ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Германиягә эшлекле сәфәр кылды.

20 февраль көнне Татарстан делегациясе Мюнхенда эшләде. Көннең беренче яртысында Rohde&Schwarz компаниясенә визит ясалды. Бәйсез технологик төркем элемтә, мәгълүмат һәм куркынычсызлык өлкәсендә сәнәгый һәм дәүләт кулланучылары өчен инновацияле продуктларның киң җыелмасын эшләп чыгара, җитештерә һәм базарга чыгара. Rohde&Schwarz компаниясе җитештергән җайланмалар 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында файдаланылды.

Алга таба Бавариянең Икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министрлыгында Татарстан-Бавария форумы оештырылды. Бавариянең эшлекле даирәләренә Альберт Кәримов республиканың сәнәгый потенциалын күрсәтте, шулай ук панель дискуссиясендә катнашты, анда Татарстанның һәм алманнарның хакимият органнары белән бизнеска юнәлдерелгән хезмәттәшлеге буенча тагын да җентеклерәк мәсьәләләр турында сөйләшү булды. 


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Предприятие сату күләменең тотрыклы үсешен һәм чиста табыш артуын күрсәтә.  "Казан мотор төзү-җитештерү берләшмәсе" АҖнең 2018 елдагы табышы 11,8 млрд сум тәшкил иткән (план күрсәткечләренә карата 100%). Узган елга караганда чагыштырмача артым +26% (2017 ел – 9,34 млрд сум). 2018 ел нәтиҗәләре буенча (+)709,1 млн сум күләмендә яки 2017 ел фактына карата 139% күләмендә чиста табыш көтелә.

 2018 елда 19 тулы комплектлы агрегат, субтәэминатчы җайланмасы белән 18 ГПА блогы һәм 108 газ-турбина двигателе (яңалары һәм төзәтелгәне) сатылган.

2019 елда КМПО коллективы алдында торган төп максатлар – товар продукциясе чыгаруны һәм, әлбәттә инде, сату күләмен арттыру. Быелгы елга заказлар портфеле тулысынча формалаштырылган. 12,5 млрд сум күләмендә сату күләме планлаштырыла. 27 агрегат әзерләргә туры киләчәк. 82 яңа һәм ремонтланган газ-турбина двигательләре сатылачак. Төп партнерлар булып эре нефть-газ компанияләре тора: "Газпром" ГАҖ, "Лукойл" ГАҖ, "НОВАТЭК" ГАҖ, "РЭМ Холдинг" АҖ.

 "КМПО" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

2019 елның 13-15 февраль көннәрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды.

Күргәзмә экспозициясен карау барышында делегациягә агросәнәгать комплексында газ-мотор ягулыгын кертүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы компанияләренең коллектив стенды күрсәтелде. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләренә караганда, республиканың агросәнәгать комплексында газ-мотор ягулыгы кертелә – 300 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы табигый газда эксплуатацияләнә, ә 2018 елда "Полесье" комбайнын тест рәвешендә эксплуатацияләп карау тәҗрибәсе, сыек мотор ягулыгы белән чагыштырганда, чыгымнарның өч мәртәбә кимүен тәэмин иткән.

Үз чиратында, "РариТЭК" компаниясе үзе җитештергән криобакларны күрсәтте, алар конструкциясендә импорт комплект өлешләре файдаланылмый. Хәзерге вакытта 150 литрдан 500 литрга кадәр сыйдырышлы криобак чыгару эше җайга салынган. Әлеге эшләнмә, сыегайтылган табигый газ куллануны җәелдерү потенциалы белән берлектә, импорталмаш буенча да зур потенциал ача – моңа кадәр Россиядә криобаклар серияләп чыгарылмый иде.

Ягулыкны саклауның нәкъ менә криоген системалары авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш техникасында табигый газ куллануны җәелдерергә булышачак, чөнки урнаштыру өчен азрак габарит таләп итә, җиңелрәк, техниканың йөк күтәрүчәнлегенә йогынты ясамый диярлек һәм өстәмә тәэмин итмичә дә оптималь мотосәгать эшләргә мөмкин.

