Comtrans-2021 күргәзмәсендә «КАМАЗ» экспонатлары

2021 елның 3 сентябре, җомга

Киләсе атнада, җиденче сентябрьдә, Мәскәүдә, «Крокус Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Comtrans-2021 халыкара коммерцияле транспорт күргәзмәсе ачыла. Россиядә йөк машиналары төзү алдынгысы, зур күргәзмә мәйданчыгында даими катнашучы – «КАМАЗ» ГАҖ быел 30га якын экспонат тәкъдим итәчәк, алар арасында традицион рәвештә яңалары да бар.

«КАМАЗ»ның төп стендын карагач, Россия автосәнәгатенең төп үсеш тенденцияләрен күзәтергә мөмкин булачак. Монда – К6 буынына караган беренче КАМАЗ, альтернатив ягулык төрләрендә эшли торган автотехника, шул исәптән газ-моторлы йөк автомобильләре, электр транспорты, водоробус, шулай ук пассажирлар йөртү өчен уңайлы яңа транспорт чаралары һ.б.

Сыекландырылган табигый газда эшли торган КАМАЗ-54901 – ул сыекландырылган табигый газда эшли торган магистраль челтәр тягачлары сегментында яңа техника. Йөк машинасының төп өстенлекләре арасында – «Евро-6» экологик классына караган, 450 ат көченә ия КАМАЗ Р6, аның перспективалы яңа газ двигателе, тизлек күчерә торган заманча ZF автомат коробкасы, тигез идәнле уңайлы киң кабинасы бар. Криоген газ баллоннарының сыйдырышлыгы – 1060 летр (суммар), тулысынча ягулык салганда, автопоездның йөрү запасы – якынча 1400 км. Дизель һәм газ ягулыгына булган бәяләр аерымланган чорда КАМАЗ газ автомобильләре ягулыкка чыгымнарны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук экспонатлар арасында шәһәрләр арасында йөри торган газда эшләүче НЕФАЗ5299-31-57 автобусы, КАМАЗ-6290 водоробусы, КАМАЗ-6292 электробусы, КАМАЗ-53198 (Чистогор) электр чүп ташу машинасы һәм автоном йөреше арттырылган КАМАЗ-62825 троллейбусы да тәкъдим ителә, ул КАМАЗ электр транспортына караган линейканың дәвамы булып тора, шулай ук аз тоннажлы Компас 9 йөк машинасы һәм автотехниканың заманча башка модельләре дә бар.

Урам экспозициясе кысаларында компания компримацияләнгән табигый газда,  автопоезд йөреше запасын арттыру өчен 1107 литр сыешлы газ баллоннары белән тәэмин ителгән 93348 шторлы  НЕФАЗ-93348 ярымтагылмасы белән эшли торган КАМАЗ-5490 тягачын, шулай ук КАМАЗ газ-баллон шассиенда эшли торган 58146W автобетонтуглагыч техникасын тәкъдим итәчәк. Карьераларда эшли торган үзбушаткычлар зонасында КАМАЗ-65805 (Атлант 60), КАМАЗ-65807 (Атлант 65) һәм  КАМАЗ-6561 (Геркулес) күрсәтеләчәк. Моннан тыш, партнер-компанияләр белән бергә КАМАЗ шассиларында берничә махсус техника тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International