Бүген «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында «Санлы үзгәртеп кору: GЕнең үз тәҗрибәсе, җитештерү компанияләре өчен сәнәгать интернеты технологияләре һәм алдынгы эш тәҗрибәләре» темасына GeneralElectric компаниясе семинары үтте. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, шулай ук Татарстанның эре тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Семинар кысаларында санлы үзгәртеп кору, санлаштыру буенча GE стратегиясе, санлы үзгәртеп коруның төп элементы буларак санлы икелек, сәнәгать предприятиеләрен санлаштыру кебек күп кенә мәсьәләләр каралды.
Белешмә өчен:
GeneralElectric – дөньяда киң профильле махсуслашкан иң эре корпорацияләрнең берсе, техник эшләнмәләрнең һәм системаларның күп төрләрен, шулай ук финанс һәм мәгълүмат продуктларын эшләп чыгаручы. Әлеге көндә корпорация составына эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен үз эченә алучы күп кенә эре бүлекчәләр кергән, алар арасында энергетика, нефть-газ тармагы, авиация, яктырту өлкәсе, транспорт, сәламәтлекне саклау һәм финанс өлкәләре бар.
Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районында "Транснефть-Прикамье" АҖ продукт суыртучы яңа ике станцияне файдалануга тапшырды. Станцияләр "Төньяк-25" инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Транснефть" вице-президенты Алексей Сапсай, "Транснефть-Прикамье" АҖ генераль директоры Роберт Галиев һәм башкалар катнашты.
"Транснефть – Прикамье" Татарстан Республикасы территориясендә Әлмәт - Түбән Новгород гамәлдәге магистраль нефтепродукт үткәргече объектлары төзелешен тәмамлады: суырту станцияләре (ПС) "Михайловка-1" һәм "Ковали-1". Моннан тыш, "Әлмәт" һәм "Түбән Кама-2" ике баш суырту станциясе реконструкцияләнде. Шул рәвешле, Әлмәт-Староликеево участогының реаль үткәрү сәләте елына 7 млн тоннадан 11,5 млн. тоннага кадәр артты.
Бүген Татарстан Рспубликасының Питрәч районында җитештерүчәнлеге елына 5,25 млрд кубометрны тәшкил иткән “Богородское” газ тарату станциясе эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, җаваплылыгы чикләнгән “Газпром трансгаз – Казан” җәмгыяте генераль директоры Рәвкать Кантюков, шулай ук министрлыклар, Татарстан Республикасы ведомство вәкилләре катнаштылар.
“Әлеге проектны гамәлгә кую нәтиҗәсендә Казан алдагы елларда торак төзелешен киңәйтү мөмкинлегенә ия булачак. Газ күп балалы гаиләләрне дә үз эченә алган 500 йортлы Гилдеевога инде килеп тә җитте. Республика исә, алдагы 50 елга газ белән тәэмин ителде”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты “Газпром” ачык акционерлык җәмгыятенең бүлендеге булган җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте арасындагы тыгыз хезмәттәшлек республикада зур күләмле икътисади проектларны гамәлгә ашыру юлында күптөрле мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәген дә билгеләп үтте.
Бәясе 12 милиардтан арткан инвестицион проект инде 2010 нчы елда ук башлангыч алган. Аның максаты булып төп газ үзәкләрен Казаннан чыгарту һәм 1954 нче елда файдалануга тапшырылган “Миңнебай – Казан” магистраль газүткәргечен яңарту һәм аның җитештерүчәнлеген якынча 2.5 тапкырга арттыру тора.
Төзекләндерүнең беренче этабы 2016 нчы елда тәмамланган. Әлеге чорда газүткәргеч магистраленең 61 чакрымнан артык өлеше алыштырылган һәм газ үлчәү, газ составына аның исен кисәтә торган матдә өстәү, газ басымын түбәнәйтү, газ чыгымнарын киметү үзәге төзелгән. Хәзерге вакытта Татарстанда иң эре үзәкләрдән саналган «Богородское» станциясенең газ көйләнешен тәэмин итү һәм газ тарату кебек ике газүткәргеч тармагында төзелеш эшләре тәмамланган.
Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрне газ белән тәэмин ителешен иң мөһим һәм стратегик мәсьәләләр рәтендә билгеләп үтте. Ул “Газпром”ның газ белән тәэмин ителеш планын арттыру эшенең төбәк хакимияте башлыклары белән берлектә башкарылырга тиешлеген ассызыклады. Татарстанда әлеге эш нәкъ шулай куелган да.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материалларыннан алынды
Казан вертолёт заводында ел саен үткәрелә торган «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Ул ике атна дәвам итте, катнашучыларны 9 компетенция буенча бәяләделәр. «Яшәеш циклы белән идарә итү» компетенциясенең финал этабы «ТехноПРОРЫВ» эшлекле уены форматында узды.
