Бүген Татарстан Рспубликасының Питрәч районында җитештерүчәнлеге елына 5,25 млрд кубометрны тәшкил иткән “Богородское” газ тарату станциясе эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, җаваплылыгы чикләнгән “Газпром трансгаз – Казан” җәмгыяте генераль директоры Рәвкать Кантюков, шулай ук министрлыклар, Татарстан Республикасы ведомство вәкилләре катнаштылар.
“Әлеге проектны гамәлгә кую нәтиҗәсендә Казан алдагы елларда торак төзелешен киңәйтү мөмкинлегенә ия булачак. Газ күп балалы гаиләләрне дә үз эченә алган 500 йортлы Гилдеевога инде килеп тә җитте. Республика исә, алдагы 50 елга газ белән тәэмин ителде”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты “Газпром” ачык акционерлык җәмгыятенең бүлендеге булган җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте арасындагы тыгыз хезмәттәшлек республикада зур күләмле икътисади проектларны гамәлгә ашыру юлында күптөрле мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәген дә билгеләп үтте.
Бәясе 12 милиардтан арткан инвестицион проект инде 2010 нчы елда ук башлангыч алган. Аның максаты булып төп газ үзәкләрен Казаннан чыгарту һәм 1954 нче елда файдалануга тапшырылган “Миңнебай – Казан” магистраль газүткәргечен яңарту һәм аның җитештерүчәнлеген якынча 2.5 тапкырга арттыру тора.
Төзекләндерүнең беренче этабы 2016 нчы елда тәмамланган. Әлеге чорда газүткәргеч магистраленең 61 чакрымнан артык өлеше алыштырылган һәм газ үлчәү, газ составына аның исен кисәтә торган матдә өстәү, газ басымын түбәнәйтү, газ чыгымнарын киметү үзәге төзелгән. Хәзерге вакытта Татарстанда иң эре үзәкләрдән саналган «Богородское» станциясенең газ көйләнешен тәэмин итү һәм газ тарату кебек ике газүткәргеч тармагында төзелеш эшләре тәмамланган.
Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрне газ белән тәэмин ителешен иң мөһим һәм стратегик мәсьәләләр рәтендә билгеләп үтте. Ул “Газпром”ның газ белән тәэмин ителеш планын арттыру эшенең төбәк хакимияте башлыклары белән берлектә башкарылырга тиешлеген ассызыклады. Татарстанда әлеге эш нәкъ шулай куелган да.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материалларыннан алынды