ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия-Казакъстан Хөкүмәтара комиссиясен үткәрү алдыннан тармак эш төркемнәре һәм ярдәмче комиссияләрнең утырышлары уза.  

Көн дәвамында ике илнең тармак экспертлары төбәкара һәм чик буе хезмәттәшлеге, транспорт, ягулык-энергетика комплексы һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук авыл хуҗалыгы буенча мәсьәләләрне эш төркеме форматында караячак.

"Безнең Казакъстан белән Татарстан арасында тауар әйләнешен 1 млрд долларга кадәр арттыру планнары бар. Бу - гамәлгә ашырырлык бурыч. Быел булмаса, киләсе елга без аңа, һичшиксез, ирешәчәкбез. Тренд шактый яхшы. Хәзер елына якынча 20% үсеш бара", - дип ассызыклады Казакъстан Милли икътисад министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Кайрат Торебаев.

 

 

Хөрмәтле таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Таможнячы көне белән котлыйм. 

Таможня һәрвакыт, милли иминлекне һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләре сагында торды. Динамик үсүче тышкы сәүдә һәм икътисадый багланышлар шартларында таможня органнарының роле һәм әһәмияте арта бара. Моннан тыш, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен арттыру һәм халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү, нигездә, таможня хезмәтенең сыйфатлы һәм оператив эшенә бәйле. Ышанам ки, таможня хезмәте илләр арасында киртәләр кормый, ә киресенчә, аларның якынаюына булышлык итә.

Бүген Татарстан таможнясы Идел буе федераль округында күп кенә күрсәткечләр буенча лидер позицияләрен били. Нәтиҗәле таможня сәясәтен эшләү, яңача мәгълүмати технологияләрне кертү, халыкара эш стандартларыннан файдалану таможня органнары эшендә мөһим ориентирлар булып тора. Татарстан бәхете, Россия бәхете өчен таможнячыларның гадел һәм намуслы хезмәте иң ихлас рәхмәт сүзләренә лаек.

Бу бәйрәм көнендә ниятләнгән планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар, ныклы сәламәтлек, сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

 

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары -

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры                                                                                                Альберт Кәримов


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Альберт Кәримов Чувашстан Республикасы икътисадый үсеш, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Леонид Ватковский җитәкчелегендә ЧР делегациясе белән эшлекле очрашу уздырды. Көн тәртибендә ике яклы сәүдә әйләнешен үстерү мөмкинлекләре һәм Татарстан территориясендә күрше республикада җитештерелгән продукцияне сату мәсьәләләре каралды. 

2018 елның 24 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов BASF химия концерны вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Алексей Савельчев, Россиядә һәм БДБда BASF башлыгы Кристоф Рёриг, корпоратив коммуникацияләр һәм GR буенча директор Иван Глушков һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашу вакытында аралашу инглиз телендә барды.

Очрашу барышында яклар алман компаниясе һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. BASF башлыгы Кристоф Рёриг концерн производстволарын чыгарыла торган химия продукциясен куллану чыганакларына якын урнаштыру, аерым алганда республика предприятиеләре белән уртак производство төзү белән кызыксынуын белдерде һәм ТР кадрларының югары компетенция дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Альберт Кәримов Татарстан Республикасы потенциалын тәкъдим итте һәм республиканың Россия инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында лидерларның берсе булуын һәм бүгенге көнгә "Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ, "Химград" Технополисы кебек инфраструктур мәйданчыкларны үстерү юлы белән әлеге статусны саклап калуның төп максат булуын билгеләп үтте.

Чара йомгаклары буенча BASF алман компаниясе һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлеген дәвам итү турында карар кабул ителде.

Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Казакъстан-Татарстан эш төркеменең киңәйтелгән составтагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, машина төзелеше буенча зур предприятиеләрнең вәкилләре катнашты. Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер алып барды. Сәламләү сүзләрендә ул болай дип билгеләде: "Татарстан Казакъстандагы партнерлар белән икътисадый һәм инвестицион багланышларны киңәйтүдә мәнфәгатьле. Автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, вертолет төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге кооперация зур кызыксыну тудыра".

