“Казан вертолет заводы” ГАҖнең “Хезмәт даны” музеена нигез салынуга 45 ел тулды. Юбилей чарасына кунаклар һәм завод ветераннарын, шулай ук предприятиенең музей тормышында актив катнашучы хезмәткәрләрен чакырдылар.
“Хезмәт даны” музее 1972 елның декабрендә комсомол оешмасының партия һәм профсоюз комитетлары һәм завод ветераннары тәкъдиме белән оештырыла, шул хактагы боерыкны предприятие директоры Федор Аристов имзалый. Шуннан бирле музей яшьләрне тәрбияләү һәм вертолетлар төзүне пропагандалау буенча чып-чын базага әверелде. Эшләү чорында анда 80 меңгә якын кеше булып киткән. Кунаклар арасында дәүләт хезмәткәрләре, кораллы көчләр генераллары һәм офицерлары, язучылар һәм артистлар булган.
Хәзер музей экскурсияләр һәм тәкъдим итүләр уздыру өчен заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Музейның төп тарихи фонды цифрлы форматка күчерелгән, предприятие документлары һәм видеохроникасының электрон архивы булдырылган, заводның төп этаплары һәм әһәмиятле вакыйгаларының электрон презентацияләре әзерләнгән.
“Казан вертолет заводы” ГАҖнең “Хезмәт даны” музее Россия авиация предприятиеләре музейлары ассоциациясенә керә. Зур тәрбия эше алып барган һәм авиатөзүчеләрнең хезмәт традицияләрен саклаган өчен, СССР федерация һәм космонавтика бюросы карары белән, музей М.Л. Миль исемендәге медаль белән бүләкләнә. Аннан тыш, КВЗның “Хезмәт даны” музее берничә тапкыр Казанның Киров, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары хакимиятләренең, шулай ук Татарстан Республикасы Милли музееның дипломнары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
“КВЗ” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
2017 елның 23 декабрендә элекке Төрнәс спирт заводы мәйданнарында “Төрнәс” сәнәгать мәйданчыгы ачылды. Аның резидентларыннан берсе – “Нуртрейд” ҖЧҖ тегү цехы.
“Нуртрейд” ҖЧҖ, Үзбәкстан мамыгыннан балалар һәм өлкәннәр өчен продукция, урын-җир әйберләре һәм предприятиеләр өчен төрле характердагы махсус кием җитештерүгә старт биреп, 30 яңа эш урыны (киләчәктә 180 гә җитәргә мөмкин) булдырды.
Тегү цехының заманча җитештерү җайланмаларының куәте айга 45 меңгә кадәр трикотаж эшләнмәләр һәм айга 9 меңгә кадәр махсус кием чыгарырга мөмкинлек бирә. Эшләп чыгарылучы продукция Самарага, Оренбургка, Әзәрбайҗанга, Әрмәнстанга, Грузиягә җибәреләчәк.
Тегү цехын ачу буенча тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, “Нуртрейд” ҖЧҖне гамәлгә куючы Хөсәен Әгъзәмов, Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов катнаштылар.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин импортны алмаштыру кысасында сәнәгатьне үстерүне стратегик бурычларның берсе дип билгеләгән иде. “Үзебезнең ил сәнәгатендә эшлекле активлыкны үстерүгә ярдәм итү, уңышлы яңа производстволар барлыкка килүгә этәргеч бирү мөһим. Әлбәттә, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган төп мәсьәләләрне хәл итү зарур”, – дип билгеләп үткән иде ул.
Безнең илдә сәнәгать үсеше дәүләт башлыгының 2012 елгы Май указларыннан берсенә (“Дәүләтнең озак чорлы икътисадый сәясәте турында” № 596) туры китереп алып барыла.
20 декабрьдә Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты, шәһәр хакимияте органнарын, Россия Федерациясе субъектларының төбәктә эшләүче барлык 23 вәкиллеген һәм бизнес ширкәтләре вәкилләрен чакырып, 2017 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара уздырды.
Бу комитет Россия Федерациясе төбәкләре субъектларының Санкт-Петербургтагы вәкиллекләренең төп кураторы булып тора, эшләренә анализ ясый һәм мониторинг уздыра, шулай ук төбәкара элемтәләрне үстерү буенча Санкт-Петербург Губернаторы Аппараты белән хезмәттәшлек итә.
