ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы кысылган табигый газ инфраструктурасын һәм аны куллануны үстерү буенча алдынгы позицияләрне били, бу хәл республикадагы министрлыкларның, ведомстволарның һәм предприятиеләрнең җайга салынган эшчәнлеге, шулай ук "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе булып тора.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев бүген матбугат конференциясендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасын үстерү һәм транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына үзгәртеп җиһазлау буенча уздырылган чаралар турында сөйләде.

2018 ел нәтиҗәләре буенча кысылган табигый газ сату күләме 35 млн.куб.метр тәшкил итә, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 23%ка күбрәк. Автомобильләргә газ тутыра торган 19 компрессор станциясе һәм 1 ПАГЗ эшли.

"2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасын үтәү кысаларында, үзгәртеп җиһазлау пунктларына һәм транспорт чараларын үзгәртеп җиһазлаганда техник хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен субсидияләү юлы белән, техниканы кысылган табигый газда эшли торган итеп үзгәртеп җиһазлау проектларына ярдәм күрсәтелә. Субсидия күләме үзгәртеп коруның номинал бәясенең 30%ына кадәр тәшкил итә. Болар белән беррәттән, машина йөртүчеләр өстәмә рәвештә "Газпром газомоторное топливо" ҖЧҖдән 1500 кубик метр газ (метан) күләмендә карта ала.

2018 ел нәтиҗәләре буенча 1277 берәмлек төрле транспорт чарасы газ-мотор ягулыгына үзгәртеп җиһазландырылган.

2018 ел йомгаклары буенча сатып алынган газ-мотор ягулыгында эшләүче техника саны 410 берәмлек тәшкил итә, ул планлаштырылган күрсәткечләргә туры килә. Республикада программаны тормышка ашыру вакытында барлыгы 2327 берәмлек транспорт сатып алынган.

Татарстан Республикасында кысылган табигый газда (метанда) эшләүче барлыгы 5200 берәмлектән артык транспорт чарасы эксплуатацияләнә.

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгы вәкиле – коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында керемнәр, чыгымнар турында, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру буенча гамәли семинарда катнашты, анда министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре катнашты. Семинар видеоконференция форматында узды.

2018 ел йомгаклары буенча тиешле белешмәләрне тапшырганда килеп туган иң актуаль сорауларны яктырту максатларында семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты һәм Татарстан Республикасы буенча Россиянең федераль социаль иминиятләштерү фонды төбәк бүлеге вәкилләре чыгыш ясады. 


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында кулланучылар бәяләре динамикасына анализ ясау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя билгеләү сәбәпләрен һәм факторларын ачыклау буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы булды. Чараны Герман Лернер уздырды.

Эш төркеме составына Икътисад министрлыгы, ТР буенча Милли банк, ТР Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР МФХИ, дәүләт статистикасы хезмәте вәкилләре керде. Очрашуның әһәмиятле вәкилләре буларак "Бәхетле" ДК, "Арслан" ҖЧҖ, "Тандер" АҖ, "Агава" ҖЧҖ, Metro cash and Carry һәм Selgros Cash and Carry кебек сәүдә үзәкләренең вәкилләре катнашты.

Сөйләшү эчтәлекле килеп чыкты һәм конструктив диалог форматында төзелде. Асылда, экспертлар ихтыяҗ динамикасы һәм ихтыяҗ үзгәрүгә китерә торган факторлар турында, шулай ук сәүдә челтәрләрендә җирле товар җитештерүчеләрнең продукцияләре куелуы һәм Татарстанда челтәрләрне үстерү киләчәге турында фикер алышты.

2018 ел өчен банк аналитиклары белешмәләренә караганда, Татарстанда инфляция дәрәҗәсе ИФО төбәкләре буенча уртача алганда тотрыклы рәвештә түбән һәм 3,5% тәшкил иткән.  Азык-төлек товарларына кулланучыларның бәяләре индексы һәм азык-төлек булмаган товарларга кулланучыларның бәяләре индексы – тиешенчә +3,3% һәм +4,2%, ә халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча кулланучылар бәяләре индексы +3,6% тәшкил итә.

