ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2017 елның 17нче августында имзаланган 2789 номерлы Боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының ((инициаторы – "Сувар Девелопмент" ҖЧҖ) һәм төзелеш технологияләре һәм материаллары Кластеры (инициаторы – "Ак Барс Девелопмент" ҖЧҖ) федераль сәнәгать кластерлары реестрына кертелүен раслады.

 "Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы раслаган югары таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә документларны туплап заявка бирү өчен бик зур эш башкарылды  – дип билгеләп үтте Кама кластер үсеше үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов – бу, барыннан да элек уртак эш нәтиҗәсе:  Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, бизнес берләшмәләрнең уртак тырышлыгы.

Төзелеш кластерларының федераль реестрга кертелүе кластерда катнашучыларга импортны алыштыруга юнәлдерелгән кооперация (кластер) инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле булган чыгымнарның 50% каплау мөмкинлеген бирә.

Бүгенге көндә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре карамагында федераль реестрга кертү өчен Татарстан Республикасының тагын 3 сәнәгать кластеры гаризасы бар, алар арасында буенча Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры, Кама машина төзелеше сәнәгать кластеры, Татарстан Республикасы медицина инструменты һәм медицина техникасы җитештерүчеләренең Сәнәгать кластеры.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Иннополис» МИЗ, ТР Лаеш муниципаль районының  Башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә  Лаеш муниципаль районында урнашкан «Иннополис» МИЗ мәйданчыгын үстерү планнары хакында фикер алыштылар.

«Иннополис» МИЗ генераль директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Әхмәдиева территориянең гомуми планы, булачак таможня пунктының эше, мәданчыкны инженерлык челтәрләренә тоташтыру эшләренең агымдагы торышы турында сөйләде.

«Иннополис» МИЗның инвесторлар белән эшләү идарәсе башлыгы Денис Исмәгыйлев резидентларның эшләү шартлары һәм мөмкин булачак ташламалар турында сөйләде.

2017 елның беренче яртыеллыгында Kastamonu компаниясе икенчел эшкәртүгә 200 тонна калдык тапшырды. Икенчел ресурс тапшырудан икътисади файда 1,5 млн. сум тәшкил итте.

Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны минимальләштерү максатыннан яңа буын чистарту корылмалары урнаштырылган, алар предприятиедә техник су әйләнешенең ябык циклын тәэмин итә. Максималь дәрәҗәдә рециклинг кулланыла, катыргы, пластик һәм башка материаллар рәвешендә ул икенчел эшкәртүгә йөзләгән тонна калдык җибәрә.

Моннан тыш,  Kastamonu компаниясе Россиянең "Экологик бурыч Көне", Җир Сәгате" кебек  WWF экологик проектларында, милли парклар һәм заповедниклар өчен грантлар конкурсында актив катнаша. Бу чараларның барысы да билгеле бер экологик мәдәниятне формалаштыра, шулай ук, әйләнә-тирә табигый мохиткә сак караш тәрбияли һәм ресурсларны сак тоту идеяләрен үстерә.

Искә төшереп үтик, 2017 елда Kastamonu компаниясе ISO 14001:2007 стандартлары таләпләренә туры килә торган экология менеджменты системаларының сертификация аудитын уңышлы раслады. ISO 14001 стандарты предприятиедә экологик менеджментны булдыру өчен җавап бирә. Аның асылы заманча халыкара экологик стандартларга иярү һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә кайтып кала. 

 

"Алабуга" МИЗ матбугат үзәге мәгълүматлары буенча әзерләнде.


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның июлендә Россия дилерлары тарафыннан 698 җиңел коммерцияле Ford Transit автомобиле сатылган. Узган елның июле белән чагыштырганда сатулар 65% үскән. Узган ел нәтиҗәләренә карата зур үсешне Ford Kuga (+102%) кроссоверы сатылышы күрсәткән. 2017 елның башыннан 4095 автофургон үз сатып алучысын тапкан, Ford Transit базасындагы махсус версия һәм микроавтобуслар 2016 елның январь-июль айлары белән чагыштырганда 48% күбрәк сатылган. 

Ford Transit Россиядә Ford автомобильләре арасында сату буенча өченче урында тора, 2017 елның 7 ае һәм 2016 ел нәтиҗәләре буенча җиңел чит ил автомобильләре рәтендә сатуда лидер урынын яулый. Россия базарында чит ил көндәшләр арасында Ford Transit фургоны үзенең түбән бәясе белән аерылып тора. Рейтинг лидеры рәтенә керергә автофургонга рәсми дилерларда түбән бәядә хезмәт күрсәтелүе һәм 3 ел кулланганнан соң югары бәясе саклануы, ягулыкның аз чыгымлылыгы, тизлекнең 6 баскычлы булуы ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта Ford Transit автомобилен ташламалы лизинг дәүләт программасы белән отышлы бәягә һәм Ford Sollers махсус тәкъдимнәре буенча сатып алырга була. Клиент өчен суммар файда 20% артып китеп 630 000 сум булырга мөмкин. Популяр Ford Transit VAN 310M фургонын (урта базалы, урта түбә, алгы тартучы, двигатель куәте 125 ат көче) хәзер нибары 1 260 000 сумга сатып алып була. Әлеге мөмкинлекне куллану өчен Россиянең барлык регионнарында Ford Sollers 19 лизинг компания-партнерларның берсе белән лизинг килешүе төзү җитә.          

 

«Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.

