ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасының икътисадый үсеш һәм ярлылыкны киметү министры урынбасары Бобур Абдиназаров белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә барган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. 

Сөйләшүләр барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Хәзерге вакытта яңа уртак документлар әзерләү буенча актив эш алып барыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, БГӘ тышкы сәүдә мәсьәләләре буенча дәүләт министры Тани бән Әхмәд Әл Зәйүди, әйдәп баручы машина төзелеше компанияләре вәкилләре катнашты.

Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Машина төзелеше кластеры форумы үзен кооперация мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләре арасында тәҗрибә алмашу өчен уңышлы мәйданчык буларак күрсәтте.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген республикада сәнәгать предприятиеләрен уңышлы үстерү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Дәүләт ярдәме чараларының киң даирәсе эшләнгән, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары эшли.

Чит ил инвесторлары өчен уңайлы шартлар тудырылган. «Безнең Төркия партнерларыбыз республика территориясендә импортны алыштыруга юнәлдерелгән 10 завод төзеделәр. Без уртак предприятиеләр булдыру вариантларын карыйбыз. Бу югары квалификацияле белгечләр булуны таләп итә торган зур системалы эш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент машина төзелеше тармагы өчен цифрлаштыру мәсьәләләренең өстенлекле булуына игътибар итте. «Без конкурентлы булырга телибез, һәм предприятиеләребезнең автоматлаштыруга карата мөнәсәбәтен үзгәртәчәкбез. Моннан башка зур үзгәрешләргә ирешүне көтеп булмый», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук инновацион инфраструктура булдыруда һәм эре инициативаларны гамәлгә ашыруда федераль Хөкүмәт ягыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте.

Максим Решетников үз чиратында билгеләп үткәнчә, Россия икътисады дөрес позицияләргә әйләнеп кайта. Икътисадый үсеш өлкәләрнең күпчелеге буенча бара: эшкәртү, төзелеш, агросәнәгать комплексы һ.б. лар. «Агымдагы вәзгыять оптимизм уята. Эчке ихтыяҗ, инвестицияләр һәм экспорт буенча шулай ук уңай динамика торгызыла. Бүген безнең алда тагын да стратегик бурычлар тора: безгә икътисадның тотрыклы үсеш траекториясенә чыгуы мөһим», - диде Министр.

Моның өчен, Максим Решетников фикеренчә, инвестицияләрне стимуллаштыру, махсус икътисадый зоналарны алга таба үстерү эшен дәвам итәргә кирәк. «Бүген илдә 39 МИЗ эшли. Иң уңышлыларының берсе – Татарстанда. Без чит ил партнерларының җитештерүне тиз һәм нәтиҗәле башларга мөмкинлек бирә торган әлеге механизмга игътибар итәргә чакырабыз», - дип билгеләп үтте РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы.

Өстенлекле бурычлар арасында Министр цифрлы технологияләрнең тизләтелгән үсешен, шулай ук түбән углеродлы икътисадка күчүне билгеләде.

Утырыш барышында дискуссиядә катнашучылар цифрлаштыру чорында сәнәгатьтә килеп чыга торган проблемалар турында фикер алыштылар, шулай ук аеруча актуаль цифрлы сервисларны карадылар.

2021 елның маенда «Эвакем Технологии» ҖЧҖ предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кушылган.

Эшчәнлектә сынау агымы буларак ярымпродуктларны синтезлау процессы сайланган, аның кысаларында үрнәк кишәрлек оештыру өчен Лаборатория сайлап алынган. 

Сайлап алынган кишәрлектә предприятие хезмәткәрләреннән торган эшче төркем, Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә, агымдагы җитештерү процессын оптимальләштерәчәк: агымга картировка ясалачак (аның максатчан һәм агымдагы торышы график рәвештә тасвирланачак) , агымдагы югалтуларны ачыклап, аларны бетерү чишелешләре булдырылачак яисә аларның агым торышына йогынтысы киметеләчәк, хронометражлар үткәрелеп, яхшыртулар кертеләчәк. Киләчәктә үрнәк кишәрлектә ирешелгән нәтиҗәләр заводның башка бүлекчәләренә күчереләчәк.

Проектны тормышка ашыру өчен эшче төркем формалаштырылган.