Һөнәри осталык конкурсында заводның 35 яшькәчә хезмәткәрләре катнашты. 150гә якын завод хезмәткәре түбәндәге компетенцияләр буенча ярышты: программа белән идарә ителүче станоклар операторы – токарь-фрезер эшкәртүе, җыючы-клепальщик, очу аппаратларының электр җиһазларын монтажлаучы, инженер-технолог, инженер-конструктор, төркемле җитештерү, яшәеш циклы белән идарә итү.
«Яшәеш циклы белән идарә итү» компетенциясенең конкурс этабы менә инде өченче тапкыр «ТехноПРОРЫВ» укыту-өйрәтү һәм үсеш программасы рәвешендә узды – ул реаль инженер-идарә мәсьәләләрен чишкәндә проект-юнәлешле инженер командаларын әзерләү технологиясе. Программа конкрет күнекмәләрне булдырырга ярдәм итә, коллективны берләштерергә һәм эш өчен нәтиҗәле атмосфера булдырырга, кадрлар потенциалын үстерергә, НИОКР нәтиҗәләрен кертү планын үтәргә, яшь белгечләр һәм идарә кадрлары резервы компетенцияләрен камилләштерергә, корпоратив элемтәләрне җайга салырга ярдәм итә. Моннан тыш, иң яхшы идеяләр һәм тәкъдимнәр заводның стратегик үсеш программасына кертелә. «ТехноПРОРЫВ» 3 көн дәвам итте, тулысынча яшәрдәй әзер проектлар аның нәтиҗәләре булды.
Казан вертолёт заводы хезмәткәрләре белән бергә проектларны эшләүдә Казанның 8 нче гимназиясе һәм 54 нче мәктәбенең «вертолет сыйныфлары»нда укучылар, шулай ук Талантлар университетыннан балалар катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2009 елда Казан вертолёт заводы инициативасы белән 8 нче номерлы гимназиядә физиканы һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче «вертолет» сыйныфы булдырылды. Бу сыйныфта белем алган балаларга мәктәпне тәмамлагач, шул исәптән авиация профиле булган, техник вузларга укырга керүе яхшы перспективалана. Ә 2014 елның сентябрендә завод, 2009 елда 8 нче номерлы гимназиядә башланып киткән, мәктәп-вуз-предприятие хезмәттәшлек программасын киңәйтү эшен алып барганда, КНИТУ-КАИ Инженерлык фестивале кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы 54 нче номерлы мәктәптә «вертолет» сыйныфы ачылуы турында игълан итте. Моннан тыш, 2014 елдан башлап завод «2015-2020 елларга ТР талантлар белән идарә итү стратегиясе» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Казанның ачык талантлар университеты 2.0» белән хезмәттәшлек итә.
"КВЗ" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
2017 елның 28 ноябрендә Россиядә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында законга кертелгән үзгәрешләргә һәм РФ субъектларының федераль булышлык чараларына таянып, Россия төбәкләренең төп интернет-порталы һәм “Россиянең икътисад сәясәте” журналы түләүсез нигездә халыкны һәм оешмаларны “Төбәкләрне үстерү” россиякүләм интернет-сервисы https://worknct-info.ru/cconomrazvitic ярдәмендә үзләренең товарларын һәм хезмәтләрен презентацияләргә чакыра.
Әлеге бушлай ресурсның база максатлары булып түбәндәгеләр тора:
тормышка ашырыла торган системалы проектларга ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар эшләү: илкүләм эшкуарлык инициативасы, төбәк инвестиция стандарты. Илкүләм рейтинг һәм максатчан модельләр, шулай ук бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү буенча максатчан модельләр кертү нәтиҗәләренә анализ ясау һәм Россия Федерациясе субъектларының инвестицион яктан кызыклы булу дәрәҗәсен арттыру; – аларны гамәлгә кертүгә йомгак ясау, хезмәтләр күрсәтүче товар җитештерүчеләрнең һәм гражданнарның төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә инвестиция климатын яхшырту буенча тәкъдимнәрен формалаштыру. Нttps://worknet-info.ru/my-products бүлегендә сыйфатлы продукцияне күрсәтергә һәм үз мөмкинлекләрең турында сөйләргә була. Сервиста барлык тармаклар һәм эшчәнлек төрләре буенча https://worknet-info.ru/create-group битендә РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше буенча җыелма төркемнәрен төзергә була. Төбәк һәм муниципаль идарә органнарыннан, учреждениеләрдән, оешмалардан һәм предприятиеләрдән теркәлгән хезмәткәрләр территорияләрне социаль-икътисадый һәм инновацияле үстерү, финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя билгеләү стратегияләрен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын, торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгый һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, АСК, ТКХ, ТЭК системаларын камилләштерү һәм экологик куркынычсызлык, ветеринария җитештерүчәнлеген гамәлгә ашыру һәм лицензия контролендә тоту, сатып алулар һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә контракт системасын җайга салу, мәшгульлек һәм хезмәт мөнсәбәтләре, азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт-туризм, фәнни-мәгариф потенциалын ныгыту, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ЗАГС органнары һәм нотариат, медицина ярдәме, Россия Федерациясе халкын граждани, хокукый һәм социаль яклау хезмәтләренең үтемлелек һәм сыйфат дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән уртаклаша ала. РФ субъектлары яңалыклары күрсәтелгән темалар буенча биредә формалаштырыла: https://worknet-info.ru/create-blog/