Авыл хуҗалыгы техникасы өчен двигательләрнең газ версияләрен эшләү "РариТЭК" экспозициясендә аерым темага әверелде. Агросәнәгать комплексында файдаланыла торган двигательләрнең 50%ыннан артык өлеше – "Минск мотор заводы"ның 4 һәм 6 цилиндрлы двигательләре. Шуңа күрә дә, авыл хуҗалыгы техникасында газ-мотор ягулыгын куллануны җәелдерү максатында, 2019 елның икенче кварталында "РариТЭК" компаниясе белән "Минск мотор заводы" арасында әлеге двигательләр өчен газ-мотор версияләренең прототипларын эшләү буенча Килешү имзалау планлаштырыла, ә 2019 ел азагында прототипларны апробацияләү йомгаклары буенча һәм компоновкалау чишелешләре нигезендә сәнәгый җитештерү турында карар кабул ителәчәк.

Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең түгәрәк өстәле кысаларында "РариТЭК" компаниясенең дизель ягулыгын 100% алмаштырып, табигый газда эксплуатацияләү өчен дизель техникасын конвертацияләү тәҗрибәсе каралды. "РариТЭК" компаниясе инде хәзердән үк авыл хуҗалыгында табигый газдан файдалану мөмкинлеген бирә торган технологияне эшләгән. Әлеге технология нигезендә ТР агросәнәгать комплексында 4000 мең "КАМАЗ" йөк автомобильләрен һәм "Кировец" тракторларын конвертацияләү мөмкинлеге бар. Газ-дизель ягулыгы белән чагыштырганда, әлеге технология максималь экономия тәэмин итә. Конвертацияләү өчен җайланма комплектлары һәм RGK двигательләре 7 млн артык чакрымда уздырылган тест эксплуатациясе барышында үзләренең ышанычлы булуын күрсәткән, алар сертификатлы һәм "Майский совхозы" кебек республиканың зур агрохолдингларында инде эксплуатацияләнә.

Агросәнәгать форумын уздыру нәтиҗәләре буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы "РариТЭК" компаниясенең мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануны җәелдерү буенча эшләнмәләрен уңай бәяләде.

"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча

Предприятиеләрне "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсында катнашырга чакырабыз. Әлеге конкурс ел саен уздырыла һәм Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы теләктәшлегендә дәүләт ярдәме белән яки дәүләт катнашында инвестиция проектларын тормышка ашыруга багышланган.

Конкурсны оештыручылар: "Сбербанк России" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ һәм "Россельхозбанк" АҖ.

Конкурс инвестиция проектларын сайлаганда, тормышка ашыруга әзерләгәндә һәм кредит бирүдә махсус шартлар биреп һәм предприятиеләрне инвестицион яктан финанслап тормышка ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.

Конкурс турында тагын да тулырак мәгълүматлар рәсми сайтта урнаштырылган: www.infra-konkurs.ru һәм әлеге телефон буенча: 8-800-775-10-73.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

TIAF 2019 Халыкара Автомобиль төзү Форумын уздыру көннәрендә (26-28 февраль көннәрендә) түбәндәге 11 шәһәрдән түләүсез трансфер оештырылачак:

Әлмәт,

Ижевск,

Йошкар-Ола,

Яр Чаллы,

Түбән Кама,

Түбән Новгород,

Самара,

Сызрань,

Тольятти,

Ульян,

Чабаксар.

Әлеге шәһәрләрнең берсеннән түләүсез трансфердан файдалану өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк:

https://expokazanufi.timepad.ru/event/906991/ 

Шулай ук түбәндәге сылтама буенча күргәзмәгә бушлай чакыру билетыгызны да рәсмиләштерергә оныта күрмәгез:

https://online.messefrankfurt.ru/?EXHIBITION_ID=358798 

ИГЪТИБАР! Әгәр бер шәһәрдән 10 ким кеше җыелса, ул шәһәрдән трансфер оештырылмаячак.

Түләүсез трансферның китү урыны һәм вакыты турында соңрак, теркәлгәндә сез күрсәткән электрон почта һәм/яки телефон аша хәбәр ителәчәк.

Республикадагы предприятиеләр арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерү, шулай ук товарлар күрсәтүне һәм аларны якын чит илләрнең базарларында сату максатында ТИЭ катнашучылар өчен дискуссияләр семинары узачак. Семинар тышкы икътисадый эшчәнлеккә булышлык күрсәтү һәм аны үстерү механизмнарына, предприятиеләрнең якын чит илләрнең базарларына үтеп керү шартларын яхшыртуга; якын чит илләр белән икътисадый, мәгълүмати һәм мәдәни багланышларның үзенчәлекләренә багышланачак.

