ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

11 августта эшлекле визит белән Татарстан Республикасына Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко килде. "Казан" халыкара аэропортында бүген Губернатор Сергей Левченконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә минитсры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

2017 елның 11-12 август  көннәрендә Иркутск өлкәсе делегациясе әгъзалары Татарстандагы кайбер сәнәгать объектлары, республика инновация инфраструктурасы белән танышачаклар, эшлекле коллегалар белән очрашуларда катнашачаклар. Шулай итеп, Иркутск делегациясе программасында югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк һәм "Химград" технополисы, инновацияләр шәһәре "Иннополис" һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасы белән танышу да бар.


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 17 октябрендә «Россиядә нефтегаз сервисы» (Нефтьгазсервис-2017) ел саен уза торган уникенче конференциясе булачак. Бу ВИНК нефтесервис блогы кураторларының бораулау һәм геофизик компанияләре җитәкчеләре белән традицион очрашуы.

 Конференциядә 2017 ел эчендә нефть-газ компанияләреннән ел саен уздырыла торган сораштыруның нәтиҗәләре ясала һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнә.

Конференциядә катнашучыларның барысы да яңа "Россия нефть-газ сервисы-2017" дивар картасына ия булачак.


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Швециянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Петер Эриксон белән очрашты. Очрашуда шулай ук, Швеция Корольлеге Илчелегенең Икенче секретаре Конрад Рикардсон һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты.

Эриксон әфәнде, Татарстан Республикасы турында уңай бәяләмәләр ишетүләренең дөрес булуын ассызыклады.

Очрашу барышында Альберт Кәримов кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Шулай ук, киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов агымдагы елның 9 августында "Бөтенроссия фәнни-тикшеренү расходометрия институтында" (ФГУП «Всероссийский научно-исследовательский институт расходометрии») булды.

Карау барышында Альберт Кәримов институтның  төп үсеш юнәлешләре,  предприятиенең эталоннар комплексында урнашкан Дәүләт беренчел һәм махсус эталоннар белән танышты.

Институт (ФГУП «ВНИИР») сыекча, газ, сыекча газ агымы, аның сыешы һәм дәрәҗәсе, чыгымын һәм санын үлчәү бердәмлеген тәэмин итү өлкәсендә метрология һәм техник җайга салу буенча Федераль агентлык структурасында төп фәнни-тикшеренү институты булып тора.

Хәзерге вакытта институт Росстандарт системасына кергән 7 дәүләт фәнни-метрология институтының берсе булып тора.

2017 елның 20-22 октябрендә «Ялта-Интурист» кунакханә комплексы базасында «СтройЭкспоКрым» VIII Махсуслаштырылган төзелеш материаллары һәм технологияләр күргәзмәсе узачак.

Чара РФ сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, Кырым Республикасы төзелеш һәм архитектура министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Презентация мәйданчыгы төрле тематик юнәлешләр буенча экспозицияләрне берләштерәчәк: эш материаллары, коры катнашмалар, буяулар һәм лаклар, барлык түбә ябу төрләре, җылылык һәм тавыш изоляциясе, тәрәзә һәм ишек  системалары, капкалар, саклагыч механизмнар, фурнитура, табигый һәм ясалма таш һ. б.

Тулырак мәгълүмат белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин – www.expocrimea.com, элемтә өчен җаваплы зат: Качуровская Анастасия Викторовна +7-978-014-92-05.


8
август, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 8 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Казанда Кытай Халык Республикасының  генераль консулы У Инцин белән очрашты.

Очрашу барышында илләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлек  мәсьәләләре һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.

Чарада шулай ук, консуллар Атташе Пянь Сяоцян һәм Ли Фэй, Татарстан Республикасының  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Беренче урынбасары Сергей Демидов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнаштылар.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче «PROFхәрәкәт» форумы Татарстан Республикасы һәм «КАМАЗ» компаниясенең һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларындагы уникаль платформа. Ул үсеп килүче яшь буын арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен таныту һәм популярлаштыруга юнәтелгән, сәнәгать  үсешендә яшь эшчеләрнең ролен югары күтәрү, машина төзелеше комплексын инновацияле үстерү процессларына яшьләрне системалы җәлеп итү максатында фәнни һәм мәгариф потенциалны куллану.

Форумның миссиясе - бердәм рух һәм максат белән берләшкән яшьләр "кырын" формалаштыру, илнең студент яшьләре арасында белемнәрне алмашу мөмкинлеген һәм уңай эмоциональ күтәрелеш булдыру, эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыру: заманча алдынгы җитештерү белән таныштыру, интеллектуаль, белем бирү чараларын уздырырга өйрәтү, топ-менеджерлар белән очрашулар оештыру. «PROFхәрәкәт» форумы дәүләт һәм  бизнесның уртак һөнәри хәрәкәт эшендә яңа масштаблы форматка әйләнде һәм бүгенге көндә башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора.

Форумның оештыручылар: "КАМАЗ" компаниясе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Быел Форумда катнашу өчен 400 дән артык гариза бирелгән иде, шулар арасыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының 49 шәһәреннән  200 катнашучы сайланды.


4
август, 2017 ел
җомга

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI Съезды кысаларында "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-ял итү комплексында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый һәм сәнәгый объектларын презентацияләү узды.

Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев катнашты. Ул Съездда катнашучыларга  Татарстанның сәнәгый потенциалын  тәкъдир итте, сәнәгать үсеше нәтиҗәләре турында һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләре хакында сөйләде. Илдар Мингалиев Съездда  катнашучыларның игътибарын күптән түгел оештырылган madeintatarstan.com. порталы аша Татарстан предприятиеләре продукциясен алга этәрү мөмкинлекләренә юнәлтте.


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасына Көньяк Моравия крае Гетманы Богумил Шимек башлыгында Чехия Республикасы делегациясенең эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу булып узды.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов кунакларга республикабызның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сүз барды һәм сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча "юл картасын" уртак әзерләү килешенде.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 2 августында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессының VI Съезды кысаларында узган «Татар эшкуарлыгы һәм меценатлыгы» дискуссия мәйданчыгы эшендә фикер алышуда катнашты.

Чара барышында меценатлык һәм хәйрия мәсьәләләре кузгатылды, туризм индустриясен үстерү, сәүдә эшчәнлеген арттыру, Татарстан продуктларын алга этәрү һәм татар атчылыгын үстерү турында сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International