ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасында электр энергетикасының үсеш перспективалары;

Нефть-газ химиясе комплексының 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында;

Татарстан Республикасында оборона комплексы.

2021 елда Кытай белән Татарстан арасында товар әйләнеше АКШ доллары белән 1 млрд. 21 млн. артып киткән.

2022 елның 7 июнендә видео-конференц-элемтә режимында «Идел-Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек советы рәистәшләре – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн күреште. Яклар Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары, урта агымнары арасындагы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашу башында РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Ван Юнга мөрәҗәгать итеп: «Хәзерге вакытта Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр дөнья хәленең глобаль үзгәрешләренә бәйле сынаулар үтте һәм үсешнең тотрыклы тенденциясен күрсәтә», – дип билгеләп үтте.

Тулы вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, «Идел буе федераль округының Кытай провинцияләре белән «Идел-Янцзы» форматында ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә омтылуы тагын да активлаша бара, төбәкләр Кытай Халык Республикасы белән яңа дәрәҗәдә хезмәттәшлек итәргә тели». 2021 елда Кытай һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында товар әйләнеше АКШ доллары белән 6 млрд. тәшкил иткән (2020 елга карата 128,2%).

Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләренең Кытай партнерлары белән алга таба хезмәттәшлекне активлаштырырга әзер булуын һәм кызыксынуларын билгеләп үтте, шул исәптән уртак инвестицияләрне хуплау, яңа логистика маршрутларын оптимальләштерү, арадаш бизнес миссияләрен уздыру юлы белән дә. Тулы вәкаләтле вәкил шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә «икътисадый үсеш нокталары» мәйданчыкларында аерым производстволарны урнаштыру буенча Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне көчәйтергә әзер булуын билгеләп үтте, әлеге мәйданчыкларга 8 махсус икътисад зонасы, 30 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, 100 артык индустриаль парк, технопарклар һәм кластерлар керә.

Үз чиратында, КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн Игорь Комаровка Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсешенә һәм сәүдә-икътисад һәм гуманитар өлкәләрдәге проектларга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук инвестицион проектларга ярдәм итү, электрон коммерция, җитештерү чылбырларын интеграцияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мөһимлеген дә билгеләп үтте. Ван Юн фикеренчә, Россия-Кытай сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен кече һәм урта бизнес потенциалын активрак җәлеп итү мөһим.

Очрашу барышында яклар элегрәк ирешелгән килешүләрне «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе һәм Россия-Кытай яшьләр форумы кысаларында хезмәттәшлекне активрак үстерү турында расладылар. «Без сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек кысаларында Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне һәм коммуникацияләрне ныгыту буенча эш алып барачакбыз», – диде Игорь Комаров.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәмендә «КАРАТ-ТЕРМИНАЛ» ҖЧҖ предприятиесендә «Ваклап сату челтәрендә товарлар хәрәкәтен оптимальләштерү» проекты буенча тирән диагностика уздырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, предприятие хезмәткәрләре сакчыл җитештерү инструкторларына укыйлар. Укыту барышында, алар өстәмә белем алып, аны шунда ук кулланалар да. «КАРАТ-ТЕРМИНАЛ» ҖЧҖ предприятиесенең булачак инструкторлары диагностика һәм планлаштыру этабына зур өлеш керткәннәр. Аларның заряды киләчәктә дә предприятиедә проектларны уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, чөнки алар киләсе эш төркемнәрен укытачак.

Беренче сәбәпләрне билгеләүгә бәйле проблемаларга анализ ясалган, беренче сәбәпләрне билгеләү өчен «5 почему» коралы кулланылган. Эшче төркем проблемалар белән эшләү коралын бәяләгән, чөнки беренче сәбәпләрне ачыклаганнан соң, бер сәбәпнең үзе артыннан проблемалар комплексы китереп чыгаруы ачыкланган.  Әлеге беренчел сәбәпләрне бетерү өчен чишелеш юлларын булдырырга һәм чараларны планлаштырасы гына калган. Эшче төркем проектка җәлеп ителгән һәм карарлар эшләү өчен баш мие штурмы кулланылачак.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татнефтедор» ҖЧҖ предприятиесендә Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән методик әзерлек этабы тәмамланган.

5 атна дәвамында зур эш башкарылган. Чиратта – сертификацияләүгә әзерлек этабы.

Инструкторлар алган белемнәрен 6 атна дәвамында кулланачаклар һәм предприятие хезмәткәрләре арасыннан формалаштырыла торган сынау төркемнәрен мөстәкыйль рәвештә укытачаклар.

Сертификациягә әзерлек этабы эчтәлеге буенча җитди сертификация үткәрү белән тәмамланачак, ләкин инструкторлар өчен сакчыл җитештерү инструментларын белү, аларны кертү һәм эшләтү методикасын алдагы 11 атна дәвамында үзләштергәннәр.

