Казан вертолёт заводында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы тәмамланды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Казан вертолёт заводында ел саен үткәрелә торган «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Ул ике атна дәвам итте, катнашучыларны 9 компетенция буенча бәяләделәр. «Яшәеш циклы белән идарә итү» компетенциясенең финал этабы «ТехноПРОРЫВ» эшлекле уены форматында узды.

Һөнәри осталык конкурсында заводның 35 яшькәчә хезмәткәрләре катнашты. 150гә якын завод хезмәткәре түбәндәге компетенцияләр буенча ярышты: программа белән идарә ителүче станоклар операторы – токарь-фрезер эшкәртүе, җыючы-клепальщик, очу аппаратларының электр җиһазларын монтажлаучы, инженер-технолог, инженер-конструктор, төркемле җитештерү, яшәеш циклы белән идарә итү.

«Яшәеш циклы белән идарә итү» компетенциясенең конкурс этабы менә инде өченче тапкыр «ТехноПРОРЫВ» укыту-өйрәтү һәм үсеш программасы рәвешендә узды – ул реаль инженер-идарә мәсьәләләрен чишкәндә проект-юнәлешле инженер командаларын әзерләү технологиясе. Программа конкрет күнекмәләрне булдырырга ярдәм итә, коллективны берләштерергә һәм эш өчен нәтиҗәле атмосфера булдырырга, кадрлар потенциалын үстерергә, НИОКР нәтиҗәләрен кертү планын үтәргә, яшь белгечләр һәм идарә кадрлары резервы компетенцияләрен камилләштерергә, корпоратив элемтәләрне җайга салырга ярдәм итә. Моннан тыш, иң яхшы идеяләр һәм тәкъдимнәр заводның стратегик үсеш программасына кертелә. «ТехноПРОРЫВ» 3 көн дәвам итте, тулысынча яшәрдәй әзер проектлар аның нәтиҗәләре булды.

Казан вертолёт заводы хезмәткәрләре белән бергә проектларны эшләүдә Казанның 8 нче гимназиясе һәм 54 нче мәктәбенең «вертолет сыйныфлары»нда укучылар, шулай ук Талантлар университетыннан балалар катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2009 елда Казан вертолёт заводы инициативасы белән 8 нче номерлы гимназиядә физиканы һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче «вертолет» сыйныфы булдырылды. Бу сыйныфта белем алган балаларга мәктәпне тәмамлагач, шул исәптән авиация профиле булган,  техник вузларга укырга керүе яхшы перспективалана. Ә 2014 елның сентябрендә завод, 2009 елда 8 нче номерлы гимназиядә башланып киткән, мәктәп-вуз-предприятие хезмәттәшлек программасын киңәйтү эшен алып барганда, КНИТУ-КАИ Инженерлык фестивале кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы 54 нче номерлы мәктәптә «вертолет» сыйныфы ачылуы турында игълан итте. Моннан тыш, 2014 елдан башлап завод «2015-2020 елларга ТР талантлар белән идарә итү стратегиясе» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Казанның ачык талантлар университеты 2.0» белән хезмәттәшлек итә.

"КВЗ" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International