Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Швециянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе белән очрашу узды

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Швециянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Петер Эриксон белән очрашты. Очрашуда шулай ук, Швеция Корольлеге Илчелегенең Икенче секретаре Конрад Рикардсон һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты.

Эриксон әфәнде, Татарстан Республикасы турында уңай бәяләмәләр ишетүләренең дөрес булуын ассызыклады.

Очрашу барышында Альберт Кәримов кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Шулай ук, киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International