Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов агымдагы елның 9 августында "Бөтенроссия фәнни-тикшеренү расходометрия институтында" (ФГУП «Всероссийский научно-исследовательский институт расходометрии») булды.
Карау барышында Альберт Кәримов институтның төп үсеш юнәлешләре, предприятиенең эталоннар комплексында урнашкан Дәүләт беренчел һәм махсус эталоннар белән танышты.
Институт (ФГУП «ВНИИР») сыекча, газ, сыекча газ агымы, аның сыешы һәм дәрәҗәсе, чыгымын һәм санын үлчәү бердәмлеген тәэмин итү өлкәсендә метрология һәм техник җайга салу буенча Федераль агентлык структурасында төп фәнни-тикшеренү институты булып тора.
Хәзерге вакытта институт Росстандарт системасына кергән 7 дәүләт фәнни-метрология институтының берсе булып тора.