ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 11 февралендә Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) һәм аның төбәкләрдәге үзәкләре Бөтендөнья хаста кеше көненә (World Day of the Sick) багышланган "Ышанып эш ит! Сәламәт бул!" дигән Россиякүләм социаль (хәйрия) акциясен уздыра.

Акциянең максаты – Россиядә яшәүчеләргә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен көндәлектә кулланыла торган тонометр күрсәткечләренең төгәллеген даими тикшереп торуның әһәмиятле булуы турында җиткерү.

Бу көнне Росстандартның Татарстан Республикасындагы үзәге белгечләре түләүсез нигездә халык арасында кан басымын үлчәү өчен кулланыла торган көнкүреш тонометрларында чыга торган параметрларны тикшерү буенча гражданнарны кабул итәчәк.

"Бүген халык медицина билгеләнешендәге күп төрле үлчәгеч җайланмалардан файдалана: тонометрлар, термометрлар, глюкометрлар, – елдан-ел аларның саны арта бара. Алар ярдәмендә кешеләр үзләренең сәламәтлеген контрольдә тотарга омтыла. Ләкин мондый җиһазларны даими рәвештә күрсәткечләренең ялгыш булу-булмавына тикшереп торырга кирәк, әгәр дә инде мондый ялгышлар рөхсәт ителгән дәрәҗәсеннән артып китә икән, җиһаз төзек түгел булып чыга һәм кешенең сәламәтлеге турында ялган белешмә бирергә мөмкин. Ә медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү зарурлыгы тонометр үлчәмнәре нәтиҗәсенә бәйле бит", – дип билгели РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Акция 2019 елның 11 февраленә кадәр Казан ш., Журналистлар урамы, 24 йорт адресы буенча "ЦСМ Татарстан" ФБУ (конференцияләр залы, 4 нче кат) 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр уздырылачак.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Альберт Кәримов Түбән Каманың химик-технологик институтында булды, студентлар белән очрашты һәм укыту лабораторияләрен карады.

Министр КНИТУ ректоры Сергей Юшко, Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе (махсус мәсьәләләр буенча) Айдар Фәретдинов һәм Түбән Кама химик-технологик институты директоры Дмитрий Земский белән берлектә институттагы заманча лабораторияләрне карады, аларда Түбән Каманың шәһәр оештыручы предприятиеләрендәге җайланмаларның аналогы булган алдынгы җиһазлар урнаштырылган. Асылда, сәнәгый предприятиеләрнең энергия белән тәэмин итү лабораториясен һәм ешлыклы-көйләүле электр приводы һәм Mitsubishi Electric фирмасы ярдәмендә оештырылган химик-технологик производстволарны автоматлаштыру чаралары лабораториясен карады. Аларның тәэмин ителешен югары бәяләп, лабораторияне сәнәгый роботлар белән тәэмин итү өлешендә "Индустрия 4.0" концепциясе буенча үстерергә тәкъдим итте.

Очрашуда Министр институт укытучылары һәм студентлар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатенең үсеш перспективалары турында сөйләде, шулай ук студентларның сәнәгатьтә эшкә урнашу, хезмәте хакы турындагы һәм экологик вәзгыятькә кагылышлы сорауларына җавап бирде.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 11 апрелендә Казан шәһәрендә Россия венчур форумы узачак. Аны уздыру урыны итеп KAZAN EXPO сайланган.

Оештыручылар – Россиянең венчурларны инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) һәм Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды.

Дискуссияләр һәм сөйләшүләр алып бару өчен иң зур халыкара платформасы – Россиядән һәм чит илләрдән венчур тармагында катнашучыларның очрашу урыны. Яңа партнерлар һәм клиентлар эзләүчеләр, бизнесның киләчәк үсеше өчен ничек нигез салырга кирәклеге турында белүчеләр, тармактагы әйдәп баручы экспертлар белән соинвестор булу мөмкинлеген эзләүчеләр, инвестицияләү өчен перспективалы тармаклар турында беренче булып белеп алучылар өчен форум уникаль платформа булып тора.