«Татнефтедор» ҖЧҖ сакчыл җитештерү инструкторлары сынау төркемнәрен беренчеләрдән булып 5С инструментына эталон участогы бригадаларын өйрәтүне планлаштыра, бу исә, өйрәтү бурычларыннан тыш, эталон участогы булдыру планындагы гамәли биремне дә хәл итәчәк.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

2023 елдан сәнәгать үсешенең төбәк программаларына ярдәм итүгә бүлеп бирелә торган федераль финанс параметрлары киңәйтеләчәк. Бу хакта карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Бердәм региональ субсидия кысаларында төбәккә сәнәгать предприятиеләрен модернизацияләү һәм үстерү буенча инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган финанслашуга берничә юнәлеш каралган.

Киләсе елдан башлап, предприятиеләрнең яңа җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарын кайтару күләме 20 % алып 50% кадәр артачак, ә субсидияләү суммасы ике тапкыр – һәр мөрәҗәгать итүчегә 10 млн.сумнан 20 млн.сумга кадәр артачак.

Шулай ук коммуналь инфраструктурага тоташтыру һәм җиһаз лизингы килешүе төзегәндә беренче кертемне түләү буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмалар хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү күләме дә артачак. Бу күрсәткечләр – 50% алып 80% кадәр, ә дәүләт ярдәме лимиты 10 млн.сумнан 20 млн.сумга кадәр артачак.

«2022 елда 54 төбәк 3,7 млрд.сумнан артык акча алачак, шул исәптән Сәнәгатьне үстерү фондының төбәкләрдәге бүлекчәләрен капиталлаштырып бетерүгә дә. Якын арада 2023 елга бердәм төбәк субсидиясе инструменты аша сәнәгатьне үстерүнең төбәк программаларын финанслауга конкурс игълан ителәчәк. Бу акчалар төбәкләргә предприятиеләрнең куәтләрне яңартуга чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк, төбәкләрдә инвестицион активлыкка этәргеч биреләчәк», - дип билгеләп үткән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров. 


3
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстанның «Иннополис» МИЗдан «Бипиум» ИТ-компаниясе CIPR Digital 2022 федераль премиясендә җиңү яулаган. Компания «Цифрлы трансформация алдынгылары» номинациясендә бизнесны цифрлаштыру буенча иң нәтиҗәле чишелеш юлы өчен беренчелеккә чыккан. «Бипиум» Татарстаннан конкурста бердәнбер чишелеш юлы булган һәм Сбербанк, Газпром, КУЭ корпорациясе һәм башка эре компанияләр белән алдынгылык өчен көрәшкән.

2022 елда премиянең төп темасы – импортны алыштыру һәм кертелгән санкцияләрдән соң Россия икътисадына зыянны минимальләштерү.

CIPR Digital – цифрлы технологияләр өлкәсендәге премия. 2022 елда Түбән Новгородта ЦИПР конференциясе кысаларында уза. Премия икътисадны цифрлы трансформацияләү өлкәсендә Россия проектларын һәм эшләнмәләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Премиягә номинантлар Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты урынбасарларыннан, профильле төбәк министрларыннан һәм эре компанияләрнең ИТ-департаментлары җитәкчеләреннән торган экспертлар жюрие тарафыннан сайлап алына. Җиңүчеләр халык тавыш бирүе нигезендә билгеләнә.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу комиссиясе утырышы булып узды.

 Комиссия утырышының көн тәртибендә Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәсе каралды.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Назаров белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында очрашу узды.

Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, Татарстан белән Беларусь Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

«Бүгенге очрашу дуслык, Белоруссия-Татарстан хезмәттәшлегенең киләчәк үсешенә ышаныч белдерү һәм ният билгесе булып тора,» – диде ул, Белоруссия ягын сәламләп.

Соңгы елларда Татарстан белән Беларусь арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә үсә. 

Татарстан Белоруссиягә ягулык, нефть, пластмасса, каучук, органик химик кушылмалар, җир өсте транспорты чараларын экспортлый.

Белоруссиядән Татарстанга, нигездә, җир өсте транспорты чаралары, электр машиналары һәм җиһазлары, кара металл эшләнмәләре, нефть һәм башкалар кертелә.

Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлеге актив үсә.

Оператив-технологик идарәнең бердәм автоматлаштырылган системасын гамәлгә кертү компаниянең технологик процессларын цифрлаштыру һәм автоматлаштыру буенча чираттагы этап булып тора, аларда Челтәрләр белән идарә итү үзәге хезмәткәрләре актив катнаша.

Оператив-технологик идарәнең бердәм автоматлаштырылган системаны эзлекле рәвештә гамәлгә кертү СК-11 программа-техник комплексы базасында башкарыла. Алдагы этаплар кысаларында сәнәгать эксплуатациясенә түбәндәгеләр кертелгән: электр челтәрләре объектларының оператив схемасын алып бару,  электрон җитешсезлек журналлары, киемнәр һәм күрсәтмәләрне исәпкә алу, оператив журнал.

