Альберт Кәримов һәм Россия экспорт үзәге башлыгы Вероника Никишина экспорт юнәлешенә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышты

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина экспорт юнәлешенә ярдәм итү мәсьәләләре һәм экспорт потенциалын үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә барган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. 

Татарстан Республикасы «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын актив тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International