Казакъстан – Татарстан: сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Казакъстан-Татарстан эш төркеменең киңәйтелгән составтагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, машина төзелеше буенча зур предприятиеләрнең вәкилләре катнашты. Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер алып барды. Сәламләү сүзләрендә ул болай дип билгеләде: "Татарстан Казакъстандагы партнерлар белән икътисадый һәм инвестицион багланышларны киңәйтүдә мәнфәгатьле. Автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, вертолет төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәсендәге кооперация зур кызыксыну тудыра".

Казакъстан ягыннан делегацияне Казакъстан Республикасы Милли икътисад министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаментны директоры Кайрат Торебаев җитәкләде, шулай ук министрлыклар, ведомстволар, акимат һәм бизнес вәкилләре катнашты. Утырыш барышында яклар инвестицион хезмәттәшлек мөмкинлекләре, табигый газдан мотор ягулыгы сыйфатында файдалануны киңәйтү планнары турында, оборона сәнәгате һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләште.

Моннан тыш, бүген Казанда Россия Федерациясендә "KazakhExport" экспорт иминият компаниясе" АҖ беренче чит ил вәкиллеген ачу тантанасы булды. Әлеге компания Казакъстаннан килгән товарлар экспортына ярдәм итү белән шөгыльләнә. KazakhExport Берн союзының Прага клубы һәм Aman Union кебек дөньяның иң зур экспорт-кредит агентлыкларына керә торган халыкара ассоциацияләрнең тулы хокуклы әгъзасына әверелде.

Әлеге ике яклы чаралар Россия Федерациясе һәм Казакъстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы уңаеннан уза, ул Казанда 26 октябрьдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International