«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводы командасы «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык чишелешләре булдыру» конкурсының ярымфиналында беренче урын алган. «Сәнәгать министрлыгы диджитал»ның чираттагы этабы МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны кырларында узган һәм Россиянең 11 төбәгеннән 14 команданы туплаган.

Казан вертолет заводы өчен А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ (КНИТУ-КАИ) 8 студентыннан торган команда катнашкан. Остазлар сыйфатында КВЗ тәҗрибә-конструкторлык бюросы хезмәткәрләре катнашкан. Ярышларга кадәр команда әгъзалары завод территориясендә шөгыльләнгән – алар өчен мәйданчык әзерләнгән һәм барлык шартлар да тудырылган.

Башта катнашучылар «Россия почтасы» өчен, йөкләрне пилотсыз очкычлар ярдәмендә ерак төбәкләргә китерү максатында, логистика уйлаган.

Ярышларның икенче өлеше җирләрдән файдалану кагыйдәләрен бозуга каршы көрәшүне күздә тоткан. Конкурсантларның бурычы җирлекне аэрофотога төшерү һәм алынган мәгълүматларны эшкәртү өчен дроннарны программалаштырудан гыйбарәт булган.

Конкурсның өченче өлешендә пилотсыз җайланмаларны урманда янгын сүндерү технологияләрен куллануга, шулай ук зарарланган территорияләрдә агач орлыклары чәчүгә программалаштырырга кирәк булган.

Хәзер КВЗ һәм КНИТУ-КАИ командасына Геленджикта октябрь аенда узачак «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар» конкурсы финалында җиңү өчен көрәшергә туры киләчәк.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Энергетика идарәсе рәисе, Абу Даби Башкарма Советы әгъзасы Мөршид Әл Марар белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Очрашуда БГӘ Энергетика идарәсе вәкиле Зәид Шугейби, Абу-Дабиның башкарма офисы Габдулла Әл Әмири, Абу-Дабиның башкарма офисы Сәлим Әлхири һәм Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов катнашты. 

Яклар сәнәгать кооперациясендә, аерым алганда, энергетика багланышларын үстерү өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын презентацияләде.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – Россиянең икътисадый яктан алга киткән регионнарының берсе, ул куәтле сәнәгать җитештерүе, уңайлы инвестиция климаты, югары фәнни потенциалга ия.

Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россия лидер-төбәкләре унлыгына керә. Альберт Кәримов сүзләренә караганда, Татарстан икътисадының нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә. Ул кыскача Татарстан Республикасының нефть, газ, химия, машина төзелеше һәм энергетика комплексларының алдынгы предприятиеләрен тасвирлап узды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.

2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасында урман эшкәртү тармагы эшчәнлеге мәсьәләләре;

Татарстан Республикасында ягулык инфраструктурасын һәм газ белән тәэмин итүне үстерү перспективалары.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

2018 елдан башлап Россиядә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Республикада илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыруның координаторы булып хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге тора.

2020 елның июленнән башлап Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге базасында «Процесслар фабрикасы» коммерциясез автоном оешмасы тарафыннан сертификацияләнгән, укыту буенча «Процесслар фабрикасы» җитештерү мәйданчыгы эшли. Мәйданчыкта көндезге укулар алып барыла, аларда Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары сакчыл җитештерү инструментларын куллану һәм җитештерү процессларын оптимизацияләү тәҗрибәсен тапшыра.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2020-2021 елларда. Төбәк компетенцияләр үзәге илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләрен, башкарма хакимият органнары һәм бюджет мәгариф учреждениеләре вәкилләрен «Процесслар фабрикасы»нда укыту буенча зур эш башкарган. 2021 елның июль ае азагына инде 700 дән артык кеше белем алган.

 ТР Төбәк компетенцияләр үзәгенең «Процесслар фабрикасы» турында тулырак мәгълүматларны әлеге сайтта карарга мөмкин: https://ppt.tatarstan.ru/fabrika-protsessov.htm.


