Татарстан «Татарстан-Үзбәкстан» эш форумы кысаларында үзенең сәнәгать потенциалын тәкъдим итте

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Бүген «Татарстан-Үзбәкстан» эш форумы кысаларында «УзЭкспоЦентр» Милли күргәзмә комплексы мәйданчыгында Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе Made in Tatarstan бренды белән үз продукцияләрен тәкъдим итте, алар: «Казан вертолет заводы» АҖ, «ЕлАЗ ҖБ» АҖ, «ТЭМПО» ХК, «Химград» АҖ, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ һәм башкалар.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар карады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек визит белән Үзбәкстан Республикасына килде.

Татарстан делегациясе визиты барышында Үзбәкстан Республикасы җитәкчелеге белән берничә очрашу узачак, анда республикалар арасында төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек торышы һәм перспективалары турында фикер алышыначак, Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы күргәзмәсе, Татарстан-Үзбәкстан бизнес-форумы узачак, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International