Россиянең Сәнәгать министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирү процедуралары да санлаштырылган форматка күчерелә. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен процент ставкасын субсидияләү тәртибен регламентлаучы 3 номерлы карарына тиешле үзгәрешләр кертелде.
Асылда 2017-2019 елларда Россия кредит оешмаларыннан, Внешэкономбанктан, шулай ук Россия Федерациясе катнашындагы халыкара финанс оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләүдә предприятиеләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре яңа редакциядә расланды.
Кредит акчалары гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча комплекслы инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен юнәлдерелергә тиеш. Субсидияләр шулай ук 2014-2019 елларда кимендә өч еллык срокка эмитацияләнгән облигацияләр буенча купон керемен түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен дә биреләчәк. Бу вакытта 2014-2016 елларда алынган кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүнең гамәлдәге кагыйдәләре үз көчендә кала.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә инвестиция проектының гомуми максималь бәясе 5 млрд сумнан 7,5 млрд сумга кадәр арттырыла. Үзләренә карата махсус инвестиция контракты төзелгән проектлар өчен, – 10 млрд сумга кадәр.
Гаризалар тапшыру, документлар алмашу, субсидияләр бирү шартлары үтәлешен күзәтү һәм тикшереп торуга бәйле барлык процедуралар хәзер санлаштырылган форматка күчерелгән. Электрон хезмәттәшлек Дәүләт мәгълүмат сәнәгать системасы (ДМСС) аша гамәлгә ашырылачак, бу исә бюрократик процессларның тизлеген, әлеге булышлык механизмының үтәкүренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттырачак.
Субсидияләр проект гражданлык сәнәгатенең өстенлек юнәлешләре буенча комплекслы инвестиция проектлары исемелегенә кертелү шарты белән биреләчәк. Тиешле сайлап алу эше Россия Сәнәгать министрлыгы тарафыннан календарь елы дәвамында бер елдан артык булмаган ешлыкта гамәлгә ашырылачак.
Сәнәгый үсеш фонды яңа "Даруларны маркалау" программасын башлап җибәрде. Дару чараларын маркалау өчен җайланмаларны максатчан сатып алуга займнар 2 еллык срок белән елына 1%лы ставка буенча 5 миллион сумнан 50 миллион сум күләмендә биреләчәк.
Программа турында җентекле мәгълүмат Сәнәгый үсеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, түбәндәге адрес буенча: http://frprf.ru/zaymy/markirovka-lekarstv/.
10-11 апрельдә Сочида дөньяви энергиянең альтернатив чыганаклары буенча ARWE 2018 күргәзмә-конференциясе уза, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев һәм машина төзү комплексы бүлеге башлыгы Иван Колчин катнаша.
Форумның төп максаты Россиядә яңартыла торган энергетика базарын үстерү, шулай ук тармактагы тәэмин итүчеләр белән төп заказчылар арасында локальләштерү программалары кысаларында оптималь хезмәттәшлек итү буенча чишелешләр табу мәсьәләләре хакында фикер алышудан гыйбарәт. Чара Россия Сәнәгать министрлыгы инициативасы буенча Россия Энергетика министрлыгының актив булышлыгы белән оештырылган.
Форумның эш программасы "ВИЭ тармагында тәэмин итүчеләр һәм төп заказчылар арасында үзара оптималь хезмәттәшлек итү нигезе буларак локальләштерү программалары өлешендә Россия Федерациясе субъектларының сәнәгый сәясәте" панель дискуссиясен үз эченә ала, аның барышында төбәк хакимиятләре өчен тармактагы иң эре чит ил компанияләре һәм Россия төбәкләрендә локальләштерү программаларында катнашу теләге һәм мөмкинлеге булган инвесторлар белән нәтиҗәле аралашу, шулай ук контрагентлар эзләү максатында төбәкне презентацияләү өчен уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге биреләчәк.
Форумның эш программасындагы төп чаралардан тыш, компания-заказчылар һәм вендорам компанияләре арасында ике яклы очрашулар узачак, шулай ук күргәзмә экспозицияләре зонасында яңартыла торган энергетика буенча җайланмалар һәм технологияләр күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2018 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу өчен заявкаларның кабул ителә башлавы турында хәбәр итә, әлеге чара ел саен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 № 1969-р карары нигезендә, "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында уздырыла.
Конкурста катнашу өчен сәнәгать, сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә караган предприятиеләр, шулай ук халык һәм сәнгать кәсепчелеге осталары чакырыла.
Конкурста катнашу буенча заявкалар 2018 елның 20 апреленә кадәр "ЦСМ Татарстан" ФБУ яки e-mail:smi@tatcsm.ru, (843) 279-56-35 факсы яки 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24 почта адресы буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: (843) 291-08-13.
Конкурс турында һәм кирәкле документлар исемлеге белән Сез Интернеттагы сайтлардан таныша аласыз: региональ этап http://test.tatarstan.ru/ һәм федераль этап www.100best.ru
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 03.05.2017 № 518 карары нигезендә лизинг алучыларга аванс түләгәндә бер бирелә торган ташлама бирүче Россия компанияләренә ярдәм күрсәтелә.
