«Ремонтно-механический завод – Нижнекамскнефтехим» предприятиесе сыешлы җылылык алмашу җиһазларын эшләп чыгара һәм ремонтлый. Күптән түгел предприятиедә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуның беренче нәтиҗәләрен ясаганнар. Ул Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Ярты ел эчендә хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеге 50%ка арткан.
ФКҮ проекты җитәкчесе Роман Батрасов сөйләгәнчә, җитештерү мәйданчыгында каучук – винтлы тапшыру валын бүлеп чыгару киптерү машинасы детальләрен әзерләү процессы оптимальләштерелгән.
«Сынау агымы – җыелган вал. Ул валның үзен, втулка, калып, шпонкалар әзерләү һәм ахырдан әзер эшләнмәләрне җыюны үз эченә ала. Агымда эшләп чыгару күләме 50%ка арткан, ә җитештерү процессының вакыты 33%ка – 120 көнгә кадәр кимегән. Параллель рәвештә винтлы тапшыргыч втулкалары – валның төп детальләре буенча тәмамланмаган җитештерү күләме дә кимегән. Элек җитештерүдә бер үк вакытта валларга 42 втулка булса, хәзер 5 тапкыр азрак – 8 данә генә. Әлбәттә, бу күп вакытны янга калдыра, хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра һәм файдалы мәйданнарны бушата», – дип билгеләп үтте Роман Батрасов.
Җитештерү процессы озакка сузыла торган булган, мәсәлән, винтлы тапшыргыч втулкаларының зур партияләрен көйләп җибәргәндә, бу исә эшчәнлекнең тик торуына, көтү һәм җитештерү срокларын үти алмауга китерә торган булган. Проектны гамәлгә ашыру барышында партиянең минималь күләме 6 данәгә кадәр кимегән. Моннан тыш, элек, ватылу сәбәпле, лимитлаштыручы җиһазлар атнага 4 сәгатькә кадәр эшләмичә тора торган булган. Хәзер ватылып туктау очраклары нульгә кадәр кимегән.
«ФКҮ экспертларының квалификацияле эше нәтиҗәсендә сынау проекты кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча без ярты елга дип билгеләгән төп бурычлар һәм чаралар үтәлде, – ди «Ремонтно-механический завод-Нижнекамскнефтехим» ҖЧҖ директоры Илдар Шәрипов. – Бу вакыт эчендә 20дән артык кеше сакчыл җитештерү нигезләренә өйрәтелде. Моннан тыш, бездә үзебезнең эчке ике тренерыбыз әзерләнде һәм алар инде үз көчләре белән заводның 50дән артык хезмәткәрен укытты».
Предприятие директоры билгеләп үткәнчә, илкүләм проект тәҗрибәсе производствоның башка участокларына да җәелдереләчәк. Шул исәптән су белән тәэмин итү бүлегендә, конструкторлык-технология бүлегендә, складта һәм башка цехларда да эшнең нәтиҗәлелеген арттырачаклар.