ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген Казанда БДБ катнашучы дәүләтләрнең хәрби көчләр штаблары башлыклары комитетының утырышы уза. Чарада катнашучылар Казанның югары Кызыл байрак танк команда училищесы территориясендә Татарстан Республикасының ОСК предприятиеләрендә җитештерелгән корал һәм техника күргәзмәсен карады.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 9 апрелендә Россия Федерациясендә "Яшь профессионаллар  (WorldSkills Russia) 2018" VI илкүләм чемпионаты финалының сайлап алу ярышлары башланып китте. 15 апрель көнне Татарстан Республикасыннан Мәскәү шәһәренә конкурсантларның беренче агымы килде.

Элегрәк, "Ворлдскиллс"ның 74 компетенциясе һәм "Ворлдскиллс Юниор"ның 46 компетенциясе буенча сайлап алу ярышларын уздыру өчен, Татарстан Республикасын да кертеп, Россия Федерациясенең 17 төбәге билгеләнгән иде, Татарстан Республикасы "Ворлдскиллс" компетенцияләренең 67се һәм "Ворлдскиллс Юниор"ның 21 компетенциясе буенча күрсәтеләчәк.

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә (Хабаровск крае) 2018 елның 18 апреленнән 28енә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 5 компетенция буенча сайлап алу ярышлары узачак. Ә атап әйткәндә: "Табаклы металл эшкәртү", "Прототиплар әзерләү", "ЧПУ станокларында токарьлык эшләре", "ЧПУ станокларында фрезер эшләре", "Эретеп ябыштыру технологияләре". Ярышлар 2 мәйданда узачак.

Татарстан Республикасыннан 5 конкурсант һәм 5 эксперт катнашачак. Әлеге мәйданчыклардагы эшләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А.А.Хөсәенов күзәтеп тора.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында "Турникетларсыз бер атна" россиякүләм акциясе старт алды, анда республиканың 23 сәнәгый һәм сәүдә предприятиесе катнаша.

Акция кысаларында 2018 елның 17 апрелендә Казан дары заводы генераль директоры Лившиц Александр Борисович Казанның Киров районындагы "50 нче гимназия" МБМУ укучылары өчен ачык дәрес уздырды. Чарада 40 кеше катнашты. "Бу бит Казан дары заводының генераль директоры гына түгел, ә, иң беренче чиратта, безнең уку йортын тәмамлап чыккан укучы!" – дип таныштырды белем бирү йортының директоры Елена Николаевна Фролова укучыларны килгән кунак белән. Гимназия белән предприятие арасында күп еллардан бирле үзара хезмәттәшлек яшәп килә. Ул инде күптән дуслыкка әверелгән, биредә уртак чараларга да, яхшы гореф-гадәтләргә дә, башлангычларга да булышлык күрсәтү бар. Ә күптән түгел тематик дәресләр дә уздырыла башлаган. Әгәр мәктәп программасы курсыннан балалар төгәл һәм гуманитар фәннәрнең төп постулатлары турында белем тупласа, ачык дәрестә алар Дары заводының тарихы, югары белем бирү йортларында, шулай ук көллиятләрдә максатчан укыту программасы турында белде, эш барышы турында фильм карады, шулай ук заводтагы яшьләр оешмасының эшчәнлеге белән танышты. Сөйләшү бик мәгълүматлы булды һәм укучылар, укытучылар составы белән Александр Борисович арасында яңа очрашулар турында ышаныч калдырды. Очрашу азагында А.Б. Лившиц өлкән сыйныфларда укучыларга уңышлар һәм тырышып укуларын теләде! 

Шулай ук 2018 елның 17 апрелендә "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ ФСПО 3 курс студентлары Казан дары заводында булды. Студентлар өчен төп эш цехларын күрсәтеп, завод буенча экскурсия оештырылды. "Пиротехник составлар һәм эшләнмәләр технологиясе" белгечлеге буенча белем алучы студентлар эшчәнлектәге әһәмиятле юнәлешләр, белгечләрнең эш шартлары һәм оешманың бай тарихы белән танышты. Студентлар өчен махсус 120 мм танк тубыннан күрсәтмәле ату башкарылды. Сәяхәт программасы музей карау белән төгәлләнде.

 

Бүген, 18 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елдагы эш йомгакларына һәм 2018 елгы бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегиясе утырышында катнашты.

Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Аркадий Дворкович, Дмитрий Рогозин, Ольга Голодец, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, федераль хакимият органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, тармак ассоциацияләре, сәнәгый предприятиеләр һәм сәүдә өлкәсендәге оешмаларның вәкилләре катнашты.

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Һиндстан Республикасына булган эш визиты кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Mahindra" компаниясе эшен карады. 

2018 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә товар җитештерүчеләр өчен "Бизнес җәелдерү өчен электрон сәүдә мөмкинлекләре" семинарын уздырачак. Спикерлар ролендә "Alibaba" халыкара мәйданы, "Amazon" интернет-кибете һәм "ВТБ-24" ГАҖ вәкилләре чыгыш ясаячак.

Чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында узачак, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Пушкин ур., 18 йорт.

Семинар программасы кушымта итеп бирелә.

Катнашу өчен түбәндәге адрес буенча теркәлү узарга кирәк: online.sovettorg.ru.


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

16-17 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Һиндстан Республикасына эш сәфәре кыла.

Сәфәрдә республика башлыгын Татарстан Республикасындагы төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шул исәптән ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук республикадагы берничә зур сәнәгать предприятиесе һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре озата бара


13
апрель, 2018 ел
җомга

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә "Дәүләт оборона заказы турында" 29.12.2012 № 275-ФЗ федераль законга кертелгән төзәтмәләрнең гамәлдә булу шартларында эшләү мәсьәләсе буенча республиканың оборона-сәнәгать предприятиеләре белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә РФ Оборона министрлыгының дәүләт оборона заказын финанс ягыннан күзәтү департаменты директоры Ольга Осауленко, РФ ФҖ ДД депутаты Ринат Хәйров, ТР махсус режимлы объектларында законнар үтәлешен күзәтүче прокурор Рөстәм Нуриәхмәтов, "Ростех" ДКнең ТРдагы вәкиллек җитәкчесе Сергей Загайнов, "ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе" президенты Александр Лаврентьев, "Газпромбанк" АҖ, "Саклык банкы" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ вәкилләре, депутат ярдәмчесе Денис Левинсон һәм республикада ДОЗ гамәлгә ашыручы барлык предприятиеләрдән вәкилләр катнашты.

Киңәшмә барышында 2012 елның 29 декабрендәге 275-ФЗ номерлы ФЗ, ДОЗ банклар катнашу, шулай ук 2017-2018 елларда үз көченә кергән үзгәрешләр шартларында эшләүгә бәйле проблемалы мәсьәләләр каралды.

2018 елның 14-15 апрелендә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында һәм "Солнечный" савыктыру лагеры территориясендә Татарстан Республикасындагы эшләүче яшьләр өчен "Мин ГТО сайлыйм" спорт фестивале узачак.

Татарстан Республикасындагы эшләүче яшьләр өчен "Мин ГТО сайлыйм" спорт фестивале – ГТО россиякүләм физик культура-спорт комплексын популярлаштыру, шулай ук массакүләм спортның, эшләүче яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешенең абруен һәм әһәмиятен үстерү өчен юнәлдерелгән иң күләмле спорт вакыйгаларының берсе булып тора. Фестивальне оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе, ТР "Хезмәткә һәм оборонага әзер" һәм "ТР предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр берлеге" төбәк иҗтимагый оешмалары.

Фестивальдә 100 кеше – Татарстан Республикасындагы предприятиеләрдә һәм оешмаларда, "Татэнерго" АҖ, "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "КМПО" АҖ, "Челтәр компаниясе" АҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы – "ТУПОЛЕВ" ГАҖ филиалында эшләүче яшьләр катнашачак.

Фестиваль кысаларында спортчылар өчен төрле спорт төрләре, воркаут буенча мастер-класслар узачак, сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм Казан шәһәре вәкилләре чыгыш ясаячак. Фестиваль уздырылган көннәрдә катнашучылар өчен предприятиеләрдә һәм оешмаларда ГТО комплексын кертү буенча киңәш итүле инструктажлар уздырылачак.

Катнашучыларны теркәү 14 апрель көнне Үзәк стадионның (Ташаяк ур., 2а) футбол-җиңел атлетика манежында 9.00 сәгатьтән 9.45 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырылачак. Нормативларны үтәү старты – 10.00. Фестивальне рәсми рәвештә ачу, мастер-класслар һәм нормативларны үтәү чаралары "Солнечный" савыктыру лагерында (Горьков шоссесы, 102) узачак.

Белешмә өчен:

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) россиякүләм физик культура-спорт комплексы – илдә яшәүчеләрне физик яктан тәрбияләү буенча массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга максат тотучы программалы һәм нормативлы нигез булып тора.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның гыйнвар аенда Россиядәге халыкларның барлык категорияләре өчен ГТО комплексын гамәлгә кертүнең III этабы старт алды, ә 2018 елның 1 гыйнварыннан яңартылган ГТО нормативлары гамәлдә.


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

10-12 апрель көннәрендә Карачай-Черкесск Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Энвер Алпатлы җитәкчелегендәге Карачай-Черкесск Республикасы делегациясе Татарстан Республикасында эш сәфәре белән.

Визитның максаты – инвестицияләр, икътисад, туризм, күпфункцияле үзәкләр эшен оештыру, электрон Татарстан һ.б. өлкәләрдә Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен өйрәнү.

Визит барышында делегация Татарстан Республкасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов белән очрашулар уздырды. Шулай ук "IT-парк" югары технологияләре өлкәсендә Технопарк, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентылыгы, "Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы" АҖ вәкилләре белән дә очрашулар булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International