Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Вверх!" конкурсының финалисты Гүзәл Әмирханованың стажировка узуы кысаларында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов белән очрашу булды. Мондый стажировкаларны конкурсларда җиңүчеләр республика министрлыкларында һәм ведомстволарында уза. Практика нәтиҗәләре буенча финалистлар кадрлар резервы составына яки ТР Яшьләр хөкүмәте составына керү мөмкинлеген ала.
Чарада "Вверх" конкурсы директоры Алла Кондратьева һәм ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова катнашты. Очрашу кысаларында алга таба ведомствоара хезмәттәшлек итү планнары турында сүз барды, шулай ук сәнәгать предприятиеләре өчен файдалы тәкъдимнәр яңгырады.
Исегезгә төшерик, яшь лидерларның "Вверх" республика конкурсы 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. 2018 елда анда катнашу өчен Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлегеннән һәм шәһәрләреннән 146 претендент заявка тапшырган. Конкурс ТР дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләрнең иҗтимагый оешмалары өчен идарәи кадрларны әзерләү һәм аларны стажировкалау механизмнарын формалаштыруга юнәлдерелгән.