«Татарстан предприятиеләре Иран партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерүгә әзер»

2022 елның 21 августы, якшәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Iran Khondro Corporation заводында булганда белдерде.

Визит кысаларында делегация Iran Khondro компаниясенең җитештерү-технологик потенциалы белән танышты һәм ике яклы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Олег Коробченко Иран ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Республика Иран партнерлары белән барлыкка килгән дустанә җылы мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Бүген бөтендөнья икътисадында булган чакырулар безгә ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм диверсификацияләргә мөмкинлек бирә».

«Безнең сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә потенциалыбыз бар, республика предприятиеләре Иран партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерүгә әзер», - дип ассызыклады ТР вице-премьеры.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Иран Ислам Республикасына килде. Визитның максаты – Иран предприятиеләре белән кооперация элемтәләрен ныгыту.

Белешмә өчен:

Iran Khondro Corporation (IKCO) – Иранда гына түгел, Якын Көнчыгыш төбәгендә дә ярты гасырдан артык тәҗрибәгә ия танылган бренд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International