Сәүдә челтәрләре вәкилләре бәя билгеләүгә йогынты ясаучы төп факторлар булып ягулыкка бәяләрнең артуы түгел, ә азмы-күпме дәрәҗәдә НДС артуның һәм товарларның билгеле бер категорияләренә валюта курсының үзгәрүе кебек башка факторларның сәбәпче булуы мөмкин дигән фикерне җиткерделәр.

Тулаем алганда, сәүдә челтәрләрендә җирле товар җитештерүчеләрнең товарлары куелуы мәсьәләсендә экспертлар билгеләп узганча, товарларның төрле категорияләре буенча төрле күрсәткечләр күзәтелә, мисал өчен, сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүдәге сөт һәм икмәк продукцияләренең өлеше 50% кадәр җитә һәм аннан да арттып китә.

Очрашу азагында белгечләр быел Татарстанда сәүдә ритейлы базары структурасын кардиналь үзгәртүнең  көтелмәве, ә бәяләрне арттыруга таба үзгәртү быелның икенче кварталына якынрак вакытта фаразлана, дигән фикергә килделәр.

Эш төркеменең киләсе утырышы март аенда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында җирле Татарстан җитештерүчеләре катнашында планлаштырыла.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "2018 ел өчен сәнәгать һәм сәүдә эшчәнлегенең йомгаклары, 2019 елга бурычлар" темасына матбугат конференциясе уздырды.

Матбугат конференциясен уздырыр алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларыннан Министрлыкка Татарстан Республикасында сәнәгать һәм сәүдә торышы һәм аны үстерүгә кагылышлы 20дән артык сорау җибәрелгән иде. Очрашуга җирле һәм төбәк ММЧ чараларыннан 30 артык вәкил: эшлекле порталлар, мәгълүмат агентлыклары, социаль-сәяси басмалар килде.  Матбугат конференциясендә Министр 2018 ел өчен сәнәгать тармакларының төп нәтиҗәләрен җиткерде һәм 2019 елга планнар билгеләде.

Статистика мәгълүматларына караганда, узган елда сәнәгый җитештерү күләме 2 трлн. 818 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы 2017 ел белән чагыштырганда үсешен саклаган һәм 102,2% тәшкил итә.

Сәнәгатьтә эшләүчеләрнең уртача исемлек саны 2018 елның 11 аенда 336,8 мең кеше тәшкил иткән, сәүдәдә – 148,6 мең кеше.

Тулай төбәк продуктында сәнәгать өлеше (бәяләү буенча) – 44,6%, сәүдә өлеше 16,4% тәшкил итә.

Сәүдә тармагы ТТТ кертүче әйдәп баручы тармакларның берсе булып кала бирә (сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы белән берлектә) һәм сәүдә әйләнеше күләме буенча Татарстан икътисадындагы иң динамикалы рәвештә үсүче тармак, халыкның җан башына исәпләгәндә ваклап сату әйләнеше буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. 2018 ел йомгаклары буенча республикада ваклап сату әйләнеше 917 млрд.сум тәшкил итте, 2017 елның аналогик чорына 106,1% тәшкил итә.

Йомгаклап, министр ММЧ сорауларына җавап бирде. Журналистларны төрле темалар кызыксындыра иде, пилотсыз очкыч аппаратлар һәм пилотсыз автомобиль технкикасы комплексын җитештерү, нефть эшкәртү сыйфаты һәм саны буенча, полимерлар базары, зур дәүләт корпорацияләре белән үзара хезмәттәшлек итү турында, газ-мотор техникасына бәйле программасын үстерү һ.б. кагылышлы сораулар бирелде.

Матбугат конференциясенә кагылышлы видеотрансляцияне монда карарга була.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының утырышлар залында Стамбулның Электроника, электр техникасы, җайланмалары һәм мәгълүмат технологияләре экспортерлары ассоциациясенең алдынгы төркеме белән очрашу булды. Очрашуны министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды.

Фикер алышуның төп мәсьәләсе төрек делегациясенең Татарстанның яңа Казан-Экспо мәйданчыгында 2019 елның мартында узачак Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумында катнашуына бәйле иде.

