ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча эшче төркемнең Х утырышы узды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча эшче төркемнең унынчы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.

Эшче төркем утырышында Беларусь Республикасының Казандагы илчелегенең бүлек җитәкчесе Виктор Щетько, «Белнефтехим» концерны рәисе Андрей Рыбаков һәм башкалар катнашты.

Утырыш барышында яклар Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасының нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерү буенча үз тәкъдимнәрен белдерде.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, 2021 елның 6 аенда Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 514,4 млн. тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60% артыграк. Товар әйләнешендә төп өлешне нефть, нефть продуктлары һәм нефть химиясе алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International