Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2018 елның 27 мартындагы 1057 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасының медицина җиһазлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләрнең сәнәгый кластерының федераль сәнәгый кластерлар реестрына кертелүен раслады.
Кластерның инициаторы буларак "Казан медицина җиһазлары заводы" АҖ катнаша, ул стоматология һәм микрохирургия буенча киң спектрлы җиһазлар һәм медицина билгеләнешендәге полимер эшләнмәләре чыгара. Кластерда медицина билгеләнешендәге югары технологияле продукцияне эшләү, кертү, җитештерү һәм сату буенча тулы эшләр циклын гамәлгә ашыручы "Эластик" заводы" ҖЧҖ, "Здравмедтех-Поволжье" ЯАҖ, "НПФ "ЭЛЕПС" ҖЧҖ, "ИнстрМед" ҖЧҖ, "НПФ "Медикон" ҖЧҖ, "Эндомедиум+" ҖЧҖ һәм башкалар катнаша.
Кластер эчендәге белем бирү һәм фәнни-техник кооперация "Казан дәүләт медицина университеты" ЮББ ФДБМУ, "Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты" АҖ һәм "Медицина Фәне Үзәге" медицина стимуляторларының региональ инжиниринг үзәге” АҖ компетенцияләре белән тәэмин ителәчәк.
Татарстан Республикасының медицина җиһазлары һәм медицина техникасы җитештерүчеләрнең сәнәгый кластерын федераль сәнәгый кластерлар реестрына кертү кластерда катнашучыларга импорталмашка юнәлдерелгән уртак инвестиция проектларын тормышка ашыруга бәйле чыгымнарның 50% кадәр өлешен каплау мөмкинлеген бирә.