Республиканың хезмәт базарында "зәңгәр яка" компетенцияләренең кирәкле булуы хакында

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Кече яшьтән үк булачак һөнәреңне сайларга кирәк. Мәктәп укучылары өчен кече яшьтән үк үзеңне хезмәт процессында сынап карау өчен сәнәгать предприятиеләрендә махсус программалар һәм, асылда, "Казан аренасы" стадионында урнашкан билгеле бер рәвештә әзерләнгән территорияләр бар. Һәрхәлдә мәктәп укучысы һәм ата-аналар ахыргы карарны үзләре сайлаячак. Ләкин соңгы елларда күзәтелгән тренд – эшче һөнәрләр буенча вакансияләр профициты. Бу хакта бүген министр урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм хезмәт министры Эльмира Зарипова матбугат конференциясендә сөйләде.

Эшче һөнәрләр арасында тармаклар буенча слесарьлар, электромонтерлар, эретеп ябыштыручылар, станок һәм җайланма көйләүчеләр, аппаратчы-операторлар, токарьлар, фрезеровщиклар таләп ителә.

Урта һөнәри белеме булган белгечләр арасында сәнәгать җайланмаларын (тармаклар буенча), автомат идарә системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү буенча белгечләр, электрик һәм электромеханик җайланмаларны (тармаклар буенча) техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, очкыч аппаратларны һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү белгечләре сорала.

Республикада яшьләрне предприятиеләргә җәлеп итү өчен күп нәрсә эшләнә. Асылда, ТР Сәнәгать министрлыгы линиясе буенча түбәндәгеләр оештырыла:

- талантлы яшьләрне төбәккә һәм машина төзү тармагында соралучы һөнәргә җәлеп итү максатында мәктәп укучылары һәм белем бирү учреждениеләре студентлары өчен "PROFДвижение" яшьләрнең профюнәлеш форумы;

 - мәктәп укучыларын, студентларны республика территориясендә урнашкан барлык икътисад тармакларының эше белән таныштыру максатында "Россиядә эшлә" россиякүләм проекты кысаларында "Турникетларсыз атна" россиякүләм акциясе;

- республикада балаларның техник иҗаты буенча хезмәттәшлек итү һәм аны үстерү буенча Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре рейтингы формалаштырыла һәм башка чаралар уздырыла.

"Ләкин без белгечне җәлеп итеп кенә калмыйча, аның предприятиедә беркетелүен, барлык яктан ачылуын да телибез. Асылда, ел саен "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион иҗат фестивален уздырабыз. Команда рухын саклау өчен ел саен "Корпорацияләр кроссы" корпоратив чабышлары оештырыла. Яшьләрнең World Skills халыкара хәрәкәте зур уңай йогынты ясый һәм бу эшкә кушылган барлык предприятиеләргә рәхмәт белдерәбез", – дип ассызыклады Алмаз Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International