Казакъстан ягыннан делегацияне Казакъстан Республикасы Милли икътисад министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаментны директоры Кайрат Торебаев җитәкләде, шулай ук министрлыклар, ведомстволар, акимат һәм бизнес вәкилләре катнашты. Утырыш барышында яклар инвестицион хезмәттәшлек мөмкинлекләре, табигый газдан мотор ягулыгы сыйфатында файдалануны киңәйтү планнары турында, оборона сәнәгате һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләште.

Моннан тыш, бүген Казанда Россия Федерациясендә "KazakhExport" экспорт иминият компаниясе" АҖ беренче чит ил вәкиллеген ачу тантанасы булды. Әлеге компания Казакъстаннан килгән товарлар экспортына ярдәм итү белән шөгыльләнә. KazakhExport Берн союзының Прага клубы һәм Aman Union кебек дөньяның иң зур экспорт-кредит агентлыкларына керә торган халыкара ассоциацияләрнең тулы хокуклы әгъзасына әверелде.

Әлеге ике яклы чаралар Россия Федерациясе һәм Казакъстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы уңаеннан уза, ул Казанда 26 октябрьдә булачак.


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Россиянең йөк транспорты башкаласы булган Яр Чаллы шәһәрендә, гадәткә кергәнчә,  VI "Сыйфат - заманча автосәнәгатьнең конкурентлылыкка сәләтле булу нигезе" халыкара конференциясен ачу тантанасы булды.

Конференция республиканың "Сыйфат көннәре" кысаларында уздырыла торган әһәмиятле чараларның берсе булып тора.

Ике көн дәвамында түбәндәге мәсьәләләр фикер алышуга чыгарылачак:

Россиядә автомобиль кластерын үстерүнең актуаль мәсьәләләре;

сыйфат менеджменты системасында куркынычларга идарә итү механизмын үстерүнең перпективалы юнәлешләре;

Россия автосәнәгатен дөньякүләм автосәнәгатькә интеграцияләү;

квалификацияләрнең илкүләм системасын үстерү;

автоҗыю предприятиеләренә һәм автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләргә карата халыкара таләпләр;

автосәнәгатьтә тәэминатчыларны үстерү системасы;

мәгълүмат куркынычсызлыгы;

менеджмент системасының иң яхшы тәҗрибәләре.

Билгеләп узарга кирәк, белдерелгән тематика үз бизнесын уңышлы үстерү өчен автосәнәгатьтә сыйфатның ролен аңлап эш итә торган даирә вәкилләрен җыйды - болар әйдәп баручы автоҗыю предприятиеләре, консалтинг компанияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, финанс һәм инвестиция оешмалары, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре, Россиядән һәм чит илләрдән профильле союзларның һәм ассоциацияләрнең җитәкчеләре. Россия Федерациясенең 17 субъектыннан барлыгы 250дән артык белгеч, шулай ук Беларусьтан, Сербиядән, Италиядән, Кытай Халык Республикасыннан чит ил партнерлары.

Конференция кысаларында хәзерге автосәнәгатьне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча тематик "түгәрәк өстәлләр" уздырылачак һәм җитештерү мәйданнарын, шул исәптән "КАМАЗ" ГАҖ автомобиль заводын карау планлаштырыла.

