2018 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлый

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2018 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу өчен заявкаларның кабул ителә башлавы турында хәбәр итә, әлеге чара ел саен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 № 1969-р карары нигезендә, "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында уздырыла.

Конкурста катнашу өчен сәнәгать, сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә караган предприятиеләр, шулай ук халык һәм сәнгать кәсепчелеге осталары чакырыла.

         Конкурста катнашу буенча заявкалар 2018 елның 20 апреленә кадәр "ЦСМ Татарстан" ФБУ яки e-mail:smi@tatcsm.ru, (843) 279-56-35 факсы яки 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24 почта адресы буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: (843) 291-08-13.

         Конкурс турында һәм кирәкле документлар исемлеге белән Сез Интернеттагы сайтлардан таныша аласыз: региональ этап http://test.tatarstan.ru/  һәм федераль этап www.100best.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International