Россиядә сигезенче мәртәбә оештырыла торган Finnish Business Фин-Россия бизнесының ел саен узучы эш чарасы бүген беренче мәртәбә Казанда булды. Чараны оештыручылар булып ТР Хөкүмәте ярдәмендә Team Finland белән берлектә Фин-Россиянең сәүдә палатасы катнаша. Бизнес-форумны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде, министр Альберт Кәримов хөкүмәт делегациясе составында иде.
Сәламләү сүзләрендә Финляндиянең РФдәге вәкиле Микко Хаутала болай дип билгеләде: "Фин бизнесы биредә үсеш өчен зур потенциал күрә, чөнки рейтинглар буенча Татарстан Россиядә алдынгы урыннарны алып тора, ә Финляндия яшәешнең сыйфат күрсәткечләре буенча Европадагы алдынгы илләрнең берсе. Димәк, без бер-беребез өчен яралган һәм алга таба үзебезнең эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә тәкъдим итәбез".
Фин-Россия бизнес-форумына сәнәгатьтә, төзелештә, экологиядә, консалтингта, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә махсуслашучы 50 фин компаниясеннән җитәкчеләр килде.
Фин компанияләре вәкилләре Казанга республика предприятиеләре белән яңа партнерлык элемтәләрен урнаштыру, потенциаль заказчыларга үз технологияләрен, җиһазларын, материалларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итү максатында килде. Кагыйдә буларак, сөйләшүләр барышында Финляндиядән Россия төбәкләренә товарларны һәм хезмәтләрне эскпортлау мәсьәләсе генә түгел, ә мөмкин булган инвестиция хезмәттәшлеге, шул исәптән җитештерү куәтләрен локальләштерү һәм яңа җитештерү предприятиеләрен булдыру турында да фикер алышына.
Хәзерге вакытта Россиядә 600 артык фин компаниясе эшли, аларда 50000 артык кеше хезмәт куя. Халыкка яки эчке тулай продуктка исәпләгәндә Финляндия Россиягә башка теләсә нинди ил белән чагыштырганда күбрәк инвестиция кертте. Фин компанияләренең Россия бизнесына керткән җыелма инвестицияләре, экспертлар бәяләвенчә, 12 млрд еврога җиткән. Әлеге сумманың дүрттән бер өлеше диярлек производстволар булдыруга юнәлдерелгән. 2017 елда фин предприятиеләренең Россия базарына булган мәнфәгате арткан, әлеге тенденция 2018 елда да көтелә.