Моннан тыш, ассоциация вәкилләре тармак бергәлеге һәм республиканың энергетика секторындагы компанияләр белән эшлекле очрашулар үткәрүдә мәнфәгатьле булуларын күрсәтте.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген Альберт Кәримов Татарстан Республикасында күргәзмә эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Традициягә әйләнгәнчә, ТР Сәнәгать министрлыгы ел саен биш халыкара зур сәнәгать күргәзмәсен уздыра:       

Энергетика. Ресурс саклау,

TIAF автомобиль төзелеше халыкара форумы,

"Авиакосмик технологияләр - АКТО" халыкара махсус күргәзмәсе,

Татарстан нефть-газ-химия форумы,

"Машина төзелеше. Металл эшкәртү" халыкара күргәзмәсе һәм "Техносварка" махсус күргәзмәсе.

Киңәшмәдә "Казань Экспо" ХКҮ, "Казан ярминкәсе" КҮ, "Спорт һәм социаль программалар дирекциясе" АКО җитәкчеләре һәм мәнфәгатьле башка яклар катнашты.

Очрашуда катнашучылар яңа мәйданчыкта нәтиҗәле урнаштыру өчен уртак гамәлләрне координацияләү турында, шулай ук яңа комплекс территориясендә республиканың сәнәгый потенциалының даими гамәлдә булган күргәзмәсен оештыру буенча мөмкинлекләр турында килешенде.

2019 елның 11 апрелендә Казанда Россия венчур форумы узачак. Чараны уздыру урыны "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак.

Венчур форумы Татарстан Республикасында 2005 елдан башлап үткәрелә. Форумның максаты – Россиядә венчур инвестицияләү системасын үстерүгә булышу, Россиянең инновацияле технологик компанияләренә киң даирә инвесторлар игътибарын җәлеп итү, фәнсыешлы кече һәм урта бизнеска инвестицияләр җәлеп итү.

Дискуссияләр һәм сөйләшүләр алып бару өчен иң зур халыкара платформасы – Россиядән һәм чит илләрдән венчур тармагында катнашучыларның очрашу урыны. Яңа партнерлар һәм клиентлар эзләүчеләр, бизнесның киләчәк үсеше өчен ничек нигез салырга кирәклеге турында белүчеләр, тармактагы әйдәп баручы экспертлар белән соинвестор булу мөмкинлеген эзләүчеләр, инвестицияләү өчен перспективалы тармаклар турында беренче булып белеп алучылар өчен форум уникаль платформа булып тора.

Форум EBAN, Venture Club, Tech Tour, НАБА, РВК, РАВИ рәсми чаралары реестрына кертелгән.

2018 елда Форумда катнашу өчен Россиянең 42 шәһәреннән һәм 25 илдән стартаплардан 542 заявка килгән. Форумның экспозицион блогында 50 инновация компаниясе катнаша. 2018 елгы Форумга Россиядән һәм чит илләрдән 1542 белгеч килде.

Форум турындагы тулырак мәгълүматларны Сез түбәндәге телефон буенча ала аласыз: +7 (843) 570-39-27 ("ТР ИВФ" КК инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге) һәм түбәндәге сайт аша: http://russianventureforum.ru.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Осьмаков һәм стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры урынбасары Артур Галиуллин катнашындагы РФ Сәнәгать министрлыгы делегациясе "Химград" технополисына эшлекле визит белән килде. Делегация белән бергә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар йөрде.

Визит кысаларында кунакларга технополисның Россиядәге беренче сертификатлы индустриаль парк буларак торгызылу тарихы турындагы мәйданчык күрсәтелде, резидентлар өчен салым ташламалары һәм эшкуарлыкка ярдәм итүнең гамәлдәге программалары турында сөйләделәр. Җитештерү модулендә федераль министрлык вәкилләре технополис территориясендә производстволарны урнаштыру шартлары белән танышты, резидентлар тарафыннан чыгарыла торган әзер продукция күргәзмәсен карады, шулай ук йөк ташучы пилотсыз очкыч аппаратлар эшләү буенча конструкторлык бюросында булдылар.