Бирелә торган ташламаның (субсидиянең) максималь күләме:
техника бәясенең 15 процентына кадәр – техниканы тапшыру Ерак Көнчыгыш федераль округында, Себер федераль округында, Калининград өлкәсендә, Кырым Республикасында яисә Севастополь шәһәрендә гамәлгә ашырылган очракта;
техника бәясенең 10 процентына кадәр – техниканы тапшыру Россия Федерациясенең бүтән субъектларында гамәлгә ашырылган очракта.
Программа 2016 елдан иртәрәк булмаган чорда җитештерелгән яңа җир казу, юл, коммуналь, агач әзерләү, тагылмалы һәм кардан-сазлыктан йөри торган техникага кагыла.
Программа кысаларында лизинг шартнамәләре 2018 елның 1 декабренә кадәр (соңгы көн) төзелә. Лизинг компанияләреннән субсидия бирүгә заявкалар 2018 елның 10 декабренә кадәр (соңгы көн) кабул ителә.
2018 елның апреленә төзелеш-юл һәм коммуналь техника буенча ташламалы лизинг программасында катнашучы Россия лизинг компанияләре исемлеге:
Россия Сәнәгать министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре:
Ярцев Алексей Евгеньевич (yartsevae@minprom.gov.ru);
Черторыжский Станислав Валерьевич (csv@minprom.gov.ru).
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне белән тәбрик итә.
"Хөрмәтле коллегалар һәм Татарстан халкы!
Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне – дәүләт бәйрәме, ул безнең халыкларыбызның төп әхлак кыймәттләрен чагылдыра – патриотлык, бердәмлек, үз тарихыңа хөрмәт белән карау, мәрхәмәтлелеккә һәм гаделлеккә омтылу.
1996 елда, нәкъ шушы көнне, ике дәүләт президенты "Россия һәм Беларусия бердәмлеге төзү турында" шартнамәгә кул куйды, әлеге документ илләрнең үзара интеграцияләнүенә башлангыч бирде.
Берлек дәүләте кысаларында тышкы икътисад эшчәнлеге өчен шартлар тудырылды.
Билгеләп үтим, сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек фәнни-техник һәм инновация өлкәләрендәге үзара багланышларны үстерүгә өзлексез бәйләнгән, бу эшкә зур игътибар бирелә.
Россия Беларусиянең иң зур партнерларының берсе булып кала бирә. Беларусиянең тышкы сәүдә әйләнешенең яртысыннан артыгы Россиягә туры килә. Үз чиратында, Беларусия – Россия һәм БДБ илләре белән сәүдә күләмнәре буенча лидер булып тора һәм дөнья дәүләтләре арасында дүртенче урында, аннан алда Кытай, ГФР һәм Нидерланд.
Татарстан Республикасы белән Беларусия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2017 елда 1 050 811,5 мең АКШ доллары тәшкил итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез.
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да сәламәтлек, бәхет, оптимизм, безнең кардәш халыклар өчен яңа уңышлар, булган мөнәсәбәтләрнең ныклы булуын һәм алга таба эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә үзара файдалы хезмәттәшлек итүне телим!"
Сәнәгатьне үстерү фондының күзәтчелек советы “Үсеш проектлары" һәм "Станок төзелеше" база программалары буенча еллык ставканы 5% һәм 3% күләмендә киметү турында карар кабул итте. Ставка займнан файдаланган беренче өч елда гамәлдә булачак. Бердәнбер шарт – займ алучыдан барлык срок һәм займ суммасы буенча банк гарантиясе.
Яңа шартларда заявкаларны инде апрельдә үк тапшыру мөмкин булачак. Ставканы киметү – ул опция, ә мәҗбүри шарт түгел. Тәэминатның башка төрен бирергә ниятләүче компанияләр, элеккеге кебек үк, елына 5%лы ставкадан займ ала алачак.
Белешмә өчен:
"Үсеш проектлары" программасы – займнар 50 миллион сумнан башлап 500 миллион сум күләмендә гражданлык билгеләнешендәге продукция буенча импорталмаш һәм көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектларга бирелә.
"Станок төзелеше" программасы – займнар 50 млн сумнан башлап 500 млн сум күләмендә технологик яктан үзгәртеп коралландыру һәм җайланма һәм инженерия буенча программа тәэминаты җитештерүне модернизацияләүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен бирелә.
Россиянең Сәнәгать министрлыгы белән Россиянең Саклык банкы авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл машина төзелеше һәм азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен машина төзелеше тармакларына булышлык күрсәтүнең яңа чарасы кысаларында кредитлар буенча төшеп кала торган керемнәрне каплау өчен субсидия бирү турында беренче килешү төзеде. Субсидия бирү кагыйдәләре 2018 елның 2 мартында гамәлгә керде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары).
