Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Җиңү көне – ата-бабаларыбызның мәңгелеккә истә калачак батырлыклары өчен горурлык хисендә халыкны бердәм иткән иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул дәһшәтле елларның вакыйгалары һәр гаиләгә, һәр кешегә кагыла.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Перекресток» һәм «Пятерочка» сәүдә челтәрләре белән берлектә, тыл ветераннарын котлады.
«Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән игелек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!» – диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның котлау открыткасында.
«Белем һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау 2021» Халыкара белем бирү күргәзмәсе килгән һәркем өчен традицион форматта үз ишекләрен ача.
Пандемия вакытында һәм аннан соң да Үзбәкстанның күп кенә абитуриентлары, гамәлдә булган югары уку йортлары турында мәгълүмат алу өчен, онлайн-күргәзмәләр, зум-конференцияләр һәм башка онлайн-киңлекләрдә катнашкан. Www.myfair.events сайтында узган онлайн-күргәзмәләр күп кенә абитуриентларга бер елны заяга уздырмыйча, 2020 елда укырга керү мөмкинлеген биреп, үзләре хыялланган уку йортларын табарга ярдәм иткән.
Абитуриентлар турыдан-туры Россия Федерациясе, Белоруссия, Казакъстан һәм Үзбәкстан (МГИМО, Мополитех, БОЛГУИР, КИМЕП, КФУ һ.б.) югары уку йортларының рәсми вәкилләре белән аралашачак.
Һәр абитуриент үзенә кызыклы булганын табып, үзен кызыксындырган юнәлеш буенча университет сайлый, шулай ук югары уку йортларындагы вәкилләрдән турыдан-туры консультация ала алачак.
Күргәзмәне оештыручылар: Үзбәкстан Республикасының Яшьләр эшләре агентлыгы һәм, «My EXPO», «НОУ «ROSOBRAZOVANIE» һәм «EVA CONSULTING» консалтинг компаниясе ярдәмендә, «My FAIR».
Күргәзмәдә абитуриентлар:
- университет турында тулырак мәгълүмат ала – укырга керү, факультетлар, белгечлекләр, документларны тапшыру сроклары турында;
- югары уку йортлары күргәзмәсендә катнашучы вәкилләрдән (проректорлар, деканнар, кабул итү комиссиясе әгъзалары) турыдан-туры консультация алачак;
- укыту һәм виза ярдәменә кагылышлы барлык мәсьәләләрдә эксперт консультациясен ала, шулай ук урында ук укырга керү өчен гариза тапшыра һәм сайланган югары уку йортына укырга керү процессын башлап җибәрә ала;
- теге яки бу илдәге белем бирү системасы, аның культурасы, яшәү рәвеше һ.б. турында тулырак белә, туры килә торган программаларны сайлый ала;
- тармак белгечләренең фикерләрен ишетә ала;
- заманча белем бирүнең ни дәрәҗәдә киң мөмкинлекләр бирүе турында үз фикерен булдыра ала.
Иң сәләтле һәм талантлы студентлар, тел белү, алдагы уку йортыннан яхшы билгеләрне мәҗбүри таләп итеп, түләүсез белем алу, стипендия яки сайланган югары уку йорты буенча мәгариф грантлары алу мөмкинлекләре турында белә алачак.
Күргәзмә көннәрендә «EVA-Consulting» компаниясенең һәм «РОСОБРАЗОВАНИЕ» коммерциясез белем бирү учреждениесенең сыйфатлы белем алуда ярдәм итә торган квалификацияле белгечләре килгән кешеләргә профессиональ консультация биреп, аларны кызыксындарган теләсә нинди сорауларга җавап бирәчәк. «Белем һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау» халыкара белем бирү күргәзмәсе – ул хыялдагы университетларның программалары белән турыдан-туры танышу, кабул итү комиссиясе вәкилләре белән аралашу һәм бик күп файдалы тәкъдимнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек. Халыкара дәрәҗәле югары уку йортларында белем алган студентлар илебез үсешенә тәҗрибә, белем һәм инвестицияләр рәвешендә лаеклы өлеш кертә ала.