Сезне Россия венчур форумында – Россиядәге венчур индустриясенең үзәк вакыйгасында катнашырга чакырабыз, ул Россиядәге иң яхшы технологик компанияләрнең һәм инвесторларның лидерларын җыюга юнәлдерелгән. Профессионаллар өчен дискуссияләр, тәҗрибә уртаклашу өчен корылган халыкара платформа, киләчәк технологияләрен үстерүгә булышу омтылышы белән берләшкән “фикердәшләр клубы”, турыдан-туры инвестицияләү һәм венчур капиталы индустриясенә “керү ноктасы”.

Форумда катнашу өчен https://russianventureforum.ru/ рәсми сайтында заявка тутырырга мөмкин, тутырган заявканы adelg@ifrt.com һәм mpt.invest@tatar.ru электрон адресларына да кабатлап җибәрергә кирәк.

Форум турында тулырак мәгълүматларны Сез түбәндәге телефон буенча ала аласыз: +7 (843) 570-39-27 ("ТР ИВФ" КК инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге) һәм түбәндәге сайт аша: http://russianventureforum.ru.

Атна башында ТР Сәнәгать министрлыгында ел саен уздырыла торган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” – 2019 республика конкурсын уздыруга буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер уздырды.

Чарада 2019 елда оештыру комитетының эш планы расланды һәм предприятиеләрдән заявкалар кабул ителә башлавы турында игълан ителде. Конкурсны оештыручылар аларны түбәндәге электрон адреска көтеп кала: best@tatcsm.ru


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

26 һәм 27 февраль көннәрендә TIAF 2019 күргәзмәсе кысаларында Татарстанның һәм ИФО базар профессионалларының Кытайдагы иң яхшы автога запас өлешләр һәм компонентлар җитештерүчеләр белән бизнес-очрашулары булачак, алар арасында иң эре компанияләр, беренче дәрәҗәле тәэмин итүчеләр бар.

Узган күргәзмәдә шундый 200 артык очрашу булды, әлеге чаралар Татарстан компанияләре белән Кытай җитештерүчеләре арасында партнерлык буенча яңа мөнәсәбәтләргә нигез салды.

Бизнес-очрашуларда катнашу өчен 3 сәбәп:

- Уникаль сәүдә тәкъдимнәре – компанияләр әлегә базарда булмаган товарларны күрсәтәчәк;

- Арадашчылардан һәм өченче затлардан башка гына, турыдан-туры иң яхшы тәкъдимнәр;

- Кытайның Милли павильонында иң ышанычлы җитештерүчеләр генә күрсәтелгән, аларның Татарстанга килүе КХР Хөкүмәте тарафыннан хуплана.

Бизнес-очрашуларда 1 дәрәҗәле тәэминатчылар, ягъни Кытайдагы турыдан-туры автоҗитештерү тәэминатчылары катнашачак. Алар арасында:  

Taizhou Greco Rubber Belt Co.,Ltd (продукция: чөйсыман каеш, ГРМ каешы, поликлин каеш),

Ruili Group Ruian Auto Parts Co Ltd (продукция: компрессорлар, киптергечләр, клаппанар, тормоз камералары өчен пружиналар, тарттыргыч винтлар, ABS һ.б.),

Heze OU Des Nozzle Pump Co.,LTD (продукция: форсунка),

Jiangsu Yarujie Auto Parts Co.,Ltd (продукция: капот, катлау, ишек, түбә),

Xingtai City Tight Rubber Product Co., LTD (продукция: сальник, тәгәрмәч капкачы, двигатель терәге),

Zhejiang Nessie Import and Export Trade Co.,LTD. (продукция: автомобиль иләге, фильтр),

Brother Star Auto Fittings Co.,Ltd (продукция: автофильтр, пыяла чистартучы щетка, тормоз калыбы, радиатор капкачы)

Ruili Group Ruian Auto Parts Co Ltd (продукция: һава насосы, һава киптергеч, клапаннар, пружиналы тормоз камерасы, тарттыргыч винт, ABS һ.б.)

