Продукт суыртучы ике станцияне тантаналы рәвештә файдалануга тапшырдылар

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районында "Транснефть-Прикамье" АҖ продукт суыртучы яңа ике станцияне файдалануга тапшырды. Станцияләр "Төньяк-25" инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Транснефть" вице-президенты Алексей Сапсай, "Транснефть-Прикамье" АҖ генераль директоры Роберт Галиев һәм башкалар катнашты.

 

"Транснефть – Прикамье" Татарстан Республикасы территориясендә Әлмәт - Түбән Новгород гамәлдәге магистраль нефтепродукт үткәргече объектлары төзелешен тәмамлады: суырту станцияләре (ПС) "Михайловка-1" һәм "Ковали-1". Моннан тыш, "Әлмәт" һәм "Түбән Кама-2" ике баш суырту станциясе реконструкцияләнде. Шул рәвешле, Әлмәт-Староликеево участогының реаль үткәрү сәләте елына 7 млн тоннадан 11,5 млн. тоннага кадәр артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International