләгән Россия делегациясе составына "Алабуга" МИЗ, шулай ук, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре керде.
Ел саен үткәрелә торган Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсен оештыручылар Россия ягыннан Россия икътисади үсеш министрлыгы һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кытай ягыннан — КХР коммерция министрлыгы һәм Хэйлунцзян провинциясе Халык хөкүмәте.
Харбинга алдынгы корпорация делегацияләре килде ("Ростехнологияләр", "Ви Холдинг", "МИЗ" АҖ, "Россия Вертолетлары” АҖ, "ВТБ Банкы" ГАҖ), иң уңышлы кече һәм урта бизнес вәкилләре. Үзләренең экспозицияләрен Россия павильонында Россия Федерациясенең 13 регионы урнаштырды. Россия павильонының гомуми мәйданы ике мең квадрат метрдан арткан. ЭКСПО эшлекле программасы яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча 18 панель дискуссия һәм түгәрәк өстәлне үз эченә.
Форум сессияләренең берсендә РФ махсус икътисади зоналар презентациясе узды. “Алабуга” МИЗ мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында инвесторларга кытай телендә “Кытай” идарәче компания департаменты Директоры Евгений Горшков сөйләде.
Шулай ук, “Алабуга” махсус икътисади зона күргәзмәдә Россиянең махсус икътисади зоналарының берләштерелгән экспозициясендә тәкъдим ителде.
«Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча
Төп продукция (МДФ плитәләр һәм ламинат) җитештерү күләмен арттыру барышында Kastamonu заводы «Алабуга» махсус икътисади зонасында әкренләп техник су әйләнешенең 100% рециклингына күчте. Бу предприятиедә яңа чистарту корылмаларының туктаусыз һәи нәтиҗәле эше ярдәмендә мөмкин булды.
Kastamonu чистарту корылмаларының уникальлеге шунда - мембрана фильтрация системасының күпбаскычлы булып суны молекуляр дәрәҗәдә чистартуны тормышка ашыра алуында. Сәнәгать агым сулары "Алабуга" МИЗ канализация системасына агызылмый, ә чистарту узганнан соң кабат җитештерүгә килә һәм технологик ихтыяҗлар өчен кулланыла.
Kastamonu чистарту корылмаларының нанофильтрация системасының хисап егәрлеге сәгатенә 15 м3 чистартылган су тәшкил итә.
Расчетная мощность системы нанофильтрации очистных сооружений Kastamonu составляет 15 м3 очищенной воды в час.
«Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде
Бүген Казанда СССР социалистик хезмәт Герое, элекке Казан моторлар төзү заводы директоры Петр Витерга истәлек билгесен ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Алексей Песошин Петр Витер биографиясен искә алды. Бөек Ватан сугышы вакытында авиамеханик булып хезмәт итеп, Витер 1946 елда укуын тәмамлау өчен Харьков авиация институтына керә һәм аны тәмамлау белән язмышын авиатөзелеш һәм двигательләр төзелеше белән тыгыз бәйли.
Белешмә өчен
Петр Витер 1968 нче елда Казан моторлар төзү заводы (хәзер КМПО) директоры итеп билгеләнә. Ул Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе, медальләр белән бүләкләнә.
Бүген "Корстон" кунакханә-сәүдә-ял итү комплексында "Стандартлаштыру һәм туры килүне бәяләү-бизнес мәнфәгатьләрен яклау инструменты буларак" Бөтенроссия конференциясе булып узды. Чарада федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм фәнни оешма һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Республика җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләде.
Альберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан сәнәгатьчеләре стандартлаштыру процессларында актив катнашалар.
Үзенең чыгышы ахырында министр оештыручыларга очрашу мәйданы итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәтен белдерде һәм катнашучыларга Татарстан Республикасы казанышларын тәкъдир итүче презентацион ролик тәкъдим итте.
"Татар-информ" Мәгълүмат Агентлыгы материаллары буенча
"ТАНЕКО" Түбән Камада төзелгән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплекслары объектларына Ростехнадзорның Идел Буе идарәсеннән техник регламентлар таләпләренә туры килү турында карар һәм проект документларын алды.
Документта акрынайтылган кокслаштыруны урнаштыру (УЗК) һәм барлык объектлар да техник регламентлар (нормалар, кагыйдәләр), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә җавап бирү раслана.
2016 елның 3 июнендә (УЗК) акрынайтылган кокслаштыруны урнаштыру җиһазны комплекслы тикшереп карау режимында эшләде. Аның тотрыклы эше нәтиҗәсендә "ТАНЕКО" комплексында нефть эшкәртү тирәнлеге 99% кадәр арткан, ә ачык нефть продуктларын сайлап алу исә 87 процентка арткан.
Проект егәрлеге чимал катнашмасы буенча елына 2 млн тонна тәшкил итә. "ТАНЕКО" илдә беренчеләрдән булып ахыргы продукт буларак мазут чыгарудан баш тартты һәм ачык нефть продуктлары гына җитештерүгә күчте.
Бүген "Россия Вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисовка Дәүләт оборона заказы кысаларында вертолетлар белән тәэмин итү үтәлешенең барышы турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, булачак дәүләт кораллану программасы параметрлары нигезендә МИ-38 вертолетларын сатып алу һәм куллану планнары турында фикер алышты.
Казан вертолет заводында Юрий Борисов һәм Андрей Богинский агрегат-җыю производствосын карадылар, Ансат һәм МИ-38 вертолетларын ахыргы җыюны тәмамлау цехында булдылар, ә аннан соң сатып алу һәм җитештерү планнары буенча фикер алыштылар.
Алар Россия Оборона министрлыгы ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылачак һәм җитештереләчәк МИ-38 вертолетының тышкы күренеше турында фикерләштеләр. Россия хәрби ведомствосы күпмаксатлы яңа МИ-38 вертолетына беренче заказ бирүче булып чыгыш ясады.