Нурлат районында тукымачылык продукциясе җитештерелә башлады

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

2017 елның 23 декабрендә элекке Төрнәс спирт заводы мәйданнарында “Төрнәс” сәнәгать мәйданчыгы ачылды. Аның резидентларыннан берсе – “Нуртрейд” ҖЧҖ тегү цехы.

“Нуртрейд” ҖЧҖ, Үзбәкстан мамыгыннан балалар һәм өлкәннәр өчен продукция, урын-җир әйберләре һәм предприятиеләр өчен төрле характердагы махсус кием җитештерүгә старт биреп, 30 яңа эш урыны (киләчәктә 180 гә җитәргә мөмкин) булдырды.

Тегү цехының заманча җитештерү җайланмаларының куәте айга 45 меңгә кадәр трикотаж эшләнмәләр һәм айга 9 меңгә кадәр махсус кием чыгарырга мөмкинлек бирә. Эшләп чыгарылучы продукция Самарага, Оренбургка, Әзәрбайҗанга, Әрмәнстанга, Грузиягә җибәреләчәк.

Тегү цехын ачу буенча тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, “Нуртрейд” ҖЧҖне гамәлгә куючы Хөсәен Әгъзәмов, Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов катнаштылар.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин импортны алмаштыру кысасында сәнәгатьне үстерүне стратегик бурычларның берсе дип билгеләгән иде. “Үзебезнең ил сәнәгатендә эшлекле активлыкны үстерүгә ярдәм итү, уңышлы яңа производстволар барлыкка килүгә этәргеч бирү мөһим. Әлбәттә, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган төп мәсьәләләрне хәл итү зарур”, – дип билгеләп үткән иде ул.

Безнең илдә сәнәгать үсеше дәүләт башлыгының 2012 елгы Май указларыннан берсенә (“Дәүләтнең озак чорлы икътисадый сәясәте турында” № 596) туры китереп алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International