Күргәзмә белән танышу мәсьәләләре буенча телеграмм төркем: https://t.me/mvo_help
Сайт: www.yoshlar.gov.uz / www.myfair.events
Белешмәләр өчен телефоннар: +71 2090104 (305); (+998)78 140 55 65; (+998)78 140 55 85; (+998)90 972 42 88; (+998)90 972 55 45;
Facebook: fb.com/Rosobrazovanie.uz
Instagram: https://www.instagram.com/Rosobrazovanie.uz/
Telegram: t.me/rosobrazovanie
«Соллерс Форд» 2021 елның апрелендәге сатулары турында хәбәр итә: Россиядә 1607 данә яңа Ford Transit сатылган, бу алдагы елга караганда 206%ка югары. Ел башыннан бирле барлыгы 4995 автомобиль сатылган, бу 2020 елның шул ук чоры күрсәткечен 91%ка яхшырткан.
Ford Transit сату күрсәткече үсә бара һәм апрельдәге сату тарихында 1607 данә автомобиль иң яхшы күрсәткеч булган, алдагы еллар нәтиҗәсен берничә мәртәбәгә арттырып җибәргән.
LCV базарында бизнесның барлык сегментлары ягыннан Ford Transit линейкасы автомобильләренә ихтыяҗ зур, әгәр ел башында эре заказчылар артып китсә, хәзерге вакытта сатуларның урта һәм кече бизнес сегментында артуы күзәтелә. Ford Transit автомобильләренә өстенлек биреп, булачак хуҗалары автомобильләрнең сыйфатлы һәм ышанычлы булуы, түбән бәясе һәм рәсми дилер челтәрендә сервис хезмәте күрсәтүнең югары дәрәҗәсе кебек мөһим факторларны исәпкә ала.
Бүгенге көндә Ford Transit караган автомобильләр бөтен Россия буенча почта һәм товарлар китертү өчен киң дәрәҗәдә кулланыла, алар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшли, балаларны мәктәпләргә илтә, шәһәр һәм шәһәрара элемтәсендә пассажирлар йөртә, кече һәм урта бизнес бурычларын нәтиҗәле хәл итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада "Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе" АҖ генераль директорының өстенлекле территорияләрне үстерү буенча беренче урынбасары Игорь Носов, Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты та катнашты.
Төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шул исәптән махсус икътисадый зоналар булдыру һәм үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өлешендә дә каралды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрен күптән ике як өчен дә файдалы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Татарстан Республикасының барлык төбәкләр белән диярлек сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләре төзелгән. Төбәкара товар әйләнеше кысаларында Татарстан Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләренә азык-төлек продуктлары, шиналар, ашламалар, җайланмалар, йөк автомобильләре һәм башка продукция экспортлый. Читтән кертелгән продукция арасында – балык, балык продукциясе, сәнәгать продукциясе (инструментлар һәм медицина җиһазлары).
2021 елның 1-3 май көннәренда Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең министрлыклар һәм яшьләр киңәшчеләренең үзара хезмәттәшлеген оештыру кысаларында Татарстан Республикасының Лаеш районы Бима торак пункты янындагы Мишә елгасы ярында «Марш-бросок» дигән республика туризм-маҗаралы чарасы узды, анда, шул исәптән Татарстан Республикасының 17 предприятиесеннән эшче яшьләрне дә кертеп, 200 якын туризм сөюче берләште.
«Марш-бросок» кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте белән берлектә, 4 ел инде Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының эшләүче яшьләре арасында һәвәскәр балык тоту буенча ярышларын алып бара.
Быел ярышларда 10 предприятие: «Сетевая компания» АҖнең «Буа электр челтәрләре» филиалы, «КГКПЗ» ФКП, «Татэнерго» АҖ филиалы, Чаллы ҖЭҮ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «КМПО» АҖ, «Татэнерго» АҖ, Түбән Кама ГЭС филиалы, «Ремдизель» АҖ, «ГосНИИХП» катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр:
1 урын: Мөхәммәтҗанов Илназ, «Татэнерго» АҖ филиалы – Түбән Кама ГЭСы
2 урын: Биктимеров Илмир, «ТАНЕКО» АҖ
3 урын: Крупнов Павел, «ГосНИИХП» ФКП
«Иң эре балык өчен» махсус приз: Шәкүров Айрат, «КГКПЗ» ФКП
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең сәнәгать һәм сәүдә мәсьәләләре буенча рәис киңәшчесе Губернаторова Диана Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында ЕАЭС илләре Премьер-министрлары «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар. Хөкүмәт башлыкларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Евразия хөкүмәтара советы чаралары уза (29-30 апрель).
