Родион Карпов: «Икътисадны модернизацияләү һәм инновацияле үстерүнең мөһим шарты – аны кадрлар белән тәэмин итү»

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Казан милли тикшеренү технология университетында «Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар һәм инженерлар белән тәэмин итү: инженерлык педагогикасын үстерү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл һәм ел саен үткәрелә торган «Региональ үсеш: инженерлык белеме өчен яңа таләпләр – Синергия-2021» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чара инженер кадрларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышу өлкәсендә традицион вакыйга булып тора һәм ел саен  «Газпром» ГАҖ кебек эре эш бирүче тарафыннан хуплана. Түгәрәк өстәлнең модераторы – Казан милли тикшеренү технология университетының Өстәмә һөнәри белем бирү институты директоры Мансур Галиханов. Утырыш кысаларында Россия һәм чит илләрнең инженерлык белеме өлкәсендәге экспертлар:  IGIP H.Hortsch президенты, Россия Инженер белеме ассоциациясе президенты Ю.П.Похолков һәм башкалар катнашты. 

Чараны ачканда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов билгеләп үткәнчә, икътисадны модернизацияләүнең һәм инновацияле үстерүнең мөһим шарты – аны кадрлар белән тәэмин итү. Россиянең бөтен предприятиеләрендә заманча белемле, әлеге белемнәрне гамәли эшчәнлегендә куллану үзлеген белгән, шулай ук үзлектән һәм һөнәри үсешкә ирешүгә мотивацияләнгән яшь белгечләр кирәк.

Киләсе 7 елга сәнәгать һәм сәүдә тармакларының кадрларга ихтыяҗы – 26,0 мең кеше. Аларның 63% – квалификацияле эшчеләр, 15% – урта звено белгечләре, 22% – югары белемле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International