Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы белән очрашу узды

2017 елның 8 августы, сишәмбе

2017 елның 8 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Казанда Кытай Халык Республикасының  генераль консулы У Инцин белән очрашты.

Очрашу барышында илләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлек  мәсьәләләре һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.

Чарада шулай ук, консуллар Атташе Пянь Сяоцян һәм Ли Фэй, Татарстан Республикасының  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Беренче урынбасары Сергей Демидов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International