Премьер-министрларга «Казан Экспо» комплексының өстенлекләре, аның конструктив үзенчәлекләре, шулай ук күргәзмә киңлекләрен алга таба файдалану планнары турында сөйләделәр.
Шулай ук ЕАЭС хөкүмәтләре башлыклары махсус күргәзмәне карадылар, аның кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар. Экспозициядә республика предприятиеләре продукциясе үрнәкләре тәкъдим ителде: «Аурус» автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы, шина продукциясе, нефть химиясе продуктлары һ. б.
«Энерготранс» ҖЧҖ предприятиесендә, Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Предприятиенең эш төркеме эталон участогын гамәлгә ашыруга керешкән.
Эталон участогы итеп 2 нче автоколоннаның «диспетчерлык – утыргычлы тягачлар» бәйләнеше сайланган.
Эталон участогын булдыру максаты – сакчыл җитештерү инструментларын кертү үрнәге белән эш урыннары булдыру, алар югалтуларны бетерергә, проблемаларны оператив рәвештә ачыкларга һәм хәл итәргә, процессларны һәм эш урыннарын стандартлаштырырга, шулай ук аларны алга таба тиражлау өчен башка участокларга үрнәк булырга мөмкинлек бирәчәк.
Диагностика нәтиҗәләре буенча эталон участогында түбәндәге инструментлар кертү турында карар кабул ителгән:
Эшчәнлек башкаруга анализ рейсны үтәгәндә килеп чыккан проблемаларны оператив хәл итү (бетерү), катлаулы проблемаларны системалы хәл итү, рейсның вакытлы характеристикаларының пландагы күрсәткечләрен үтәү максатларында «машина йөртүче – мәнфәгатьле затлар (диспетчер, менеджер, механик, автоколонна башлыгы, эксплуатация буенча урынбасары)» нәтиҗәле кире элемтәне тәэмин итәчәк.
5С һәм визуальләштерү эшчәнлеккә нәтиҗәле анализ алып баруны, проблемаларны онлайн форматта визуальләштерүне тәэмин итәргә, шулай ук офис бинасында һәм транспортта эш урыннарын оештыру өчен 5С нәтиҗәлелеге үрнәген күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Стандартлаштырылган эш диспетчер башкара торган операцияләрдә документлар өелә яки чиратлар барлыкка килә торган очракларны бетерергә, алга таба тиражлау өчен «Стандартлаштырылган эш» инструментын нәтиҗәле куллану үрнәген күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Проблемаларны хәл итү методикасы хезмәткәрләргә транспорт хезмәтләре күрсәткәндә барлыкка килгән проблемаларны дөрес формалаштырырга, анализларга һәм проблемаларны алга таба кабатлау ихтималын юкка чыгара торган системалы чишелеш юлларын эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Техмаш» концернына керүче «ПОЗиС» компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсендә) 2021 елның 1 кварталында гражданнар продукциясен экспортка җибәрүне узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40%ка арттырган. Бүген POZISның югары технологияле суыткыч техникасы БДБ, Көнбатыш Европа һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә уңышлы сатыла.
PREMIER һәм Full No Frost линияләренең иң заманча характеристикалары булган ике камералы суыткычлары – «суперзаморозка» функциясе һәм электр энергиясен экономияле куллануны тәэмин итә торган A+ энергиясенең югары классы – экспорт өчен популяр модельләр. Башка өстенлеге – бактерияләргә каршы өслек булуы, аның ярдәмендә продуктларны саклау вакытына зарарлы йогынты ясаучы авыру микроорганизмнар үрчү куркынычы тулысынча юкка чыгарылган.
