2018 елның 14-15 апрелендә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында һәм "Солнечный" савыктыру лагеры территориясендә Татарстан Республикасындагы эшләүче яшьләр өчен "Мин ГТО сайлыйм" спорт фестивале узачак.
Татарстан Республикасындагы эшләүче яшьләр өчен "Мин ГТО сайлыйм" спорт фестивале – ГТО россиякүләм физик культура-спорт комплексын популярлаштыру, шулай ук массакүләм спортның, эшләүче яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешенең абруен һәм әһәмиятен үстерү өчен юнәлдерелгән иң күләмле спорт вакыйгаларының берсе булып тора. Фестивальне оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе, ТР "Хезмәткә һәм оборонага әзер" һәм "ТР предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр берлеге" төбәк иҗтимагый оешмалары.
Фестивальдә 100 кеше – Татарстан Республикасындагы предприятиеләрдә һәм оешмаларда, "Татэнерго" АҖ, "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "КМПО" АҖ, "Челтәр компаниясе" АҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы – "ТУПОЛЕВ" ГАҖ филиалында эшләүче яшьләр катнашачак.
Фестиваль кысаларында спортчылар өчен төрле спорт төрләре, воркаут буенча мастер-класслар узачак, сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм Казан шәһәре вәкилләре чыгыш ясаячак. Фестиваль уздырылган көннәрдә катнашучылар өчен предприятиеләрдә һәм оешмаларда ГТО комплексын кертү буенча киңәш итүле инструктажлар уздырылачак.
Катнашучыларны теркәү 14 апрель көнне Үзәк стадионның (Ташаяк ур., 2а) футбол-җиңел атлетика манежында 9.00 сәгатьтән 9.45 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырылачак. Нормативларны үтәү старты – 10.00. Фестивальне рәсми рәвештә ачу, мастер-класслар һәм нормативларны үтәү чаралары "Солнечный" савыктыру лагерында (Горьков шоссесы, 102) узачак.
Белешмә өчен:
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) россиякүләм физик культура-спорт комплексы – илдә яшәүчеләрне физик яктан тәрбияләү буенча массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга максат тотучы программалы һәм нормативлы нигез булып тора.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның гыйнвар аенда Россиядәге халыкларның барлык категорияләре өчен ГТО комплексын гамәлгә кертүнең III этабы старт алды, ә 2018 елның 1 гыйнварыннан яңартылган ГТО нормативлары гамәлдә.