"Казаньоргсинтез" яңа дүрт пиролиз мичен күрсәтеп, юбилеен билгеләде

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

"Казаньоргсинтез" ГАҖ бүген нигез салыну көненнән башлап 60 ел тулуны һәм беренче продукция чыгара башлаган көннән башлап 55 еллыкны билгеләп уза. Шуның хөрмәтенә предприятие этилен заводында, Э-200 комплексында яңа дүрт пиролиз мичен күрсәтте.

Комплекслы кулланып карау кысаларында мичләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, "ТАИФ" АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаньоргсинтез" ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаньоргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнеголов эшләтеп җибәрде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Алексей Савельчев катнашты.

- Бүген без "Оргсинтез" төзелә башлаган көннән башлап 60 ел узуны һәм яңа продукция чыгарыла башлаган көннән башлап 55 еллыкны билгеләп үтәбез, бу әһәмиятле көндә без модернизация программасында каралган төп объектларның берсен эксплуатациягә кертәбез. Быел "Оргсинтез"да өч елга исәпләнгән модернизациянең яңа этабы башланды. Модернизацияләү программасы кысаларында яңа объектлар төзелешенә һәм җиһазлар сатып алуга 10 миллирд сумнан артык акча инвестицияләү планлаштырыла, - дип билгеләде Алексей Песошин.

Дүрт яңа пиролиз миче эксплуатациягә кертелгәч 40 ел диярлек хезмәт иткән иске ун мичне алмаштырырга тиеш. Мич блогын модернизацияләү гамәлдәге производстволарның нәтиҗәлелеген арттырырга булышачак: этилен алу җайланмаларының җитештерүчәнлеген арттыру, технологик процесста иминлекне көчәйтү, продукция җитештерүгә чыгымнарны киметү мөмкинлеген бирәчәк.

Яңа мич блогында технологик процесс тулысынча автоматлаштырылган. Биредә дистанцион контроль һәм пиролиз мичләре белән эшләгәндә оператор бүлмәсеннән идарә итү җайга салынган. Объектта сәнәгый иминлекне тәэмин итү буенча башка чаралар да күрелгән: чимал бирүче һәм ягулык газы трубаүткәргечләре тиз тәэсир итүче бүлекчә каналлары, басымны, температураны һәм сарыфны үлчәү датчиклары, чимал бирү басымындагы чик билгеләрнең сигнализаторлары белән җиһазланган.

Яңа мичләрне төзү 2017 елның маеннан башлап 2018 елның ноябренә кадәр гамәлгә ашырылды. База проектын эшләүче - Technip Benelux B.V. (Нидерланд), җиһаз белән тәэмин итүче - Technip Benelux B.V. (Нидерланд).

Ун иске мичнең сигезе эксплуатациядән чыгарылачак һәм сүтеләчәк. Ике мич эшләвен дәвам итәчәк.

Юбилей уңаеннан булган тантаналар кичен "Пирамида" күңел ачу комплексында булды, биредә дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

 "Казаньоргсинтез" ГАҖ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International