Шулай ук чимал булмаган экспортка/импортка иминиятләштерүче финанс коралларын кулланып, ташламалы финанс темасы да күтәреләчәк.

Семинар 2019 елның 19 февралендә 9:30 -13:20 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Галиәсгар Камал ур, 41 й., 3 кат, Мәскәү залы.

Семинарга теркәлү түбәндәге электрон адрес буенча: urkp@akbars.ru

"Татнефть" компаниясенең KAMA TYRES шин комплексы йөк машиналары өчен 315/70 R22.5 тип зурлыгындагы яңа буын KAMA PRO NR 203 һәм KAMA PRO NF 203 шиннары чыгаруга керешә.

KAMA PRO – ул, башлыча, төпләнү диаметры 22,5 дюймга тигез булган модельләрдән торучы яңа буын тоташ металл кордлы шиннар рәте. Әлеге продукция төбәк һәм магистраль ташуларда хезмәт итүче транспорт чараларын комплектлау өчен билгеләнгән.

KAMA PRO NR 203 шины йөк машиналарының йөртүче күчәренә урнаштыру өчен билгеләнгән. NR 203 проекторының рәсеме төбәк юлларында эксплуатацияләү шартларын исәпкә алып эшләнгән: тагын да куәтлерәк үзәкле – чайкалуга каршы торучанлыкны киметү өчен, җиңеләйтелгән һәм көчәйтелгән җилкә зонасы – туктату үзлеген яхшырту һәм елның теләсә кайсы чорында тизлек җыю өчен. Рәсемдәге шашка һәм чокыр формалары катлаулы формалы, бу исә ташлардан чистарыну, яңгыр һәм җепшек кар яуганда юлга яхшырак берегү өчен әйбәт.

NF 203 моделе йөк машиналарының руль күчәренә урнаштыру өчен билгеләнгән, шин конструкциясен үзгәртү нәтиҗәсендә элеккеге 154/150 (3750 кг) моделе белән чагыштырганда йөкнең зуррак индексын алган – 156/150 (4000 кг).

Яңа KAMA PRO NR 203 һәм NF 203 шиннарының M+S, 3PMSF маркировкалары да бар. Тизлек индексы – L. Алдагы модельләргә караганда, яңа шиннарның профиле юл белән бәйләнештә булганда басымны яхшырак җәелдерү өчен оптимальләштерелгән, бу исә йөрү өлешендә шинның барлык мәйданы буенча тигез искерүен тәэмин итә һәм эксплуатация срогын арттыра. Тоташ металл кордлы шиннарның камилләштерелгән профиле һәм яңа конструкциясе аның белән эш итү сыйфатламаларын, чайкалуга каршы тору күрсәткечләрен яхшыртырга булышкан, бу исә тагын да уңайлырак хәрәкәт итү мөмкинлеген бирә. Әлеге инновацион продуктның авырлыгын киметү ягулык сарыфын да киметүгә һәм шинны эксплуатацияләү ресурсын арттыруга китерә. Югары сыйфатлы каркасы аркасында шин протекторы салкын яки кайнар ябыштыру методы белән торгызылырга мөмкин.

Яңа шиннар быелның мартында сатуга чыгачак.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәнәгатьне һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2019 елга бурычлар һәм (Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указында билгеләнгән) илкүләм проектлар кысаларында 2024 елга кадәрге перспективалар турында җиткерде.

Сәнәгый җитештерү күләме 2017 елгы күрсәткечләрне арттырып җибәргән һәм 2 трлн. 818 млрд. сум тәшкил итә, сәнәгый җитештерү индексы – 102,0%.

Нефть табу

Сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә 21,9% тәшкил иткән, төяп озату күләмен 618 млрд сум күләмендә тәэмин иткән, СҖИ (сәнәгый җитештерү индексы) – 101,8%. Республикада 36,4 млн тонна нефть табылган, бу күрсәткеч 2017 елга караганда 0,7 млн тоннага күбрәк.

"Татнефть" 29 млн тоннадан артык нефть тапкан. Кече нефть компанияләре – 7 млн тоннадан артык.

Нефть эшкәртү

Сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә 22% тирәсе,  СҖИ – 106,4%.

