Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Торговля России» конкурсын уздыра, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм идеяләр сайлап алыначак.
«Торговля России» Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда узды. Аның төп идеясе – Россиянең ваклап сатудагы уңай тәҗрибәсен хуплау һәм аның үсешенә этәргеч бирү.
Конкурс үткәрүнең беренче елында илнең барлык почмакларыннан катнашу өчен 600 артык гариза бирелгән, икенче елда алар саны инде 800 артык булган, узган ел 900 якын гариза бирелгән.
2021 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы октябрь аенда «Ритейл атнасы» бизнес һәм хакимият форумының көзге өлеше кысаларында узачак.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
· «Иң яхшы сәүдә шәһәре»
· «Иң яхшы сәүдә урамы»
· «Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты»
· «Иң яхшы ярминкә»
· «Иң яхшы ваклап сату базары»
· «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты»
· «Иң яхшы кибет»
· «Иң яхшы фаст-фуд объекты»
· «Иң яхшы сәүдә фестивале»
· «Иң яхшы күпләп сатучы азык-төлек базары»
· «Җирле товар җитештерүчеләрнең иң яхшы фирма челтәре»
Конкурста түбәндәге оешмалар катнаша ала: сәүдә тармагына кураторлык итүче башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләрнең администрацияләре һәм сәүдә эшчәнлеген башкаручы хуҗалык субъектлары.
Конкурста катнашу өчен катнашучыларга торговляроссии.рф сайтында анкета тутырырга киңәш ителә.
Конкурсның Оештыру комитеты, тел.+7 495 924 02 80, tr@russiant.org