Заманча суыту системасы белән тулы Full No Frost технологиясе бозланудан һәм суыту камералары стеналарында боз һәм бәстән котылырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук POZISның башка эшләнмәләренә дә чит илләрдә ихтыяҗ зур. Иң кирәклеләр арасында – фармацевтика суыткычлары һәм туңдыргычлары, шул исәптән кан, плазма һәм вакциналарны саклау өчен махсус суыткычлар. Әлеге җиһазлар бүген халыкны вакцинацияләү чаралары кысаларында препаратларны транспортлау вакытында актив кулланыла.
COVID-19 таралуга каршы көрәш шартларында нурландыргыч рециркуляторны китерү дәрәҗәсе арткан. POZIS заманча дезинфекцияләү приборының уникальлеге шунда ки, ул үз конструкциясендә тереклекнең түбән эчтәлеге булган ультрашәмәхә бактерицид лампаларга ия. Алар авыру китереп чыгара торган барлык бактерияләрне һәм вирусларны 99% очракта юк итәргә сәләтле. Шул ук вакытта кешеләр өчен абсолют куркынычсызлык гарантияләнә.
Диверсификация программасын үстереп, ПОЗиС компаниясе тәэмин итү географиясен киңәйтергә планлаштыра.
2021 елның 28-30 апрелендә Ташкентта Татарстан Республикасы катнашында «Туклану продуктлары, ингредиентлар һәм җитештерү технологияләре – UzFood 2021» XX Халыкара күргәзмәсе узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әлеге күргәзмәдә катнашуын оештырды.
Татарстан Республикасының коллектив стендында түбәндәге компанияләр катнаша: «Фабрика здоровых продуктов» ҖЧҖ (кара, яшел, үләнле чәй); «Арабик Групп» ҖЧҖ (шоколад кәнфитләр, көнчыгыш тәм-томнар, кондитер әйберләре); «Агро-Экспорт» ҖЧҖ (майлы орлыклар һәм майлы җимешләр); «Казан икмәк фабрикасы» ҖЧҖ (оннан кондитер әйберләре, тортлар һәм пирожныйлар); «Интеграл плюс» ҖЧҖ (төрү җиһазлары); «ВТК «Акульчев» ҖЧҖ (кондитер әйберләре).
Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры А.Р.Салихов Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге җитәкчесе А.Н.Мокроусов, «The Tower» бизнес-үзәге һәм «Макро» челтәре генераль директоры Р.Р.Сәйфуллин, шулай ук Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге белән очрашуларда катнашты.
Шулай ук Үзбәкстан Республикасының сәүдә челтәрләре белән дә очрашулар узды, алар кысаларында Татарстан компанияләре хезмәттәшлек итү һәм Татарстан продукциясен Үзбәкстан базарына чыгаруның мөмкин булган форматлары турында фикер алыша.
Күргәзмә кысаларында Үзбәкстанның сәүдә челтәрләре белән очрашулар узды.
«Фабрика здоровых продуктов» ҖЧҖ, «ВТК «Акульчев» ҖЧҖ, «Арабик Групп» ҖЧҖ компанияләре Үзбәкстан Республикасының Carrefour, Marko Supermarket, Korzinka.uz, Fix Price, Green Apple Market, Farovon.uz, Havas, Bob’s Market, ExoticFood, Baraka Market һ.б. кебек эре челтәрләре белән сөйләшүләр уздырды.
Сәүдә челтәрләренең күбесе Татарстан җитештерүчеләре продукциясе белән кызыксынды, экспорт контрактлары планлаштырыла.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә очрашу уздырды. Очрашу кысаларында Татарстан КУЭ субъектларын Үзбәкстан базарына чыгару өлешендә алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Эшкуарларга адреслы ярдәм күрсәтү турында килешенде. Эшкуарлар Үзбәкстан Республикасы базарында продукцияне алга этәрүдә ярдәм сорап вәкиллеккә мөрәҗәгать итә ала.
Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәмендә «Ёвар» супермаркетларының күмәк стендта булган Таҗикстан челтәре белән B2B сөйләшүләр үткәрелде.