2017 ел йомгаклары буенча, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге уздырган чаралар, бизнес-миссияләр, тәкъдим итүләр, мәдәни-агарту проектлары саны буенча, шулай ук Санкт-Петербург хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү буенча төбәктәге иң актив вәкиллекләрнең берсе дип танылды. Татарстан Республикасының даими вәкиле Ренат Вәлиуллин “2017 елда үзара файдалы хезмәттәшлекне һәм Санкт-Петербургның Татарстан Республикасы белән дустанә мөнәсәбәтләрен үстерүгә актив булышлык күрсәткән өчен” Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты рәисенең Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.
“Россия вертолетлары” холдингы Дәүләт транспорт лизингы компаниясе (ДТЛК) белән контрактны тормышка ашыру кысасында Казан вертолет заводында медицина тармагы өчен ясалган “Ансат” вертолеты тапшырылды. Машина Кострома өлкәсендә эксплуатацияләнәчәк. Бу вертолет 2017 елда контракт кысасында тапшырылган 6 очкычның соңгысы иде.
Вертолетлар “Россия Федерациясенең барып җитү кыен булган районнарында яшәүче гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең үз вакытында гамәлгә ашырылуын тәэмин итү” өстенлекле проект кысасында сатылды. Контракт буенча, киләсе елда ДТЛК 29 машина алачак.
Иң яңа медицина модуле белән җиһазландырылган “Ансат” пациентларны план нигезендә ташырга гына түгел, ә пациентның хәлен өзлексез күзәтеп торырга, аның организмының яшәү өчен мөһим функцияләрен сакларга, кирәк булганда, махсуслаштырылган медицина ярдәме күләмендә интенсив дәвалау уздырырга да мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм икътисад һәм инвестиция мәсьәләләре буенча Хөрәсән-Резави Провинциясе губернаторы урынбасары Рәсүлиян Али җитәкчелегендә Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Очрашу барышында яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты, актуаль темалар буенча уртак чишелеш юлларын билгеләде.
Рәсүлиян Али Иран делегациясенең Татарстанга булган визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм Татарстан-Иран элемтәләренең алга таба да ныгуына өмет белдерүен әйтте.
Альберт Кәримов Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Ирандагы партнёрлар белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләренә Татарстанның шат булуын билгеләп үтте. «Безнең төбәкләр арасында актив хезмәттәшлек үсә. Бу турыда рәсми делегацияләр визитлары да, сезнең белән безнең очрашулар да, башка министрлыклар һәм ведостволардан минем коллегалар һәм урынбасарларымның очрашулары да таныклый», - дип ассызыклады Альберт Кәримов.
Исегезгә төшерәбез, Хөрәсән-Резави Иран провинциясе делегациясе эш сәфәре белән әлеге көндә Татарстанда. 20 декабрьдә «Казан ярминкәсе» мәйданчыгында Татарстан-Иран бизнес-форумы узды. Анан соң Иран товарларының икенче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды, ул 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казандагы сәфәре барышында Иран делегациясе Казан федераль университетында, «Югары технологияләр өлкәсендә «IT-Парк» технопаркы» ДАУ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ, шулай ук ТР сәүдә-икътисад палатасында булды.
2017 елның 22 декабрендә – Энергетиклар көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан энергетикларын һөнәри бәйрәм белән котлый:
«Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм!
Энергетика комплексы лаеклы рәвештә илебез икътисадының стратегик яктан мөһим булган төп тармакларның берсе булып санала. Сәнәгать предприятиеләренең, социаль учреждениеләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылылыгы, яме сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле.
Профессиональлек һәм тырыш хезмәт Татарстан белгечләренә республиканың энергетика потенциалын арттыру буенча стратегик мәсьәләләрне лаеклы хәл итәргә, яңа объектларны сафка бастырырга, җитештерүнең һәм табигый байлыклардан куллануның нәтиҗәлелеген артырырга булышкан яңа технологияләрне кертергә ярдәм итә.