Автомобиль тармагындагы хәзерге икътисадый вәзгыять автомобильләргә тотрыклы булмаган сорау, конкуренциянең, шул исәптән чит ил җитештерүчеләре ягыннан, көчәюе белән сыйфатлана. Әлеге шартларда Россия җитештерүчеләре үзләрендәге идарә системаларының нәтиҗәлелеген арттырырга мәҗбүр, шул исәптән сыйфат менеджментын эшләү, кертү һәм даими камилләштерү юлы белән дә. Соңгы ике елда әлеге өлкәдә шактый үзгәрешләр булды. Асылда,  "Сыйфат менеджменты системалары. Автомобиль сәнәгате оешмаларына карата таләпләр" (ГОСТ Р 58139-2018) дигән яңа дәүләт стандарты бастырып чыгарылды. Шунысын билгеләү әһәмиятле, ГОСТ Р 58139-2018 тулысынча Россия эшләп чыгарган стандарт, ә андагы таләпләр халыкара идарә стандартларына каршы килми.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев мөрәҗәгать итте: "Татарстан Республикасының дәүләт сәясәтендәге стратегик линия товар җитештерүчеләрнең һәм тулаем алганда республикадагы сәнәгатьнең көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт. Алдынгы фәнни казанышларны производствога җәлеп итү, идарә итүнең яңа, дәүләт, фән һәм бизнес хезмәттәшлегенә нигезләнгән методларын кертү әлеге эшнең әһәмиятле өлешләре булып тора. Мәсьәләнең бәясе - глобальләшү, хезмәт һәм капитал базарын дөньякүләм бүлү шартларында позицияләребезне ныгыту".

"Алабуга бөкеләү һәм пластмасса эшләнмәләре предприятиесе" ҖЧҖ - ул Идел буенда күрү сәләте буенча инвалидлар өчен зур тернәкләндерү үзәге. Предприятиенең миссиясе начар күрүчеләрне һәм сукыр кешеләрне иҗтимагый файдалы хезмәткә җәлеп итүдән һәм аларны социаль яраклаштырудан гыйбарәт. Предприятие сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә эш урыннары булдыра һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итә. Бүгенге көндә предприятиедә күрү сәләте буенча 252 инвалид эшли. "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ бөкеләү эшләнмәләрен җитештерү буенча әйдәп баручы предприятие булып тора, җитештерелә торган продукция исемлегендә 50дән артык атама бар.

Быел "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ предприятиесе "Күрү сәләте буенча инвалидлар өчен эш урыннары булдыру" социаль-юнәлешле проекты белән җиңүче булды һәм "Безнең киләчәк" региональ һәм социаль программалар фондыннан финанс ярдәмен алды. Проект кысаларында бөкеләү продукциясенең яңа төрен җитештерү өчен җиһаз сатып алу планлаштырыла, ул сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш урыннарын саклау мөмкинлеген бирәчәк.

Тантаналы чарада үзенең сәламләү чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев предприятие ветераннарын, хезмәткәрләрне һәм җитәкчелекне "Алабуга УкупрПласт" ҖЧҖ барлыкка килүгә 75 ел тулу белән котлады, предприятиенең уңышларын билгеләп узды, шулай ук предприятие коллективына Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәт хатын тапшырды.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 18-19 октябрендә Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда ел саен уза торган Эшләүче яшьләрнең VI "Наше время – Безнең заман" республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зоналап сайлап алу туры булды. Зәйдәге сайлау этабында Зәй, Әлмәт, Нурлат, Лениногорск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Спас һәм Чирмешән районнарыннан 52 оешма, учреждение һәм предприятиедән барлыгы 224 эшләүче яшь кеше катнашты.

 Ел саен уза торган Эшләүче яшьләрнең VI "Наше время – Безнең заман" республика телевизион иҗат фестиваленең сайлап алу турында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Әлмәт труба заводында һәм  А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Әлмәт филиалында эшләүче яшьләр алды. "Иң көчлеләр өчлеге" командалары фестивальнең 13-14 ноябрьдә Казанда узачак суперфиналына жюридан махсус чакыру алды.

Киләсе сайлап алу туры инде бу атнада Казанда – 26-27 октябрь көннәрендә Универсиада авылының концертлар залында булачак.

Исегезгә төшерик, фестивальдә аерым башкаручылар, иҗат коллективлары, шулай ук бер оешманы танытучы командалар катнаша (шәһәрләрнең һәм районнарның җыелма командалары, шулай ук мәдәният тармагы хезмәткәрләре фестивальдә катнашуга кертелми). Конкурсантлар исәбенә 18-35 яшендәге предприятие хезмәткәрләре сайлап алына, алар өчен музыка, бию белән шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып тормый. Катнашучылар "Музыка юнәлеше", "Бию юнәлеше", "Шөһрәт минуты" номинацияләрендә иҗади сәләтләрен күрсәтә.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза.