2017 елда Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында район өчен масштаблы булган «Буа» Сәнәгать паркы» проектын гамәлгә ашыру буенча актив эш башланды. Сәнәгать паркын эшләтеп җибәрү 2018 елга планлаштырылган. Әлеге проект Буа районы өчен өстенлекле, районның инвестиция һәм икътисади үсеш шартларын яхшырту өчен мөмкинлек булып тора.

Буа муниципаль районы отышлы икътисади-географик җирдә урнашкан, районның алга киткән транспорт инфраструктурасы бар һәм әлеге район Россия  Федерациясенең эре сәнәгать шәһәрләре - Казан, Самара, Ульяновск, Мәләкәс, Чәбаксар һәм Сызрань шәһәрләренә ерак булмавы белән дә отышлы.

«Буа» Сәнәгать паркы» турында тулырак мәглүмат алу өчен Буа муниципаль районы Башкарма комитеты территориаль үсеш бүлеге мөдире Шәрәфетдинова Гөлинә Фәрит кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: тел. 8(84374) 3-29-93

«Буа» Сәнәгать паркы Презентациясе   


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 17 августа Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиянең Измир шәһәренә визиты кысаларында Татарстан-Измир эшлекле форумы узды. Сәламләү сүзе белән анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Измир шәһәренең Сәүдә палатасы  Башкарма Советы Президенты Экрем Демитраш әфәнде, шулай ук, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев чыгыш ясадылар.

Форум барышында Татарстан Республикасының инвестиция һәм сәүдә-икътисади потенциалы,  «Алабуга» МИЗ, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) тәкъдир ителде, Эгей төбәгенең презентациясе һәм В2В очрашулар узды.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Измир шәһәренең Сәүдә палатасы арасында килешү имзаланды.

Бүген 17 августа Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиянең Измир шәһәренә визиты кысаларында Татарстан-Измир эшлекле форумы узды. Сәламләү сүзе белән анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Измир шәһәренең Сәүдә палатасы  Башкарма Советы Президенты Экрем Демитраш әфәнде, шулай ук, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев чыгыш ясадылар.

Форум барышында Татарстан Республикасының инвестиция һәм сәүдә-икътисади потенциалы,  «Алабуга» МИЗ, өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) тәкъдир ителде, Эгей төбәгенең презентациясе һәм В2В очрашулар узды.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Измир шәһәренең Сәүдә палатасы арасында килешү имзаланды.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 9-10 сентябрь көннәрендә Россия Федерациясе башкаласы Мәскәү шәһәре 870 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

 Мәскәү шәһәре Көнен бәйрәм итү кысаларында 1-10 сентябрьдә шәһәрнең барлык округларында, паркларында, бульвар һәм урамнарында 43 мәйданчыкта "Мәскәү юбилее - 870" фестивале узачак (фестивальнең сәүдә концепциясе – "Кунакчыл Мәскәү").

Төбәкләрдән иң яхшы сувенир продукциясе, уенчыклар, иҗат өчен товарлар, хобби һәм актив ял итү, кондитер эшләнмәләр һәм баллы тәм-том (тартмага төрелгән) җитештерүчеләрне "Мәскәү юбилее-870" фестивалендә катнашырга чакырабыз.

Гаризалар кабул итү 2017 елның 17 августында тәмамлана.

Фестивальдә катнашу түләүсез гамәлгә ашырыла.

Катнашу өчен гаризаларны түбәндәге электрон адреска җибәререгә кирәк: festival@torg.mos.ru.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (499) 120-28-89.

Бүген 16 августта "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә җитештерүчеләр өчен сәнәгать товарларының хәрәкәтен, урынын, оригиналлыгын күзәтеп торучы системаны гамәлгә кертүгә багышланган семинар-киңәшмә узды.

Әлеге системаны гамәлгә кертү җитештерүчеләргә товарның сатылу һәм куллану чылбырын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә, аңа булган ихтыяҗны, максатчан аудиторияне һәм алга таба сатылу торышын билгеләргә, товарга реклама ясау, ялган товардан асыл продукцияне саклау, облегчать алга җибәрү һәм товарны чит ил базарларына товар җибәрүне этәрүне җиңеләйтү һ. б.

Семинарның модераторы - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев.

Семинар барышында система өстендә эшләүче компания вәкилләре чыгыш ясадылар.

Катнашучыларның презентациясе:  http://mpt.tatarstan.ru/rus/seminar-soveshchanie-o-sistemah-proslezhivaemosti.htm


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Җитәкчеләр!

Кече һәм урта эшмәкәрлекнең Мәгълүмат порталында (smb.tattis.ru.) 18.07.2011 елның 223-ФЗ номерлы «Юридик затларның товар, хезмәт һәм хезмәт күрсәтүне сатып алу хакында» Федераль законы нигезендә заказчы булмаган предприятиеләр үз ихтыяҗлары өчен сатып алу турында белдермә урнаштыра алу мөмкинлеге барлыгын исегезгә төшерәбез.

Бу сезнен компаниягезнең сатып алулары турында кече һәм урта бизнес вәкилләрен мәгълүмат белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк һәм сатучыларның исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. 


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 14 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Әнвәр улы Кәримов рәсми тәрҗемә итү секторы әйдәп баручы белгече Тимур Әхәт улы Миндубаевны Юбилее белән котлады, Татарстан Республикасы хакына озак еллар буе намуслы хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм алга таба да эшендә уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International