Zhejiang Shunwo Auto Parts Manufacturing Co.,Ltd (продукция: ягулык багының муен өлешендәге фильтр)

Yueqing Hualong Mechanical Accessories Factory (продукция: кабина күтәртү насосы, кабина күтәртү цилиндры, тоташтыргыч җайланмалар)

Wenzhou Ammysun Auto Parts Co.,Ltd (продукция: автомобильдәге тәрәзә күтәртү җайланмасын эшләтә-туктата торган җиһаз)

Match-making принцибы буенча оештырылган бизнес-очрашуларда катнашуның өстенлекләре:

- алдан ук кызыксындырган продукция компаниясен сайлау һәм күргәзмәгә баруның уңайлы графигын планлаштыру мөмкинлеге;

- кытай теленнән персональ тәрҗемәчедән түләүсез хезмәт күрсәтелү.

Кытай компанияләре белән бизнес-очрашуларда катнашу турында тәфсиллерәк мәгълүматларны алу өчен безнең белән  (843) 212-21-44 телефоны буенча элемтәгә керүегезне сорыйбыз, проектның менеджеры – Светлана Гыймадетдинова.

Шулай ук сез https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/871827/ сылтамасы буенча бизнес-очрашуларда катнашу өчен мөстәкыйль рәвештә теркәлү уза аласыз.

Күргәзмәгә килү өчен түләүсез чакыру билетын https://online.messefrankfurt.ru/?EXHIBITION_ID=358798 сылтамасы буенча алырга мөмкин.

 "Казан ярминкәсе" КҮ матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Вверх!" конкурсының финалисты Гүзәл Әмирханованың стажировка узуы кысаларында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов белән очрашу булды. Мондый стажировкаларны конкурсларда җиңүчеләр республика министрлыкларында һәм ведомстволарында уза. Практика нәтиҗәләре буенча финалистлар кадрлар резервы составына яки ТР Яшьләр хөкүмәте составына керү мөмкинлеген ала.

Чарада "Вверх" конкурсы директоры Алла Кондратьева һәм ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова катнашты. Очрашу кысаларында алга таба ведомствоара хезмәттәшлек итү планнары турында сүз барды, шулай ук сәнәгать предприятиеләре өчен файдалы тәкъдимнәр яңгырады.

Исегезгә төшерик, яшь лидерларның "Вверх" республика конкурсы 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. 2018 елда анда катнашу өчен Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлегеннән һәм шәһәрләреннән 146 претендент заявка тапшырган. Конкурс ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары өчен идарәи кадрларны әзерләү һәм аларны стажировкалау механизмнарын формалаштыруга юнәлдерелгән.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Халыкара күргәзмәгә килүчеләр Татарстанның төргәкләү җайланмасын югары бәяләде.

Мәскәүнең Экоүзәгендә 27 нче халыкара "Упаковка-2019" күргәзмәсе узды. Татарстанның фәнни-җитештерү фирмасы җайланмасы күрсәтелгән стенд кунакларның игътибарын җәлеп итте. Завод Казанда урнашкан һәм җитештерүнең тулы циклына ия.

Күргәзмәгә килгән берничә йөз кунак Татарстан җитештерүчеләренә мөрәҗәгать итте, алар стендның масштаблы булуын билгеләп үтте. Кондитер эшләнмәләре, снеклар, бакалея, икмәк, ит һәм балык, шулай ук көнкүреш химиясе, хайваннар өчен товарлар һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен 6 төрле төргәкләү җайланмасы күрсәтелгән иде.

Күргәзмә эшләгән вакытта Мәскәү, Свердлау, Мурманск өлкәләренә һәм Татарстанга төргәк комплекслары китертүгә шартнамәләр төзелде.

Россиянең Сәнәгать министрлыгы белән хезмәттәшлек итеп, предприятие махсус акцияне тормышка ашыра – азык-төлек җитештерүчеләр өчен җайланма сатып алуга ташлама бирә.

Тулырак итеп Идел буе агросәнәгать форумында белергә була. Ул 13-15 февраль көннәрендә Казанның "Казан Экспо" ХКҮ узачак.

"Интеграл+" ФҖП ЯАҖ маркетинг бүлеге материаллары буенча

Кече яшьтән үк булачак һөнәреңне сайларга кирәк. Мәктәп укучылары өчен кече яшьтән үк үзеңне хезмәт процессында сынап карау өчен сәнәгать предприятиеләрендә махсус программалар һәм, асылда, "Казан аренасы" стадионында урнашкан билгеле бер рәвештә әзерләнгән территорияләр бар. Һәрхәлдә мәктәп укучысы һәм ата-аналар ахыргы карарны үзләре сайлаячак. Ләкин соңгы елларда күзәтелгән тренд – эшче һөнәрләр буенча вакансияләр профициты. Бу хакта бүген министр урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм хезмәт министры Эльмира Зарипова матбугат конференциясендә сөйләде.