Тармакка гына түгел, ә бөтен республикабыз үсешенә дә лаеклы өлеш керткән күпьеллык хезмәт өчен энергетика ветераннарына да рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә бу бәйрәм көнендә сәламәтлек һәм иминлек, киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар, тотрыклы һәм хәвефсез эш телим!»
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Әльфия Когогина рәислегендә икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча «Сәнәгатьне һәм аның көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен үстерү», «Газпром» ГАҖ инвестиция программасы кебек федераль максатчан программаларда Татарстанның катнашуы һәм республика икътисадына федераль бюджет акчаларын, Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча акчаларны җәлеп итү һ.б мәсьәләләр буенча эш төркеме утырышы узды.
Утырышта сәнәгать предприятеләре вәкилләре, шулай ук республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашуда катнашучылар сәнәгатькә дәүләт ярдәме булган чараларны алу өчен гариза биргәндә барлыкка килгән мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, актив гариза бирү кампаниясенә тагын да күбрәк Татарстан предприятиеләрен җәлеп итү буенча мөмкин булган эш юнәлешләрен билгеләделәр.
«Дәүләт Думасы депутатлары Татарстан Хөкүмәте белән берлектә безнең республикага федераль акча җәлеп итү буенча эш оештыралар. Безнең максат – дәүләт ярдәменең барлык мөмкинлекләрен максималь рәвештә нәтиҗәле куллану. Программалар буенча җәлеп ителгән акчалар, НИОКР өчен чыгымнарның бер өлешен субсидияләүме ул, Сәнәгатьне үстерү фондының лизинг проектлары яки вузлар һәм предприятиеләр кооперациясен субсидияләүме, алар республика үсешенә, аның сәнәгате, кече һәм урта бизнес, инфраструктура үсешенә һәм татарстанлыларның яшәеш сыйфатын яхшыртуга хезмәт итә», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 16 декабрендә кабул ителгән № 1564 номерлы карары Махсус инвестиция контрактын төзү кагыйдәләренең һәм Махсус инвестиция контрактын төзүнең типик формасының яңа редакциясен раслады. Документның максаты – гамәлдә куллану тәҗрибәсен исәпкә алып, махсус инвестиция контракты механизмын камилләштерү (алга таба – СПИК).
Карар СПИК төзүгә вәкаләтле башкарма хакимиятнең өстәмә ике федераль органын билгели. Хәзер, Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, СПИКны Россиянең Энергетика министрлыгы һәм Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы да төзи ала.
Сәнәгатьнең нефть эшкәртү, газ эшкәртү, нефть-газ химиясе, ташкүмер, электр энергетикасы тармаклары предприятиеләре махсус инвестиция контракты төзү турында гаризаларын Россиянең Энергетика министрлыгына юллый ала.
Кертелгән үзгәрешләр инвесторларның СПИК төзү турында гаризаларын карау процедурасын, аның шартларын килештерүне, контрактны үзгәртү һәм өзүне җентекләбрәк регламентлый. Кагыйдәләрдә СПИК төзү өчен инвестор документларына (аерым алганда, бизнес-план эчтәлегенә һәм финанс моделенә) таләпләр ныгытылган, СПИК төзү өчен гариза составында тапшырылучы документлар исемлеге киңәйтелгән, инвесторларның гаризаларын карау һәм алар бунча тиешле карарлар кабул итүгә вәкаләтле ведомствоара комиссия вәкаләтләренә төгәллек кертелгән. Типик формага, СПИК төзегәндә барлыкка килгән эш тәҗрибәсен исәпкә алып, төзәтмәләр кертелгән.
2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эше буенча Координация Советы утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин алып барды.
Парламент башлыгы «Милли шура» милли советын төзү турында карар кабул ителгән Бөтендөнья татар конгрессының Алтынчы съездын узып баручы елның тарихи вакыйгасы дип атады. Дәүләт Советы рәисе шулай ук, 2025 елга кадәр чорда Россиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясендә чит илдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү, аларның Россия белән элемтәләрен үстерүгә булышлык итү – төп мәсьәләләрнең берсенә кертелгән дип, ассызыклады. «Илебез җитәкчелегенең һәм Россиянең тышкы сәясәт ведомствосының ярдәм күрсәтүе – чит илләрдә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләү нигезе», – диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 12 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. 140 ил республиканың сәүдә партнёры булып тора. Төбәкара әйләнеш 539,7 млрд. сум тәшкил иткән. 15 чит илдә һәм 8 төбәктә (РФ субъектларында) республиканың 23 вәкиллеге эшли.
