2018 елның 16 апреленнән 22сенә кадәр "Турникетларсыз бер атна" россиякүләм акциясе уздырыла

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында "Турникетларсыз бер атна" россиякүләм акциясе старт алды, анда республиканың 23 сәнәгый һәм сәүдә предприятиесе катнаша.

Акция кысаларында 2018 елның 17 апрелендә Казан дары заводы генераль директоры Лившиц Александр Борисович Казанның Киров районындагы "50 нче гимназия" МБМУ укучылары өчен ачык дәрес уздырды. Чарада 40 кеше катнашты. "Бу бит Казан дары заводының генераль директоры гына түгел, ә, иң беренче чиратта, безнең уку йортын тәмамлап чыккан укучы!" – дип таныштырды белем бирү йортының директоры Елена Николаевна Фролова укучыларны килгән кунак белән. Гимназия белән предприятие арасында күп еллардан бирле үзара хезмәттәшлек яшәп килә. Ул инде күптән дуслыкка әверелгән, биредә уртак чараларга да, яхшы гореф-гадәтләргә дә, башлангычларга да булышлык күрсәтү бар. Ә күптән түгел тематик дәресләр дә уздырыла башлаган. Әгәр мәктәп программасы курсыннан балалар төгәл һәм гуманитар фәннәрнең төп постулатлары турында белем тупласа, ачык дәрестә алар Дары заводының тарихы, югары белем бирү йортларында, шулай ук көллиятләрдә максатчан укыту программасы турында белде, эш барышы турында фильм карады, шулай ук заводтагы яшьләр оешмасының эшчәнлеге белән танышты. Сөйләшү бик мәгълүматлы булды һәм укучылар, укытучылар составы белән Александр Борисович арасында яңа очрашулар турында ышаныч калдырды. Очрашу азагында А.Б. Лившиц өлкән сыйныфларда укучыларга уңышлар һәм тырышып укуларын теләде! 

Шулай ук 2018 елның 17 апрелендә "КНИТУ" ЮББ ФДБМУ ФСПО 3 курс студентлары Казан дары заводында булды. Студентлар өчен төп эш цехларын күрсәтеп, завод буенча экскурсия оештырылды. "Пиротехник составлар һәм эшләнмәләр технологиясе" белгечлеге буенча белем алучы студентлар эшчәнлектәге әһәмиятле юнәлешләр, белгечләрнең эш шартлары һәм оешманың бай тарихы белән танышты. Студентлар өчен махсус 120 мм танк тубыннан күрсәтмәле ату башкарылды. Сәяхәт программасы музей карау белән төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International