Эшкәртелгән чимал күләме 17,1 млн тонна тәшкил иткән, узган елга караганда 5%ка күбрәк. Алдагы ике елда күзәтелгән чигенү күренеше беткән, тонык нефть продуктларын җитештерү күләме арта бара.

Нефть химиясе һәм химия

Төяп озату күләме 441 млрд сум тәшкил иткән, СҖИ – 103,8%.

2018 елда республикада эшкәртелгән полимерлар күләме арткан, 8 елдагы динамикада полимерларны эшкәртү күләменең артуы аларны җитештерүне үстерү темпларын шактый арттырып җибәрә. Күләмнәр арту белән компетенцияләр дә арта бара: компанияләрнең берникадәр өлеше Татарстаннан һәм Россиядән читтә бүлендек предприятиеләр оештыра. Шулай ук база полимерларын үстерүдә дә, шул исәптән эчке базарда, конкуренциянең үсеше көтелә.

Тармактагы тенденцияләрне исәпкә алганда, беренчел бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- ТАИФ һәм Татнефть компанияләренең иң әһәмиятле планлаштырылган проектларын тормышка ашыру;

- чыгарыла торган продукциянең ассортиментын киңәйтү;

- урта һәм аз тоннажлы производстволар оештыру.

Машина төзелеше

2016-2017 елларда машина төзелеше үсеш тизлекләре буенча сәнәгать локомотивы иде, хәзер исә кимү күзәтелә. Тармакта сәнәгый җитештерүнең җыелма индексы 92,1% тәшкил итә.

СҖИ кимүе тармактагы эре предприятиеләрдә күрсәткечләрнең кимүе белән аңлатыла, асылда:

  • чит ил дәүләтләрендәге санкцияләр сәясәтенә бәйле рәвештә, экспорт тәэминатының кимүе;
  • заказларның кимүе, шул исәптән нефть җайланмаларына һәм махсус техникага;
  • 2017 елда предприятиеләр тарафыннан бер тапкырлы зур контрактларны үтәү.

Ләкин тармакта сәнәгый җитештерүне үстерүдә уңай темплар күрсәткән предприятиеләр дә бар. Шуңа күрә дә, төп бурыч – түбәндәгеләр хисабына күләмнәрне торгызу:

  • иң алдынгы заманча технологияләрне кертү, җитештерү процессларын санлаштыруга зур игътибар бирү;
  • җирле югары белем бирү йортлары белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтү.

Оборона-сәнәгать комплексы

Узган ел дәүләтнең оборона заказы кыскармаган, 16%ка (сумнарда) үсеш күрсәткән.

Билгеле булганча, 2030 елга ВПК предприятиеләре граждани продукция күләмен 50%ка кадәр арттырырга тиеш. Республикада әлеге күрсәткеч буенча лидер предприятиеләр һәм әлеге күрсәткечкә якын торучы предприятиеләр бар. Ләкин, элеккегечә, дәүләт оборона заказының өлеше 90% һәм аннан күбрәк тәшкил иткән күп санлы предприятиеләр дә бар.

Сәнәгатьне Үстерү Фонды – "Конверсия" программасы бар, ул елына 1% ставка белән ОСК предприятиеләре өчен займнар бирә. Әйтик, "ПОЗиС" предприятиесе көнкүреш суыткыч техникасы һәм медицина суыткыч җайланмалары җитештерүне үстерү проекты буенча әлеге программа нигезендә займ алган.

Энергетика

2018 елда энергетиклар кулланучыларны ышанычлы һәм имин рәвештә энергия белән тәэмин иткән.

Электр энергетикасы предприятиеләре буенча төяп озату күләме 106,2 млрд сумнан артык тәшкил итә, СҖИ – 106,4%. 27,2 млрд.кВт/сәг электр энергиясе эшләнгән. Шул ук вакытта республика буенча куллану күләме 30,2 млрд.кВт/сәг тәшкил иткән.

Көндәшлеккә сәләтле электр куәтенең кытлыгы 2018 ел нәтиҗәләре буенча ТАИФ һәм ТАТЭНЕРГО компанияләрендә яңа куәтләрне кертү буенча тормышка ашырылган проектлар аркасында һәм Зәй ГРЭСында электр энергиясен эшләп чыгаруны арттыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Энергетикадагы бурычлар:

- традицион энергетика куәтләрен арттыру кысаларында Зәй ГРЭС модернизацияләү;

- альтернатив энергетика чыганакларын үстерү.