Төбәк һәм муниципаль ведомстволарның, учреждениеләрнең һәм оешмаларның гадиләштерелгән теркәлү процедурасы Баш биттә гамәлгә ашырыла:
https://worknet-info.ru/ или по ссылке https://worknet-info.ru/registcr
Төбәктәге актив һәм муниципаль эшкуарларга, шулай ук гади гражданнарга сервис үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтергә ярдәм итәчәк, шулай ук киләчәге уңышлы күренгән идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыруда фикердәшләр эзләргә булышачак. Россия төбәкләренең һәм муниципаль берәмлекләрнең яңа продуктлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат “Базар” бүлегендә туплана: https://worknct-info.ru/products
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов эш визиты белән Липецкта сәфәрдә. Бүген ул РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча координацияләү советы утырышында катнашачак.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2017 елның 21-22 декабрендә Мәскәүдә “Космос” дәүләт корпорациясендә (ВДНХ метро тукталышы) “Дәүләт оборона заказы: бәя билгеләү һәм аны озата баруда яңалык” Бөтенроссия семинары узачагы турында хәбәр итә.
Семинарда катнашырга Россия предприятиеләре һәм учреждениеләренең юридик һәм финанс-икътисад хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре– дәүләт оборона заказын башкаручылар һәм заказ бирүчеләр чакырыла.
Семинарда сүз асылда продукциягә бәяләрне формалаштыру тәртибе һәм яңа таләпләр турында барачак. Аерым игътибар 2012 елның 275нче номерлы федераль законы “Дәүләт оборона заказы турында” канундагы үзгәрешләр проектларына биреләчәк.
Семинарда катнашу шартлары буенча тулырак мәгълүмат алу өчен проект координаторына Скворцов Алексей Владиславовичка мөрәҗәгать итә аласыз тел.: 8 (978) 056-97-66, Электрон почта: sav@vsesem.ru сайты www.vsesem.ru.
“Россия вертолетлары” холдингы, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән контракт нигезендә, заказчыга Казан вертолет заводында җитештерелгән Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Әлеге медицина модуле белән җиһазландырылган очкыч Саха Республикасында (Якутия) эксплуатацияләнәчәк.
Вертолет Россиянең авыр үтеп керә торган районнарында яшәүче гражданнарга экстрен медицина ярдәме күрсәтүнең вакытында гамәлгә ашырылуын тәэмин итү буенча өстенлекле проект кысаларында “Поляр авиалинияләр” авиакомпаниясенә тапшырылды. Очкыч инде дислокация урынына – Якутск шәһәрендә озатылды.
2017 ел азагына кадәр Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән контракт буенча Казан вертолет заводында җитештерелгән ике Ми-8МТВ-1 очкычын тапшыру бурычы калды. Алар Камчатка белән Пермь краендагы бурычларны үтәү өчен билгеләнгән.
Ми-8МТВ-1 семьялыгына караган күпмаксатлы вертолетларда уникаль очу-техника һәм эксплуатация сыйфатламалары бар, алар барлык диярлек климат шартларында да кулланыла ала. Ми-8МТВ-1 вертолетының конструкциясе һәм җайланмалары махсус әзерләнмәгән урыннарга автономияле рәвештә төшеп төпләнү мөмкинлеген бирә.
2017 елның 13-14 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Дагыстан Республикасы делегациясе киләчәк. Делегацияне Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев җитәкләячәк.
Визит кысаларында кунаклар республиканың сәнәгать, сәүдә-икътисади һәм инвестиция потенциалы белән танышачаклар, «Эйдос» медицина фәне үзәгендә, "Казан" Агросәнәгать паркында, Татарстан Республикасының бердәм тәкъдир итү үзәгендә, "IT-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопаркта, "Химград" Технополисында, шулай ук, Казан (Идел буе) федераль университетында булачаклар.
2017 елның 20-23 декабрендә Казан шәһәренең «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Иран Республикасының товарлары һәм продукциясенең Махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Чараны оештыручы буларак Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чыгыш ясый.
Күргәзмәдә азык-төлек продуктлары җитештерүче, кием, медицина, җиңел һәм авыр сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, төзелеш һәм төзелеш материаллары җитештерүче күпсанлы алдынгы Иран компанияләре катнашачак.
Барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакырып калабыз.