Бүген «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында «Санлы үзгәртеп кору: GЕнең үз тәҗрибәсе, җитештерү компанияләре өчен сәнәгать интернеты технологияләре һәм алдынгы эш тәҗрибәләре» темасына GeneralElectric компаниясе семинары үтте. Чарада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, шулай ук Татарстанның эре тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Семинар кысаларында санлы үзгәртеп кору, санлаштыру буенча GE стратегиясе, санлы үзгәртеп коруның төп элементы буларак санлы икелек, сәнәгать предприятиеләрен санлаштыру кебек күп кенә мәсьәләләр каралды.
Белешмә өчен:
GeneralElectric – дөньяда киң профильле махсуслашкан иң эре корпорацияләрнең берсе, техник эшләнмәләрнең һәм системаларның күп төрләрен, шулай ук финанс һәм мәгълүмат продуктларын эшләп чыгаручы. Әлеге көндә корпорация составына эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен үз эченә алучы күп кенә эре бүлекчәләр кергән, алар арасында энергетика, нефть-газ тармагы, авиация, яктырту өлкәсе, транспорт, сәламәтлекне саклау һәм финанс өлкәләре бар.