Хәзерге вакытта җил энергетикасын үстерү кысаларында республиканың Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Спас районнары территорияләрендә җилне үлчәү эшләре алып барыла, потенциаль инвесторлар бар.

Җил паркларына җиһазлар җитештерү мәсьәләсе актуаль булып кала. Республикада җил энергетикасы җиһазларын җитештерүне локальләштерү буенча махсус эш төркеме эшли һәм предприятиеләр өчен әлеге капиталсыешлы базар кызыклы булырга мөмкин. Белешмә өчен, Россиядә Торгызыла торган энергия чыганаклары куәтләрен бирү шартнамәсе буенча 3,2 гигаваттлы җил парклары төзелергә тиеш.

 Ваклап сату

2018 елдагы әйләнеш күләме 917 млрд сум тәшкил иткән, яки 2017 елдагы дәрәҗәгә чагыштырма бәяләрдә 106,1%, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында бу  – беренче урын.

Фальсификацияле продукция өлешен киметү өчен хәзерге вакытта продукцияне тоташ маркалау системасын кертү буенча актуаль бурыч бар, аны республикада "Мелита", "Татхимфармпрепараты" һәм "Татспиртпром" предприятиеләре инде тормышка ашыра.

Быелгы елда товарларның 10 төркеме, шул исәптән автомашиналар буенча, зарури маркировка кертеләчәк, ә 2024 елга кадәр – массакүләм сорала торган барлык товарлар буенча диярлек, бу хәл продуктның барлык яшәеш циклын күзәтү мөмкинлеген бирәчәк.

Җитештерүчеләргә маркировка кертүгә вакытында әзерләнергә кирәк, өстәмә сарыфларны минимальләштерү күзлегеннән караганда гына түгел, ә үз продукцияне алга таба күрсәтү өчен әлеге санлы коралдан максималь файдалану позициясеннән караганда да.

Вакыт заманча трендлар формалаштыра. Дөньяда һәркемгә таныш сәүдә форматы үзгәрә. Шуңа күрә дә интернет-сәүдә үсешенең, асылда безнең җитештерүчеләр арасында онлайн-сатулар өлешенең артуының потенциалын аңлау мөһим. Мондый чакырулар федераль сәүдә челтәрләренә дә, локаль булганнарына да кагыла.

Тармакларның үсешенә динамикада йомгак ясап шунысын билгеләп үтәргә мөмкин, 2016 һәм 2017 елларда машина төзелеше локомотив булса, хәзер ул – энергетика һәм нефть эшкәртү. Шул рәвешле, төрле юнәлешләр хисабына сәнәгатьне диверсификацияләү икътисадның үсешен һәм тотрыклылыгын тәэмин итә. Һәм барлык тармакларны да тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән сәнәгый сәясәтне үстерү бурычы бар, шул исәптән турыдан-туры дәүләт ярдәме коралларыннан файдаланып.

Узган елда дәүләт ярдәменең күләме республиканың реаль секторы өчен 50 млрд сум чамасы тәшкил иткән. Гамәлдәге дәүләт ярдәмен саклау һәм Илкүләм проектлар кысаларында яңа чараларның барлыкка килүе мөһим.

12 илкүләм проектның өчесе турыдан-туры үзендә сәнәгый предприятиеләрне эшкә җигәчәк.

 Беренче илкүләм проект – "Хезмәт җитештерүчәнлеге".

Икътисадның базалы чимал булмаган тармакларында барлык урта һәм эре предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлегенең елына 5 проценттан ким булмаган үсешен тәэмин итү зарур. Безнең предприятиеләр – илкүләм проектында турыдан-туры катнашучылар, сәнәгать буенча гына түгел, ә авыл хуҗалыгы, транспорт һәм төзелеш предприятиеләре дә әлеге үсешнең локомотивларына әверелергә тиеш.

Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүнең иң әһәмиятле ресурсы – югары квалификацияле кадрлар. Шуңа бәйле рәвештә, инфраструктура – яңа ресурс үзәкләре оештыруны дәвам иттерү белән берлектә, эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрне җәлеп итү эшен дәвам иттерү әһәмиятле.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның киләсе мөһим чыганагы – ул санлаштыру. Россиядә тормышка ашырылган санлы производство проектлары бар инде. Бүген машина төзелешендә КАМАЗ компаниясе барлык юнәлешләрдә санлы үзгәртеп кору белән системалы рәвештә шөгыльләнә. Сынауларны проектлауны һәм уздыруны "цифр"лау эше алып барыла, җитештерү цехларының санлы "двойник"лары оештырыла, идарә системасы һәм автомобильләрне сату моделе камилләшә.