Проектның төп гамәлгә куючылары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" агентлыгы һ.б.

Проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасы "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Фестивальнең рәсми сайты:  http://bzzm.ru/


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Альберт Кәримов ТР Хөкүмәте делегациясе составында Үзбәкстан Республикасына ике көнлек визит ясады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсенең Хәкиме Галимҗан Ибраһимов белән эшлекле очрашу уздырды.

18 октябрьдә Үзбәкстан башкаласы Ташкентка килеп, Министр татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуда катнашты. Үзбәкстанда чит илләрдәге татар диаспораларының иң зурларыннан берсе яши һәм аларның гомуми күләме 200 мең кешедән артык, бу исә ил халкының нибары 1%ын гына тәшкил итә. Үзбәкстандагы татарларның яртысына якын өлеше Ташкент шәһәрендә һәм Ташкент өлкәсендә яши.

Шулай ук 18 октябрьдә әһәмиятле ике яклы документлар имзаланды, шул исәптән:

- ТР Хөкүмәте һәм Ташкент өлкәсе Хакимияте арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыруга багышланган килешү;

- Ташкент өлкәсе Хакимияте белән "МСК ГРУПП" ҖЧҖ арасында сәүдә-логистика мөнәсәбәтләрен ике яклы үстерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында меморандум.

19 октябрьдә министр Россия һәм Үзбәкстан арасында Беренче төбәкара хезмәттәшлек форумының ике дәүләт башлыгы катнашында "Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен үстерүнең өстенлекле юнәлеше буларак авыл хуҗалыгы" темасына Пленар утырышында катнашты. Форум ике дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеев рәислегендә узды.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Россиядә сигезенче мәртәбә оештырыла торган Finnish Business Фин-Россия бизнесының ел саен узучы эш чарасы бүген беренче мәртәбә Казанда булды. Чараны оештыручылар булып ТР Хөкүмәте ярдәмендә Team Finland белән берлектә Фин-Россиянең сәүдә палатасы катнаша. Бизнес-форумны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде, министр Альберт Кәримов хөкүмәт делегациясе составында иде.

Сәламләү сүзләрендә Финляндиянең РФдәге вәкиле Микко Хаутала болай дип билгеләде: "Фин бизнесы биредә үсеш өчен зур потенциал күрә, чөнки рейтинглар буенча Татарстан Россиядә алдынгы урыннарны алып тора, ә Финляндия яшәешнең сыйфат күрсәткечләре буенча Европадагы алдынгы илләрнең берсе. Димәк, без бер-беребез өчен яралган һәм алга таба үзебезнең эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә тәкъдим итәбез".

Фин-Россия бизнес-форумына сәнәгатьтә, төзелештә, экологиядә, консалтингта, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә махсуслашучы 50 фин компаниясеннән җитәкчеләр килде.

Фин компанияләре вәкилләре Казанга республика предприятиеләре белән яңа партнерлык элемтәләрен урнаштыру, потенциаль заказчыларга үз технологияләрен, җиһазларын, материалларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итү максатында килде. Кагыйдә буларак, сөйләшүләр барышында Финляндиядән Россия төбәкләренә товарларны һәм хезмәтләрне эскпортлау мәсьәләсе генә түгел, ә мөмкин булган инвестиция хезмәттәшлеге, шул исәптән җитештерү куәтләрен локальләштерү һәм яңа җитештерү предприятиеләрен булдыру турында да фикер алышына.

Хәзерге вакытта Россиядә 600 артык фин компаниясе эшли, аларда 50000 артык кеше хезмәт куя. Халыкка яки эчке тулай продуктка исәпләгәндә Финляндия Россиягә башка теләсә нинди ил белән чагыштырганда күбрәк инвестиция кертте. Фин компанияләренең Россия бизнесына керткән җыелма инвестицияләре, экспертлар бәяләвенчә, 12 млрд еврога җиткән. Әлеге сумманың дүрттән бер өлеше диярлек производстволар булдыруга юнәлдерелгән. 2017 елда фин предприятиеләренең Россия базарына булган мәнфәгате арткан, әлеге тенденция 2018 елда да көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International