2 апрель – Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне белән тәбрик итә.

"Хөрмәтле коллегалар һәм Татарстан халкы!

Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне – дәүләт бәйрәме, ул безнең халыкларыбызның төп әхлак кыймәттләрен чагылдыра – патриотлык, бердәмлек, үз тарихыңа хөрмәт белән карау, мәрхәмәтлелеккә һәм гаделлеккә омтылу.

1996 елда, нәкъ шушы көнне, ике дәүләт президенты "Россия һәм Беларусия бердәмлеге төзү турында" шартнамәгә кул куйды, әлеге документ илләрнең үзара интеграцияләнүенә башлангыч бирде.

Берлек дәүләте кысаларында тышкы икътисад эшчәнлеге өчен шартлар тудырылды.

Билгеләп үтим, сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек фәнни-техник һәм инновация өлкәләрендәге үзара багланышларны үстерүгә өзлексез бәйләнгән, бу эшкә зур игътибар бирелә. 

Россия Беларусиянең иң зур партнерларының берсе булып кала бирә. Беларусиянең тышкы сәүдә әйләнешенең яртысыннан артыгы Россиягә туры килә. Үз чиратында, Беларусия – Россия һәм БДБ илләре белән сәүдә күләмнәре буенча лидер булып тора һәм дөнья дәүләтләре арасында дүртенче урында, аннан алда Кытай, ГФР һәм Нидерланд.

Татарстан Республикасы белән Беларусия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2017 елда 1 050 811,5 мең АКШ доллары тәшкил итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез.

Әлеге бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да сәламәтлек, бәхет, оптимизм, безнең кардәш халыклар өчен яңа уңышлар, булган мөнәсәбәтләрнең ныклы булуын һәм алга таба эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә үзара файдалы хезмәттәшлек итүне телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International