Эшче һөнәрләр арасында тармаклар буенча слесарьлар, электромонтерлар, эретеп ябыштыручылар, станок һәм җайланма көйләүчеләр, аппаратчы-операторлар, токарьлар, фрезеровщиклар таләп ителә.

Урта һөнәри белеме булган белгечләр арасында сәнәгать җайланмаларын (тармаклар буенча), автомат идарә системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү буенча белгечләр, электрик һәм электромеханик җайланмаларны (тармаклар буенча) техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, очкыч аппаратларны һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү белгечләре сорала.

Республикада яшьләрне предприятиеләргә җәлеп итү өчен күп нәрсә эшләнә. Асылда, ТР Сәнәгать министрлыгы линиясе буенча түбәндәгеләр оештырыла:

- талантлы яшьләрне төбәккә һәм машина төзү тармагында соралучы һөнәргә җәлеп итү максатында мәктәп укучылары һәм белем бирү учреждениеләре студентлары өчен "PROFДвижение" яшьләрнең профюнәлеш форумы;

 - мәктәп укучыларын, студентларны республика территориясендә урнашкан барлык икътисад тармакларының эше белән таныштыру максатында "Россиядә эшлә" россиякүләм проекты кысаларында "Турникетларсыз атна" россиякүләм акциясе;

- республикада балаларның техник иҗаты буенча хезмәттәшлек итү һәм аны үстерү буенча Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре рейтингы формалаштырыла һәм башка чаралар уздырыла.

"Ләкин без белгечне җәлеп итеп кенә калмыйча, аның предприятиедә беркетелүен, барлык яктан ачылуын да телибез. Асылда, ел саен "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион иҗат фестивален уздырабыз. Команда рухын саклау өчен ел саен "Корпорацияләр кроссы" корпоратив чабышлары оештырыла. Яшьләрнең World Skills халыкара хәрәкәте зур уңай йогынты ясый һәм бу эшкә кушылган барлык предприятиеләргә рәхмәт белдерәбез", – дип ассызыклады Алмаз Хөсәенов.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Альберт Кәримов Кулланучыларның хокукларын яклау буенча координация советының беренче утырышын уздырды.

Совет эшендә сәүдә һәм кулланучылар базары өлкәсендәге күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.  Чара ВКЭ режимында республика муниципаль берәмлекләренең Башкарма комитетларыннан 44 вәкил катнашында узды.

ТР Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина кулланучыларның хокукларын яклау буенча вәкаләтләрне тормышка ашырганда җирле үзидарә органнарының роле артуы турында һәм халыкка оператив мәгълүмат җиткерү һәм даими рәвештә мәгълүмат эшен алып бару зарурлыгы турында сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 6. "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча комплекслы системаны үстерү" кече программасы чараларын гамәлгә ашыру йомгаклары турында җиткерде, халыкның барлык яшьтәге төркемнәре белән эшләүнең әһәмиятле булуына, кулланучыларның үз хокукларын нәтиҗәле яклау мөмкинлекләрен популярлаштыруга басым ясады.

Ведомство яшь буын белән актив эшли, шуңа күрә дә ел саен "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына олимпиада хәрәкәтендә катнашучы мәктәп укучыларының саны арта бара.

"Төп бурыч – хәзерге вакытта республиканың барлык торак пунктларында алып барыла торган шул эшне системага салырга", – дип билгеләде министр.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Альберт Кәримов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциацияcе советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Республикадагы иң зур предприятиеләрнең җитәкчеләре алдында чыгыш ясап, министр 2018 ел өчен тармаклар буенча сәнәгать эшчәнлегенең кыска нәтиҗәләре турында сөйләде, дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары турында җиткерде. Әйтик, 2018 елда 69 предприятие гомуми 49,9 млрд. сумлык дәүләт ярдәмен алган. Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча, төбәк фондын да кертеп, 13 проект гомуми 3,48 млрд. сумга финансланган.

 Чара азагында "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International