Халыкара күргәзмәгә килүчеләр Татарстанның төргәкләү җайланмасын югары бәяләде.
Мәскәүнең Экоүзәгендә 27 нче халыкара "Упаковка-2019" күргәзмәсе узды. Татарстанның фәнни-җитештерү фирмасы җайланмасы күрсәтелгән стенд кунакларның игътибарын җәлеп итте. Завод Казанда урнашкан һәм җитештерүнең тулы циклына ия.
Күргәзмәгә килгән берничә йөз кунак Татарстан җитештерүчеләренә мөрәҗәгать итте, алар стендның масштаблы булуын билгеләп үтте. Кондитер эшләнмәләре, снеклар, бакалея, икмәк, ит һәм балык, шулай ук көнкүреш химиясе, хайваннар өчен товарлар һәм төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен 6 төрле төргәкләү җайланмасы күрсәтелгән иде.
Күргәзмә эшләгән вакытта Мәскәү, Свердлау, Мурманск өлкәләренә һәм Татарстанга төргәк комплекслары китертүгә шартнамәләр төзелде.
Россиянең Сәнәгать министрлыгы белән хезмәттәшлек итеп, предприятие махсус акцияне тормышка ашыра – азык-төлек җитештерүчеләр өчен җайланма сатып алуга ташлама бирә.
Тулырак итеп Идел буе агросәнәгать форумында белергә була. Ул 13-15 февраль көннәрендә Казанның "Казан Экспо" ХКҮ узачак.
"Интеграл+" ФҖП ЯАҖ маркетинг бүлеге материаллары буенча