Соңгы елларда сәүдә-икътисад һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә эшлекле элемтәләр урнаштыруга юнәлтелгән зур чаралар үткәрелгән. Татарстан Казахстанда узган «IFN» ислам финанс форумы, Петербург халыкара икътисад форумы, Екатеринбургтагы «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе, Измир күргәзмә-ярминкәсе кебек һәм башка эре проектларда катнашкан.
Декабрьдә Алабугада чит илләрдәге һәм төбәкләрдәге татар бизнесы вәкилләрен җыйган, ел саен үткәрелә торган «Татарстанның эшлекле партнёрлары» форумы узды. Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Татарстан көннәре – нәтиҗәле эш формаларына әйләнде.
Читтән торып татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе үсеш алуын дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 30 меңнән артык кеше белем алган. Бүгенге көндә 10 мең кулланучы исәпләнә, шул исәптән, 9,6 меңе – Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм 400е – чит илләрдән.
Бүген Координация Советы утырышында республикада «2017-2018 елларга чит илләрдә яшәүче ватандашларны үз ирекләре белән Татарстан Республикасына күчендерүгә булышлык күрсәтү» дәүләт программасы эшләнгәнлеге турында хәбәр ителде. Ноябрьдә проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган. Дәүләт программасын гамәлгә ашыру республика территориясенә 300 ватандашның (дәүләт программасында катнашучы 100 кешене һәм аларның 200 гаилә әгъзаларын) күченүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Финанслауның гомуми күләме – 8 млн. 903 мең сум.
Координация Советы утырышында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республиканың Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлахов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан парламенты депутатлары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан-Иран бизнес-форумы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Иран Ислам Республикасы Хөрәсән-Резави Провинциясе Губернаторы Али Реза Рәшидиян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.
Форум барышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда Алексей Песошин Хөрәсән-Резави Провинциясе Губернаторы Али Реза Рәшидиян әфәнде җитәкчелегендәге Иран делегациясе әгъзаларын кунакчыл Татарстан җирендә республика җитәкчелеге һәм үзе исеменнән сәламләде.
Ул билгеләп үткәнчә, икътисадый хезмәттәшлекнең Иран юнәлеше Татарстан өчен иң өстенлеклесе булып тора. Татарстан Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең берничә тапкыр Иранга баруы турында ассызыклады.
2016 елда Татарстан-Иран товар әйләнеше 1,6 мәртәбәгә арткан һәм 13,3 млн АКШ доллары тәшкил иткән, диде Алексей Песошин, һәм бүген бу саннары үстерергә кирәк.
Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстан зур әһәмият бирә, дип аеруча ассызыклады Алексей Песошин, без бу процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер.
Хөрәсән-Резави Иран провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян Татарстанга бу визитның беренчесе булмавын билгеләде. Аның сүзләре буенча, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә ике төбәкнең дә зур киләчәге бар.
Хөрәсән-Резави провинциясендә бүген 6500дән артык төрле предприятие эшли. Авыл хуҗалыгы, транспорт, туризм һәм медицина уңышлы үсә, диде Али Реза Рәшидиян. Төбәк шулай ук уңайлы транспорт коридоры булып тора, дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад һәм сәнәгать потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев чыгыш ясады. Шулай ук ул, Татарстан Республикасы – куәтле сәнәгый җитештерү, уңайлы инвестицион климаты, югары фәнни потенциалга ия булган Россиянең аеруча икътисадый үсеш алган төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.
Бизнес-форум һәм «b2b» форматындагы сөйләшүләр белән параллель рәвештә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Хөрәсән-Резави провинциясе предприятиеләре күргәзмәсе үз эшен башлады, монда 40 Иран компаниясе үз продукциясен тәкъдим итте.
Исегезгә төшерик, әлеге күргәзмә 20-23 декабрь көннәрендә эшләячәк.