Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төрекмәнстанның сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Оразмырат Гурбанназаров һәм Төрекмәнстан финанс һәм икътисад министры Мухамметгельда Сердаров белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров, «ТТД «Татнефть» ҖЧҖ директоры Владимир Шумский һәм башкалар катнашты.
Сөйләшүләр барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә гомуми омтылыш булуын расладылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.
Евразия икътисадый берлеге күргәзмәсе кысаларында Татарстанның 40ка якын алдынгы предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте. Экспозиция республика сәнәгатенең төп тармакларына багышланган: нефть, газ, химия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру, ИТ һ.б.
Күргәзмәдә «КАМАЗ» ГАҖ предприятиесе түбәндәгеләрне тәкъдим итте: иярченле КАМАЗ-54901 тягачы, КАМАЗ 6595Х самосвалы, КАМАЗ-6282 электробусы, КАМАЗ-Мастер һәм шәһәр КАМАЗ 6299-40-52 автобусы.
«Казан вертолет заводы» АҖ мәйданчыгында VIP ясалган «АНСАТ AURUS» вертолетын күрсәтте.
«ПОЗиС» АҖ – электрон блоклы ике камералы көнкүреш POZIS RK FNF-173 суыткычы һәм вакциналарны саклау өчен актив VACProtect VPA-200 POZIS медицина суыткычы.
«КМПО» АҖ компаниясе НК-38СТ ГТД һәм ГТЭУ-18 «Волга» макетларын тәкъдим итте. «СК «Ак Барс» АҖ предприятиесе – Чайка СПГ судносы макеты һәм Метеор 2020 судносы макеты.
Исегезгә төшерәбез, Евразия икътисадый берлеге Казанда 29-30 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә уза, анда Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм башка илләрдән делегацияләр катнаша.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге – Россиянең иң эре һәм заманча күргәзмә үзәкләренең берсе. «Казан Экспо»ның «Казан» халыкара аэропорты һәм җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе аша аэроэкспресс станциясе белән турыдан-туры элемтәсе бар. Мәйданчык бөтен дөнья таләпләренә җавап бирә һәм теләсә нинди концепция буенча чаралар кабул итәргә әзер.
Татарстан белән Кыргызстанның сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү өчен потенциалы зур. 2020 елда үзара товар әйләнеше 41 млн. доллардан артып киткән, бу күләмнәрне арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбәк Марипов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Кыргызстан Республикасының энергетика һәм сәнәгать министры Кубанычбәк Турдубаев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда яклар энергетика тармагы өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.
Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ренат Нугайбәков, «ЕлАЗ» сәүдә йортының махсус техника һәм трактор техникасы продуктын сату бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов, «Казанкомпрессормаш» АҖ идарәче директорының беренче урынбасары Эдуард Мөстәкыймов, «Фонд Сервис» ҖЧҖ генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Иван Романов, «Фонд Сервис» ҖЧҖ техник директоры Анатолий Бескоровайный һәм «УК «ЭнергоРазвитие» ҖЧҖ генераль директорының үсеш буенча урынбасары Андрей Лупин катнашты.
Очрашу ахырында яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен алга этәрү буенча тыгыз багланышларны дәвам иттерүдә ике якта да мәнфәгать булуын белдерде.
Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. Беларусь Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Роман Головченкога күргәзмә киңлекләренең үзенчәлекләре турында сөйләде. «Казан Экспо» – Россиянең иң эре һәм заманча күргәзмә үзәкләреннән берсе. Комплекс «Казан» аэропорты янында урнашкан һәм аның белән җәяүлеләр галереясы белән тоташтырылган. Мәйданчык бөтендөнья таләпләренә җавап бирә һәм теләсә нинди концепция буенча чаралар кабул итәргә әзер. 2019 елда биредә WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты узды.
«Казан Экспо» гомуми мәйданы 143 мең квадрат метр булган өч кластердан тора. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, күргәзмә комплексы масштаблары чаралар үткәргәндә санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәргә мөмкинлек бирә.
Роман Головченко Рөстәм Миңнеханов белән бергә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырган махсус күргәзмәне карады. Күргәзмәдә Татарстан компанияләре «Татнефть», «ТАИФ», «КАМАЗ», Казан вертолетлар заводы катнаша. Шулай ук мәйданчыкта Татарстан заводларында чыгарыла торган техника үрнәкләре: автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, «Аурус» автомобильләре һ. б. күрсәтелде.
Аннары ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Роман Головченкога Татарстанның инновацион эшләнмәләрен тәкъдир итте һәм республиканы цифрлы трансформацияләүнең төп юнәлешләре: дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү, гражданнар өчен суперсервислар эшләү, цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, үз чиратында, Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир итте.
Азакта Беларусь Премьер-министры мактаулы кунаклар китабында истәлекле язма калдырды.
Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең беренче утырышы узды.
«Чаллы икмәге» АҖндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты үтәлешенә йомгак ясалган.
