17 Татарстан җитештерүчесе “Россия тәмнәре” конкурсында үз брендларын тәкъдим итәләр

2021 елның 3 сентябре, җомга

“Россия тәмнәре” конкурсына Татарстаннан 17 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү-сату-тәэмин итү буенча кулланучлар кооператив (СПССПК), «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ, “Милли сәүдә маркасы” Татарстан Республикасы ДУП һ.б.лар бар.

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының икенче илкүләм конкурсына илнең 78 төбәгеннән 620 заявка килгән инде - катнашучылар саны узган елгыдан күбрәк.

 

20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр халык тавыш бирүе узачак, аның барышында Россиядә яшәүче һәр кеше, тавыш биреп, яраткан продуктына һәм үз төбәгенә ярдәм итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International