Сәфәр азагында Россиянең сыгылмалы төргәк һәм төргәкләү пленкасы буенча әйдәп баручы җитештерүчесе – "Данафлекс" заводында булдылар. Компания төркемнәре президенты Айрат Бәширов производство буенча экскурсия уздырды һәм алдынгы басма һәм экструзион җайланмаларны күрсәтте.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген "ИнноКам" территориаль аерымланган инновацион-җитештерү кластерының сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм "РЖД" ААҖ вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды.

Көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә – 2030 елга кадәрле перспективага күздә тотылган сәнәгый күләмнәр һәм йөк агымы буенча мәгълүматларны чагыштыру. Хәзерге вакытта тимер юлы төененең үткәрү сәләте – китереп җиткерүләрне вакытында оештыру өчен җитәрлек булып тора. Ләкин кластерның зур сәнәгать предприятиеләрендә чыгарыла торган продукция күләмнәрен арттырган очракта төенгә булган транспорт басымнары арта. Шуңа күрә дә, федераль тимер юлыннан ташучы зат тиешле карарларны вакытында эшләсен өчен, әлеге эштә катнашучыларның барысының да үзара хезмәттәшлеген алдан ук координацияләү мөһим.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

26 февральдән 28енә кадәр автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, бишенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы узачак. Форумның уникальлеге аның төбәккә мөнәсәбәтле булуы белән аңлатыла. Биш ел эчендә TIAF Идел буенда автокомпонентлар индустриясе өчен әһәмиятле чара статусын алды.

Шул ук вакытта форум һәм күргәзмә яңа мәйданчыкта - "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Мәйданны үзгәртү чараның күләмен арттыру һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару зарурлыгы белән аңлатыла. "Казан" халыкара аэропорты янәшәсендә урнашкан яңа конгресс-күргәзмә үзәгендә кирәкле заманча барлык инфраструктура бар һәм берничә кеше катнашындагы эшлекле сөйләшүләрдән башлап дөнья чемпионаты зурлыгындагы теләсә нинди чараны үткәрү мөмкинлеген бирә.

TIAF supported by Automechanika 2019 форумының эш программасына пленар утырыш, тармактагы танылган экспертлар катнашында эш сессияләре, автоҗитештерүчеләр ягыннан сатып алучылар белән бизнес-очрашулар һәм Россия автосәнәгатен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар кертелгән.

Форумда Михаэль Йоханнес (Messe Frankfurt GmbH вице-президенты, Automechanika бренд-менеджеры), Франк Шауфф (Генераль директор, Европа Бизнесы Ассоциациясе), Алекс Загускин (Идарәче директор, AZ Enterprise), Александр Гурко ("Автонет" ИТИ РГ юл картасын эшләү һәм тормышка ашыру буенча эш төркеме җитәкчеләренең берсе, "Навигация технологияләрен үстерү һәм куллануга булышлык күрсәтү" КП ("ГЛОНАСС" КП) президенты), Роман Ферштер (Вәкиллек башлыгы, Mobileye), Виталий Савельев (Генераль директор, Аврора Роботикс), Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Форумда автосәнәгатькә инновацияләрне кертү перспективалары һәм тенденцияләре турында сөйләшәчәкләр.

TIAF supported by Automechanika форумы эшенең икенче көнендә – 27 февральдә автоҗитештерүчеләрнең һәм күмәртәләп сатып алучыларның Россия тәэминатчылары белән турыдан-туры сөйләшүләренең махсус сессиясе – В2В очрашулар булачак. Өченче көндә Татарстан Республикасының сәнәгать мәйданчыкларына бару планлаштырылган.

Форумга керү өчен алдан теркәлергә кирәк.

Күргәзмәне карау өчен түләүсез чакыру билетын https://online.messefrankfurt.ru/?EXHIBITION_ID=358798 сылтамасы буенча алырга мөмкин.

Кытай җитештерүчеләре белән бизнес-очрашуларга https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/871827/ сылтамасы буенча теркәлергә була.

Тулырак мәгълүматларны Сез www.tiaf-forum.ru сайтыннан ала аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International