Проектны гамәлгә ашыру барышында максатчан күрсәткечләр уртача 40% артык дәрәҗәдә яхшыртылган, проект офисы һәм эталон участогы оештырылган, эчке тренер әзерләнгән, мәгълүмат үзәге булдырылган, эталон участокта сакчыл җитештерү инструментлары кертелгән, үрнәк эш урыннары булдырылган һәм «Фрич» линиясендә продукция җитештерү агымында чиктән тыш операцияләр стандартлаштырылган.
Проектны гамәлгә ашыру барышында процессларның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган берничә нәтиҗәле чишелеш кертелгән. Шундый чишелешләрнең берсе – салкын камерада ярымфабрикатларны адреслы саклауны кертү һәм планлаштыру системасын үзгәртү, бу агымда төгәлләнмәгән продукция санын 18 тоннадан 7,5 тоннага кадәр киметергә, шулай ук кулланучыларның агымда чыгарыла торган продукциягә тәүлеклек ихтыяҗларын оператив канәгатьләндерергә мөмкинлек биргән.
Тиз арада җайга сала торган SMED инструментын кертү исәбенә җиһазлардан файдалануның нәтиҗәлелеге арттырылган. Үзгәртеп көйләп җибәрү вакыты 18% кимегән. Шул ук вакытта үзгәртеп көйләү чыгымнарын киметүнең классик алымнары гына түгел, ә бер эчлекне икенче төрлегә үзгәрткәндә продукцияне планлаштыру һәм җибәрү эзлеклелеге дә үзгәртелгән.
Сынау агымының үрнәктәге агым таләпләренә туры килүен бәяләү уңышлы башкарылган.
Ирешелгән нәтиҗәләр белән беррәттән, ТКҮ сынау сертификациясе үткәрү кысаларында, «Чаллы икмәге» АҖ проектны гамәлгә ашыру стадиясендә проектны бәяләү предприятиесе буларак билгеләнгән. Предприятие җиңел һәм гади булмаган әлеге чараны уңышлы үткән. Федераль компетенцияләр үзәге комиссиясе предприятиенең проект программасына җәлеп ителүенә һәм проектны тормышка ашыруның уңышлы булуына югары бәя биргән.
«Турникетларсыз бер атна» бөтенроссия акциясе кысаларында POZIS компаниясенә (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» идарәсе контурына керә) Татарстан Республикасы һәм Марий Эл уку йортларының мәктәп укучылары, студентлары һәм укытучылары арасыннан 250 артык кеше килгән.
Һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында экскурсияләрнең үзенчәлеге – мәктәп укучыларының яки студентларның һәр төркеменә индивидуаль якын килү.
Акциядә катнашучыларның барысы да POZISның төп җитештерү куәтләре һәм суыткыч продукциясен җитештерү процесслары белән танышкан.
POZIS кунакларына конструкторларның эше аеруча нык тәэсир иткән, аларга карап идеяләр туа, энәсенә-җебенә кадәр эшкәртелә һәм соңыннан технологларның, эшче һәм осталарның профессиональ коллективы тарафыннан тормышка ашырыла.
Өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар энергетика, суыткыч, тимерчелек һәм башка бүлекчәләрнең эше турында тирәнрәк күзаллау алган. Завод белгечләре аларга компаниянең үсеш перспективалары, суыткыч производствосында кулланыла торган заманча технологияләр, яшь белгечләр өчен каралган социаль өлеш һ.б. турында сөйләгән.
Программа кысаларында кунаклар көнкүреш техникасының күргәзмә залында булган, анда суыткыч продукциясенең яңа перспективалы модельләре һәм тиздән 62 яшь тула торган беренче эксклюзив Татарстан суыткычы күрсәтелгән.
POZIS компаниясе Россия Машина төзүчеләр берлеге эгидасында уза торган «Турникетларсыз бер атна» күләмле акциясендә инде 7 ел рәттән катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеге җитәкчесе Андрей Федоров «Прототиплар ясау» компетенциясе буенча Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә Губернатор авиатөзелеш көллиятендәге ярышлар мәйданчыгында булды.
Губернатор авиатөзелеш көллиятенә илнең 42 субъектыннан вәкилләр җыелган – болар 152 конкурсант, 127 эксперт, 50гә якын озата баручы команда, «Яшь профессионаллар» берлегенең сертификатлы һәм техник экспертлары. Биредә сайлап алу ярышлары өч компетенция буенча уза: «Санлы программа идарәсе булган станокларында фрезер эшләре», «Санлы программа идарәсе булган станокларында токарь эшләре», «Прототиплар ясау».
Барлык категорияләр буенча 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге төп яшь категориясендә һәм «Юниорлар» категориясендә 14-16 яшьлек кешеләр ярыша. Шулай ук «Прототиплар әзерләү» компетенциясендә 12-14 яшьлек «Юниорлар» да катнаша.
Ярымфиналлар Россия Федерациясенең 31 төбәгендә 135 «Ворлдскиллс» компетенциясе һәм 81 «Ворлдскиллс юниорлар» компетенция буенча узачак, аларда 80 артык төбәк катнашачак. Татарстан Республикасы «Ворлдскиллс» ярышларында 117 компетенциядә һәм «Ворлдскиллс юниорлар» ярышларында 72 компетенциясендә катнаша.