Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан-Иран бизнес-форумы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Иран Ислам Республикасы Хөрәсән-Резави Провинциясе Губернаторы Али Реза Рәшидиян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ.б. катнашты.
Форум барышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда Алексей Песошин Хөрәсән-Резави Провинциясе Губернаторы Али Реза Рәшидиян әфәнде җитәкчелегендәге Иран делегациясе әгъзаларын кунакчыл Татарстан җирендә республика җитәкчелеге һәм үзе исеменнән сәламләде.
Ул билгеләп үткәнчә, икътисадый хезмәттәшлекнең Иран юнәлеше Татарстан өчен иң өстенлеклесе булып тора. Татарстан Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең берничә тапкыр Иранга баруы турында ассызыклады.
2016 елда Татарстан-Иран товар әйләнеше 1,6 мәртәбәгә арткан һәм 13,3 млн АКШ доллары тәшкил иткән, диде Алексей Песошин, һәм бүген бу саннары үстерергә кирәк.
Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстан зур әһәмият бирә, дип аеруча ассызыклады Алексей Песошин, без бу процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер.
Хөрәсән-Резави Иран провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян Татарстанга бу визитның беренчесе булмавын билгеләде. Аның сүзләре буенча, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдә ике төбәкнең дә зур киләчәге бар.
Хөрәсән-Резави провинциясендә бүген 6500дән артык төрле предприятие эшли. Авыл хуҗалыгы, транспорт, туризм һәм медицина уңышлы үсә, диде Али Реза Рәшидиян. Төбәк шулай ук уңайлы транспорт коридоры булып тора, дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад һәм сәнәгать потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев чыгыш ясады. Шулай ук ул, Татарстан Республикасы – куәтле сәнәгый җитештерү, уңайлы инвестицион климаты, югары фәнни потенциалга ия булган Россиянең аеруча икътисадый үсеш алган төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.
Бизнес-форум һәм «b2b» форматындагы сөйләшүләр белән параллель рәвештә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Хөрәсән-Резави провинциясе предприятиеләре күргәзмәсе үз эшен башлады, монда 40 Иран компаниясе үз продукциясен тәкъдим итте.
Исегезгә төшерик, әлеге күргәзмә 20-23 декабрь көннәрендә эшләячәк.