Бүген производствоны санлаштыру өчен платформа чишелешләре буенча төрле тәкъдимнәр бар.  Глобаль Siemens яки SAP компанияләреннән тыш, Россиядән дә җитди компанияләр барлыкка килде, әйтик "Росатом" дәүләт корпорациясенең атом-төш үзәкләре яки "РЕНОВА" ДК "Цифра" компаниясе, ул бүгенге көндә инде 200 предприятиене санлаштырды һәм 7 меңнән артык станокны тоташтырды. Җирле интеграторлар да калышмый, Чаллының "Риэль Инжиниринг" компаниясе, мәсәлән, ул санлы проектлау һәм санлы җитештерү өлкәсендә системалы интегратор, үзенең эшләнешләрен тәкъдим итәргә әзер.

 Икенче юнәлеш – "Санлы икътисад" илкүләм программасы.

Предприятиеләр белән берлектә түбәндәгеләрне эшләү зарур:

  • үтәли санлы технологияләр үсешендә ихтыяҗларны билгеләү;
  • күрсәтелгән ярдәм чараларын алуга конкурс сайлап алуында катнашу.

Өченче илкүләм проект – "Халыкара кооперация һәм экспорт".

Безнең илдәге сәнәгать өчен монысы әһәмиятле илкүләм проект. Республикада экспорт һәрчак өстенлекле булды. Тышкы сәүдә әйләнешенең, шул исәптән экспортның, динамикасы уңай нәтиҗәләр күрсәтә.

2018 елда ТСӘ күләме 2017 ел белән чагыштырганда 13,5%ка арткан һәм АКШ доллары белән 19,2 млрд тәшкил иткән, экспорт күләме – 15,4 млрд АКШ доллары.

Татарстан Республикасында амбициоз – 2024 елга кадәр чимал булмаган энергетикага бәйсез экспорт күләмен икеләтә арттыру бурычы торуын исәпкә алганда, якын киләчәктә әлеге илкүләм проектның инструментлары һәм механизмнары билгеле булыр, дип уйлыйбыз.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

13 февраль көнне 14.00 сәгатьтә Ленин исемендәге МЙ (Копылов урамы, 2а)  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Икътисад министрлыгының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында "2018 елгы эш нәтиҗәләре, 2019 елга бурычлар һәм 2024 елга кадәрге перспективалар. Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указында билгеләнгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру" темасына уртак коллегия утырышы булачак.

2018 елда Татарстан Республикасындагы сәнәгатьне һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2019 елга бурычлар һәм илкүләм проектлар кысаларында 2024 елга кадәрге перспективалар турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җиткерәчәк.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев икътисадтагы 2018 елгы эш нәтиҗәләре, 2019 елга бурычлар һәм илкүләм проектлар кысаларында 2024 елга кадәрге перспективалар турында сөйләячәк.

"Чиләбе трубапрокат заводы" ГАҖ Директорлар советы рәисе Андрей Комаров һәм федераль башкарма хакимият органнарының һәм оешмаларының башка вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә.


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле Татарстан Республикасының граждани авиация хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Граждани авиация көне белән котларга рөхсәт итегез!

Граждани һава флоты ерак шәһәрләрне һәм илләрне берләштерергә булыша. Күпме дистә еллар дәвамында барча граждани авиация хезмәтләре тарафыннан куркынычсыз һәм уңайлы рәвештә пассажирларны ташу тәэмин ителә, бу эшләр нефть-газ тармагы һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары, урманнарны һәм янгыннардан саклау, фәнни-тикшеренү һәм коткару экспедицияләре өчен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарыла.

Татарстан пилотларының һәм тармактагы авиадиспетчерларның, борт проводникларының һәм инженер-техник составның профессионаллыгын без шактый югары бәялибез, шулай ук һөнәри бурычка тугрылык һәм эшкә булган җаваплылык өчен рәхмәт белдерәбез.

Һәрвакыт якты һәм иркен күк йөзе, яңа офыклар һәм казанышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!

Хөрмәт белән,

ТР Премьер-министры урынбасары – Министр Альберт Кәримов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International