Яңа ярдәм чарасы безнең банкларга авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл машина төзелеше һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланма сатып алуга бирелгән, елына 5%лы ставкалы кредитны күздә тоткан кредитлар буенча процентларны түләүдә ахыргы кулланучыга тапшырылган кредитлар буенча процентларны түләүдә субсидияләү аша ташлама бирүне мөмкин итәчәк.
2018 елда федераль бюджетта дәүләт ярдәменең күрсәтелгән механизмы өчен 2 млрд сум күләмендә акча каралган.
Программада катнашу өчен кулланучыга Россия Сәнәгать министрлыгы белән килешү төзелгән банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле техниканы сатып алу буенча ташламалы кредит шартнамәсе рәсмиләштерергә кирәк. Субсидия алу һәм документларны рәсмиләштерүгә бәйле барлык мәшәкатьләрне банк үз өстенә ала.
Ташламалы кредит бирү программасы 2018 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәрге чорда 5 елдан артмаган срокка сумнарда бирелгән кредитларга кагыла.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2018 елның 27 мартындагы 1057 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасының медицина җиһазлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләрнең сәнәгый кластерының федераль сәнәгый кластерлар реестрына кертелүен раслады.
Кластерның инициаторы буларак "Казан медицина җиһазлары заводы" АҖ катнаша, ул стоматология һәм микрохирургия буенча киң спектрлы җиһазлар һәм медицина билгеләнешендәге полимер эшләнмәләре чыгара. Кластерда медицина билгеләнешендәге югары технологияле продукцияне эшләү, кертү, җитештерү һәм сату буенча тулы эшләр циклын гамәлгә ашыручы "Эластик" заводы" ҖЧҖ, "Здравмедтех-Поволжье" ЯАҖ, "НПФ "ЭЛЕПС" ҖЧҖ, "ИнстрМед" ҖЧҖ, "НПФ "Медикон" ҖЧҖ, "Эндомедиум+" ҖЧҖ һәм башкалар катнаша.
Кластер эчендәге белем бирү һәм фәнни-техник кооперация "Казан дәүләт медицина университеты" ЮББ ФДБМУ, "Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты" АҖ һәм "Медицина Фәне Үзәге" медицина стимуляторларының региональ инжиниринг үзәге” АҖ компетенцияләре белән тәэмин ителәчәк.
Татарстан Республикасының медицина җиһазлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләрнең сәнәгый кластерын федераль сәнәгый кластерлар реестрына кертү кластерда катнашучыларга импорталмашка юнәлдерелгән уртак инвестиция проектларын тормышка ашыруга бәйле чыгымнарның 50% кадәр өлешен каплау мөмкинлеген бирә.
Бүген сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышында җитештерүчедән башлап актыккы кулланучыга кадәр дару препаратларының хәрәкәтен күзәтеп тору системасын кертү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль идарәсендә дару чаралары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр әйләнешен тикшереп тору бүлеге башлыгы Гөлназ Сәйфуллина "Җитештерүчедән башлап актыккы кулланучыга кадәр дару препаратларының хәрәкәтен күзәтеп тору буенча автоматлаштырылган система кертү һәм контрафактлы һәм сыйфатсыз дару препаратларын әйләнештән оператив чыгару" өстенлекле проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. "Таттехмедфарм" ДУП программа тәэминаты эшләү бүлеге башлыгы Михаил Палий системада теркәлү һәм эшләү буенча техник үзенчәлекләргә игътибар юнәлтте.
Комиссия утырышына шулай ук дару һәм фармацевтика субстанцияләре җитештерүчеләрнең вәкилләре дә – "Татхимфармпрепараты" АҖ генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Виталий Севодин, "Л.Я.Карпов ис. химия заводы" АҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, "Нанофарма Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Орест Ибраһимов, "Ласкрафт" ЯАҖ директоры Евгений Воронин, "Казан фармацевтика фабрикасы" ЯАҖ генераль директоры Владимир Рубцов чакырылган иде.
Республиканың дару препаратлары һәм субстанцияләре җитештерүчеләре намуссыз җитештерүчеләрдән килгән зыян турында сөйләде, препаратның үз бәясе белән чагыштырып була торган марка төшерү зарурлыгына бәйле рәвештә, түбән бәя сегментындагы препаратларның шактый кыйммәтләнү проблемасын да яктыртты.
Утырышка йомгак ясап, Алмаз Хөсәенов түбән бәя сегментындагы, шул исәптән гомер өчен кирәкле даруларга марка ясау буенча җитештерүчеләрнең чыгымнарын киметү яки компенсацияләү турында һәм намуссыз җитештерүчеләрнең предприятиенең фармакопея статьясына туры килми торган субстанцияләрдән файдалануын туктату турында Хөкүмәтнең өстенлекле проектның проект комитеты адресына һәм Сәнәгый продукциянең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясенә консолидацияләнгән мөрәҗәгать әзерләү һәм җибәрү зарурлыгы турында билгеләп узды.