Хәзерге вакытта OMS (Outage Management System) сүндерүләр белән идарә итү системасын гамәлгә кертү иң беренче бурыч булып тора. OMS төшенчәсе гаризалар һәм ремонт планнары белән идарә итү системасын, шулай ук планлы һәм авария хәлендәге өзеклекләр браузерын үз эченә ала, аны гамәлгә кертү аркасында оператив үзгәрешләр алымы үзгәрә. Оператив технологик идарә операцияләрне планлаштыру, аларны үтәү һәм «бер тәрәзәдә» сүндерү турындагы мәгълүматны кертүгә китерә, оператив-күчмә бригадалар белән үзара хезмәттәшлек мобиль кушымта ярдәмендә оештырыла.

Электрон бланклар һәм күчерү программалары – СК-11 өзеклекләр белән идарә итү системасы инструментларының берсе, ул Челтәрләр белән идарә итү үзәгенең оператив-диспетчерлык хезмәтендә инде уңышлы сыналган. Алар дистанцион идарә ителә торган 110 кВ подстанцияләрендә җиһазларны автомат рәвештә ремонтка чыгару һәм эшкә кертү өчен файдаланыла, аларда элек күчерү эшләре подстанциянең кизү торучы электромонтеры яки оператив-күчмә бригадасы тарафыннан башкарыла торган булган.

СК-11 өзеклекләр белән идарә итү системасы электрон өзү бланкларын булдыру процессын да автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. «Кагыйдә буларак, бу процесс 5-10 минуттан артмый – документны автомат рәвештә төзү функциясе һәм алдан формалаштырылган үрнәкләр һәм операцияләр төркеме ярдәм итә», – дип аңлата Челтәрләр белән идарә итү үзәгенең оператив-диспетчерлык хезмәте инженеры Эльмира Хәлилова, ул компаниядә әлеге функционалны үзләштерү һәм кертү эшен турыдан-туры алып бара.

Шулай итеп, электр челтәрләре объектларында электр челтәрләре объектларын планлаштыру һәм җитештерү өлешендә «кеше факторы»ның оператив персоналның хаталы гамәлләр кылу мөмкинлегенә йогынтысы кими, ә электр челтәре схемасын алып бару автомат режимга күчә.

«Сетевая компания» АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

2022 елның гыйнварында «ПКФ «ПОЛЮС» ҖЧҖ предприятиесе Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәгенең эксперт ярдәме белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кушылган. 

«ПКФ «ПОЛЮС» ҖЧҖ компаниясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре – төрле материаллар ярдәмендә профессиональ металл эшкәртү, шулай ук металлдан төрле әйберләр һәм конструкцияләр җитештерү.

Эталон участокны булдыру процессында «стандартлаштырылган эш» инструменты гамәлгә ашырыла. Эталон участогы буларак җылылык алмаш җайланмасын җитештерүдә тар агым урыны – җылылык алмаш җайланмасын җыю участогы сайлап алынган, ул механик эшкәрткәннән соң корпусны герметиклыкка тикшерү вакытыннан алып әзер җылылык алмаш җайланмасын тартмага төргәкләү өлешенә кадәр агымның бер өлешен, паллет формалаштыруны һәм әзер продукция белән аскуйманы складка тапшыру өлешен үз эченә ала.

Стандартлаштырылган эш җитештерүнең нәтиҗәлелеген диагностикалау чарасы булып тора, ул проблемаларны ачыкларга һәм алга таба яхшыртуны кертергә мөмкинлек бирә. Стандартлаштырылган эшне куллану процесслар үтәлешен стандартлаштырырга һәм аларның югалтуларын бетерергә ярдәм итә.

Инструментны гамәлгә ашыру вакытына эшче төркем «стандартлаштырылган эш» курсы буенча алдан ук укулар узган.

Эталон участогы кул хезмәтенең күп булуы белән характерлана һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген диагностикалау өчен «коллекторлы корпусны җыю», «герметиклыкка һәм металлизациягә сынау», «җылылыкалмаш җайланмасын төргәкләү», «керосиндагы юдырту» кебек критик операцияләр сайлап алынган.

Сайлап алынган операцияләр буенча эш урыннарыннан видео карап тикшерелгән, операцияләрнең үлчәмнәре ясалган, стандартлаштырылган эш карталарының комплектлары тутырылган.

Киләсе этапта операцияләрнең үтәлешенә җентекле анализ ясалган һәм анализ нәтиҗәләре буенча югалтуларны бетерү өчен чаралар эшләнгән. Яхшыртуларны гамәлгә ашыру сайланган процессларда югалтуларны бетерергә мөмкинлек бирәчәк, ә үзгәрешләр операцияләрнең стандарт операция карталарында беркетеләчәк.

Калыплаштырылган эш эшчәнлек процессын тәртипкә салырга һәм аны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International