"Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) 2018" VI илкүләм чемпионаты финалында сайлап алу ярышлары

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 апрелендә Россия Федерациясендә "Яшь профессионаллар  (WorldSkills Russia) 2018" VI илкүләм чемпионаты финалының сайлап алу ярышлары башланып китте. 15 апрель көнне Татарстан Республикасыннан Мәскәү шәһәренә конкурсантларның беренче агымы килде.

Элегрәк, "Ворлдскиллс"ның 74 компетенциясе һәм "Ворлдскиллс Юниор"ның 46 компетенциясе буенча сайлап алу ярышларын уздыру өчен, Татарстан Республикасын да кертеп, Россия Федерациясенең 17 төбәге билгеләнгән иде, Татарстан Республикасы "Ворлдскиллс" компетенцияләренең 67се һәм "Ворлдскиллс Юниор"ның 21 компетенциясе буенча күрсәтеләчәк.

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә (Хабаровск крае) 2018 елның 18 апреленнән 28енә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетелгән 5 компетенция буенча сайлап алу ярышлары узачак. Ә атап әйткәндә: "Табаклы металл эшкәртү", "Прототиплар әзерләү", "ЧПУ станокларында токарьлык эшләре", "ЧПУ станокларында фрезер эшләре", "Эретеп ябыштыру технологияләре". Ярышлар 2 мәйданда узачак.

Татарстан Республикасыннан 5 конкурсант һәм 5 эксперт катнашачак. Әлеге мәйданчыклардагы эшләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А.А.Хөсәенов күзәтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International