Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү" мәгълүмати-аналитик системасын тәкъдир итү узачак

2017 елның 20 июне, сишәмбе

2017 елның 23 июнендә сәгать 10:00 Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Островский урамы, 8нче йорт, конференц-залның 1 каты) "Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү" мәгълүмати-аналитик системасын тәкъдир итү узачак. Система Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг  Комитеты тарафыннан эшләнде.

 

Әлеге система аша Россия Федерациясенең 63 субъекты территориясендә республиканың сәүдә мөнәсәбәтләре үсеше мониторингы гамәлгә ашырыла, әлеге субъектлар белән Татарстан икътисад өлкәсендә актив хезмәттәшлек алып бару һәм сәүдә элемтәләрен баглау сәбәпле, бу предприятиеләрнең маркетинг хезмәтләренә куллану өчен файдалы мәгьлүмат.

 

Чарада түбәндәге продукцияләрне җитештерүче предприятие вәкилләре  катнашуы көтелә: йөк һәм җиңел автомобильләр, автобуслар, ягулык, аракы һәм ликер-шәраб эчемлекләре, автомобиль шиналары, синтетик каучук, мазут, буяу материаллары, аяк киеме, бензин, дизель ягулыгы, тракторлар, корыч торбалар, суыткычлар һәм көнкүреш суыткычлар, медицина әйберләре, оек-оекбаш әйберләре, катыргы, экскаваторы, сыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International