2018 елның 18-19 октябрендә Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда ел саен уза торган Эшләүче яшьләрнең VI "Наше время – Безнең заман" республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зоналап сайлап алу туры булды. Зәйдәге сайлау этабында Зәй, Әлмәт, Нурлат, Лениногорск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Азнакай, Ютазы, Спас һәм Чирмешән районнарыннан 52 оешма, учреждение һәм предприятиедән барлыгы 224 эшләүче яшь кеше катнашты.
Ел саен уза торган Эшләүче яшьләрнең VI "Наше время – Безнең заман" республика телевизион иҗат фестиваленең сайлап алу турында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Әлмәт труба заводында һәм А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Әлмәт филиалында эшләүче яшьләр алды. "Иң көчлеләр өчлеге" командалары фестивальнең 13-14 ноябрьдә Казанда узачак суперфиналына жюридан махсус чакыру алды.
Киләсе сайлап алу туры инде бу атнада Казанда – 26-27 октябрь көннәрендә Универсиада авылының концертлар залында булачак.
Исегезгә төшерик, фестивальдә аерым башкаручылар, иҗат коллективлары, шулай ук бер оешманы танытучы командалар катнаша (шәһәрләрнең һәм районнарның җыелма командалары, шулай ук мәдәният тармагы хезмәткәрләре фестивальдә катнашуга кертелми). Конкурсантлар исәбенә 18-35 яшендәге предприятие хезмәткәрләре сайлап алына, алар өчен музыка, бию белән шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булып тормый. Катнашучылар "Музыка юнәлеше", "Бию юнәлеше", "Шөһрәт минуты" номинацияләрендә иҗади сәләтләрен күрсәтә.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза.
Проектның төп гамәлгә куючылары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" агентлыгы һ.б.
Проектның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстан Республикасы "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Фестивальнең рәсми сайты: http://bzzm.ru/