«КАМАЗ»да 23,5 меңнән артык кеше вакцинацияләнде

2021 елның 3 сентябре, җомга

«КАМАЗ» бүлекчәләрендә хезмәткәрләрне коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча вакцинаның беренче компоненты итеп 23577 кеше прививка ясаган. "Спутник V" препаратының ике компонентын 21167 "КАМАЗ" хезмәткәре алган.

Яр Чаллыдагы төп җитештерү мәйданчыкларыннан тыш, хезмәткәрләрне вакцинацияләү "КАМАЗ"ның бүлендек предприятиеләрендә дә алып барыла.

Вакцинацияне компания хезмәткәрләре җитештерүдән аерылмыйча уза. Процедураны үткәрүгә гариза бирү өчен, камазлыларга үз бүлекчәләренең персоналы буенча хезмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцинацияне завод һәм компания бүлекчәләренең сәламәтлек пунктларында шәһәр поликлиникалары хезмәткәрләре үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International