Яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче «PROFхәрәкәт» форумы Татарстан Республикасы һәм «КАМАЗ» компаниясенең һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларындагы уникаль платформа. Ул үсеп килүче яшь буын арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен таныту һәм популярлаштыруга юнәтелгән, сәнәгать үсешендә яшь эшчеләрнең ролен югары күтәрү, машина төзелеше комплексын инновацияле үстерү процессларына яшьләрне системалы җәлеп итү максатында фәнни һәм мәгариф потенциалны куллану.
Форумның миссиясе - бердәм рух һәм максат белән берләшкән яшьләр "кырын" формалаштыру, илнең студент яшьләре арасында белемнәрне алмашу мөмкинлеген һәм уңай эмоциональ күтәрелеш булдыру, эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыру: заманча алдынгы җитештерү белән таныштыру, интеллектуаль, белем бирү чараларын уздырырга өйрәтү, топ-менеджерлар белән очрашулар оештыру. «PROFхәрәкәт» форумы дәүләт һәм бизнесның уртак һөнәри хәрәкәт эшендә яңа масштаблы форматка әйләнде һәм бүгенге көндә башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора.
Форумның оештыручылар: "КАМАЗ" компаниясе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Быел Форумда катнашу өчен 400 дән артык гариза бирелгән иде, шулар арасыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының 49 шәһәреннән 200 катнашучы сайланды.