25
июль, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле хәрби диңгезчеләр, флот ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Россиянең хәрби диңгез флоты көне белән тәбрик итәм. Бүген дә, моңа кадәр дә хәрби диңгез флоты илебездәге хәрби диңгез потенциалының төп көче булып тора, ул Россия мәнфәгатьләрен һәм аның диңгез чикләрендә куркынычсызлык тәэмин итәргә тиеш. Тарих дәверендә хәрби диңгезчеләр ватанны саклау буенча үз бурычларын намус белән үтәде, диңгезләрдә бөек җиңүләр яулады, фашизмны җиңүгә зур өлеш кертте. Тыныч вакытта да яшь егетләрнең горур кыяфәттә илебезнең ерак төбәкләрендә хезмәт итүләрен күрүе сөендерә. 

Хәрби диңгез флоты үсешенә кораб төзү предприятиеләре дә зур өлеш кертә. Бүген «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе һәм А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы хәрби флот һәм гражданлык суднолары төзелеше ихтыяҗларын тәэмин итү өчен эшли. Быел завод 21980 проекты буенча махсус билгеләнештәге ике катерны суга төшерде. 

Хәзерге вакытта Балтыйк, Кара диңгез флотлары составында һәм Каспий флотилиясендә инде 10 берәмлек судно хәрби кизү хезмәтен үти.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша торган, диңгез тормышы мәктәбен үткән ветераннарга аерым рәхмәт белдерәбез. Ватаныбызның куәте хакына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Мин сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да бәхет, ныклы флот сәламәтлеге, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе һәм Ватаныбыз хакына, Россиянең хәрби диңгез флоты хакына башкарылган хәрби хезмәттә яңа уңышлар телим!

Хөрмәт белән, 

ТР Премьер-министр урынбасары – 

Татарстан Республикасы 

сәнәгать һәм сәүдә министры

А.Ә. Кәримов 

«МАКС-2021» күргәзмә комплексы территориясендә POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Техмаш» концернына керә) җитештергән һаваны зарарсызландыру өчен ультрашәмәхә рециркуляторлар урнаштырылган.   

Ультрашәмәхә рециркуляторлар күргәзмә эшенә презентация функциясен генә түгел, ә бәлки коронавирус инфекциясеннән саклау һәм профилактика максатларында да җәлеп ителгән. Һава чистарту җайланмалары стенага эленә торган итеп тә, күчмә рәвештә дә ясалган.

POZIS җитештергән йогышсызландыру җайланмаларында һаваны зарарсызландыру аз микъдарлы терекөмеше булган сыйфатлы һәм куркынычсыз бактерицид лампалар ярдәмендә ультрашәмәхә нурлар белән башкарыла. Әлеге чишелеш ярдәмендә «ПОЗиС»ның нурландыру рециркуляторлары һавадагы авыру вирусларын һәм бактерияләрне 99% кадәр зарарсызландыра, йогышлы авырулардан саклый. Шул ук вакытта алар кешеләр өчен бөтенләй дә куркынычсыз.

Приборларда медицина җиһазларының зарури клиник сынаулар үтүен һәм приборның нәтиҗәлелеген раслый торган теркәү таныклыгы, шулай ук CE сертификаты бар.

Шулай ук күргәзмәгә килүчеләргә шәраб саклый торган эксклюзив суыткыч серияләре дә күрсәтелә. Алар «Шәле» павильоннарында урнаштырылган.

«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы МАКС-2021 күргәзмәсендәге махсус җиһазландырылган павильонда Ансат вертолетының төп көч элементларының техник торышын тикшерү системасын күрсәтте. Система «ИРТ» ФТҮ ҖЧҖ коллективы белән берлектә эшләнгән.

Вертолет бортында урнаштырылган система кыйшаю автоматы, вал, втулка һәм очыш вакытында турыдан-туры алып баручы очкыч калаклары кебек эшләп торучы агрегатларның фактик йөкләнешен тикшереп торачак. Белешмәләр туплый торган интеллектуаль система конкрет агрегат ресурсын фактта сарыф итү тизлеген күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.

МАКС-2021 күргәзмәсендә конвертлана торган салонлы Ансат-М вертолеты да күрсәтелә. Күргәзмә кунакларына 8 урынлы пассажир комплектациясе һәм зыян күргән кешене йөкләүнең югары уңайлылыгы булган медицина модуле белән тәэмин ителгән санитар комплектация тәкъдим ителгән. Ансат-М вертолеты өстәмә ягулык багы өстәп, очыш ераклыгын 790 км кадәр арттырган, бу исә күп кенә Россия һәм чит ил эксплуатантлары өчен актуаль булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International