2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эше буенча Координация Советы утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин алып барды.
Парламент башлыгы «Милли шура» милли советын төзү турында карар кабул ителгән Бөтендөнья татар конгрессының Алтынчы съездын узып баручы елның тарихи вакыйгасы дип атады. Дәүләт Советы рәисе шулай ук, 2025 елга кадәр чорда Россиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясендә чит илдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү, аларның Россия белән элемтәләрен үстерүгә булышлык итү – төп мәсьәләләрнең берсенә кертелгән дип, ассызыклады. «Илебез җитәкчелегенең һәм Россиянең тышкы сәясәт ведомствосының ярдәм күрсәтүе – чит илләрдә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләү нигезе», – диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 12 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. 140 ил республиканың сәүдә партнёры булып тора. Төбәкара әйләнеш 539,7 млрд. сум тәшкил иткән. 15 чит илдә һәм 8 төбәктә (РФ субъектларында) республиканың 23 вәкиллеге эшли.
Соңгы елларда сәүдә-икътисад һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә эшлекле элемтәләр урнаштыруга юнәлтелгән зур чаралар үткәрелгән. Татарстан Казахстанда узган «IFN» ислам финанс форумы, Петербург халыкара икътисад форумы, Екатеринбургтагы «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе, Измир күргәзмә-ярминкәсе кебек һәм башка эре проектларда катнашкан.
Декабрьдә Алабугада чит илләрдәге һәм төбәкләрдәге татар бизнесы вәкилләрен җыйган, ел саен үткәрелә торган «Татарстанның эшлекле партнёрлары» форумы узды. Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә Татарстан көннәре – нәтиҗәле эш формаларына әйләнде.
Читтән торып татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн-мәктәбе үсеш алуын дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 30 меңнән артык кеше белем алган. Бүгенге көндә 10 мең кулланучы исәпләнә, шул исәптән, 9,6 меңе – Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм 400е – чит илләрдән.
Бүген Координация Советы утырышында республикада «2017-2018 елларга чит илләрдә яшәүче ватандашларны үз ирекләре белән Татарстан Республикасына күчендерүгә булышлык күрсәтү» дәүләт программасы эшләнгәнлеге турында хәбәр ителде. Ноябрьдә проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган. Дәүләт программасын гамәлгә ашыру республика территориясенә 300 ватандашның (дәүләт программасында катнашучы 100 кешене һәм аларның 200 гаилә әгъзаларын) күченүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Финанслауның гомуми күләме – 8 млн. 903 мең сум.
Координация Советы утырышында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республиканың Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлахов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан парламенты депутатлары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча